Домой Главные новости В стране и мире Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны сайлауларда җиңүе белән котлыйбыз!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны сайлауларда җиңүе белән котлыйбыз!

0
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны сайлауларда җиңүе белән котлыйбыз!


Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!


Самара өлкәсенең татар җәмгыятьчелеге исеменнән Сезне Татарстан Республикасы президенты сайлауларында ышанычлы җиңүегез белән ихлас күңелдән котлыйм!
Сезгә югары ышаныч күрсәткән, Сезне бу югары вазыйфага абсолют күпчелек тавыш белән сайлаган татарстанлылар белән теләктәш без.


Сез – Республиканың танылган абруйлы лидеры. Татарстанның югары уңышларга ия булуы, Россия халкына һәм чит илләргә уңышлы Республика буларак танылуы Сезнең исемегез һәм Сезнең эшчәнлегегез белән бәйле. Без моның белән горурланабыз! Алга таба да көчегезне, сәләтегезне һәм белемегезне татарстанлылар, шулай ук Татарстаннан читтә яшәүче татар халкы өчен кызганмассыз, татар милләтен саклау һәм үстерү, Россиянең барлык халыклары белән уртак дуслык һәм хезмәттәшлек итү буенча гаять зур ниятләрне тормышка ашырырсыз, дип ышанабыз.
Чын күңелдән Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим!

Зур ихтирам белән
Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы,
Самара өлкәсенең“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты.