Домой Главные новости Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова: «Журналистиканы сайлавыма әбием сәбәпче»

Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова: «Журналистиканы сайлавыма әбием сәбәпче»

0
Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова: «Журналистиканы сайлавыма әбием сәбәпче»


Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белән дәүләт хезмәтендә карьера төзү, һөнәри бурычлар һәм мөмкинлекләр, шушы өлкәдә эшләү өчен кирәкле сыйфатлар турында сөйләштек. Үз идеяләреңне дәүләт дәрәҗәсендә тормышка ашыру серләре һәм ни өчен кайвакыт әбиләрнең сүзләренә колак салырга кирәклеге турында – шулай ук әлеге интервьюда.

– Очрашуга әзерләнгәндә, сезнең белән интервьюларның шактый аз булуын аңладык. Бу нәрсә белән бәйле?

– Бераз сәеррәк яңгырар, әмма һөнәрем җәмәгатьчелек белән бәйле булса да, шәхси тормышымда танылуга омтылмыйм. Озак еллар телевидениедә эшләдем, алып баручы булдым. Минем өчен кеше арасында кайнау – бары тик эшемнең бер өлеше генә. 

– Үзегез турында сөйләгез әле. Гап-гади Нурлат кызы Татарстан Рәисе белән эшли башлаганчы нинди юл узды?

– Монда гаҗәпләнерлек берни дә юк дип уйлыйм. Коллегаларым кебек үк дәүләт хезмәтендә эшлим. Тормыш юлым аларныкыннан әллә ни аерылып тора димәс идем. Күпләр кебек үк кечкенә шәһәрдә туып үстем, гап-гади мәктәптә белем алдым. Тормышымны нинди һөнәр белән бәйләргә дигән сорау тугач, журналистиканы сайладым. Моңа әбием сәбәпче булды. Берьюлы ул миңа: «Казанга укырга киткәч, сирәк күрермен инде үзеңне. Журналист булсаң, телевизордан булса да карап торыр идем», – дип әйтеп куйды. Аның бу сүзләре тормышымны билгеләде. Шуннан бирле үземне башка һөнәрдә күрмәдем дә. Район газетасына мәкаләләр яза башладым, беренчесен алтынчы сыйныфта укыганда ук җибәргән идем. Кыскасы, аерып әйтерлек берни дә юк: гади бала, яшүсмер.

Аннан соң Казанга килдем, Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетына укырга кердем. Укыганда практикамны Татарстан Дәүләт Советында уздым. Матбугат хезмәтендә генә түгел, башка бүлекләрдә дә ярдәм итә идем. Төрле тәҗрибә тупланылды, халыкара чараларга да йөрелде. Көн тәртибем тыгыз иде: уку, аннары практика. Кулыма телевидение белеме буенча диплом алгач, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенә эшкә урнаштым. Оешма ул вакытта Россия күләмендә 20 меңнән артык кеше эшли торган бердәнбер медиахолдинг иде. Биредә 10 ел эшләдем. Анда да карьера юлым шактый гадәти булды: практикант, корреспондент, продюсер, шеф-редактор, алып баручы, аннары мәгълүмати программалар хезмәте җитәкчесе урынбасары.

– Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе вазифасын тәкъдим иткән көнне хәтерлисезме?

– Мин монда иң элек җитәкче буларак түгел, ә Казан Кремленең рәсми вәкиле буларак килдем. Ягъни мине шундук җитәкче итеп чакырмадылар – шуны ассызыклыйсым килә.

Моңа кадәр биредә атна саен брифинглар үткәреп торучы, журналистларның проблемалы сорауларына җавап бирүче кеше юк иде. Шуңа күрә минем алга матбугат хезмәте эшчәнлегенә яңа функцияләр өстәү, хакимиятне ачык итү бурычы куелды. Республикада моңарчы андый практика булмагач, яңа инструментларга үзлегемнән өйрәнергә туры килде. Моңарчы башкарып карамаган эшләргә алынырга туры киләчәге мине бераз борчыды. Курыкканга түгел, ә республика хакимиятенең югары органын тәкъдим итү җаваплылыгын алу өчен һөнәри тәҗрибәм җитәрлек түгел сыман тоела иде.

Шулай итеп мин матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары булып эшли башладым. Бераздан җитәкче вазифасын тәкъдим иттеләр. Бу хәл Яңа ел алдыннан булды. Мин югалып калдым һәм, хәтта: «Бәлки, кирәкмәс?» – дип әйтеп куйдым. Ләкин матбугат хезмәтенә үзгәрешләр кертергә, Рөстәм Нургали улының эшләрен тулырак яктыртырга кирәклеген аңлаттылар. Җитәкче вазифасындагы беренче чарам – йомгаклау матбугат конференциясе – билгеләнүдән соң, бер атна узгач ук булды.

Әйтергә кирәк, яңалыклар хезмәтендә башкарган эшем мондагысы белән шактый охшаш. Яңалыкларда мәгълүмати көнүзәккә тирәнтен чумган идем – республикада, илдә һәм дөньядагы хәлләрнең барысыннан хәбәрдар булдым. Монда да мәгълүмати киңлекнең мониторингы, аналитика белән шөгыльләнәм. Шуңа күрә әлеге үзгәрешләр тормышыма рухи яктан да, физик яктан да зур яңалыклар алып килмәде.

 – Сез үзегезне максатчан кеше дип саныйсызмы?

– Әлбәттә, минем һәрвакыт максатым бар. Ләкин ул карьерага кагылмый. Журфакка укырга кереп, телевидениегә эшкә килүемне генә алыйк. Кызлар, гадәттә, ТВда карьера турында уйлаганда, алып баручы булырга хыяллана.

Минем андый планнарым юк иде. Киресенчә, күбрәк репортер ролендә булырга теләдем. Минемчә, телевидениедә иң кызыгы да шунда – төрле чараларга бару, кешеләр белән аралашу, тәҗрибә туплау.

Шул рәвешле, мин карьерамны шактый табигый, үз алдыма куйган бурычларга ирешү аша төзедем. Максатым бар икән, эчке ресурсларымны кушып, аңа ирешү өстендә эшли башлыйм.

– Сезнеңчә, бу сыйфатны үзеңдә үстереп буламы? Хәзерге яшьләргә бу катлаулы бирелә дигән уй юкмы?

– Мин: «Безнең заманда болай иде, хәзер алай түгел», – дип утыручылардан түгел. Һәр вакытның үз бурычлары һәм үзенчәлекләре.

– Җитәкче вазифасына күчкәч, Рөстәм Нургали улы белән беренче очрашуыгызны хәтерлисезме?

– Телевидениедә мин президент пулында эшләдем: Минтимер Шәрип улы, аннан Рөстәм Нургали улының эшен яктырттык. Минем өчен бу бик аңлаешлы даирә иде, шуңа күрә курку булмады. Монда килгәч исә, Рөстәм Нургали улы каршында яңа рольдә нәрсә эшләргә җыенуым турындагы мәгълүмат тупланган махсус презентация белән чыгыш ясарга туры килде. Әлбәттә, борчылдым, дулкынландым. Бу нормаль күренеш, барыбыз да кешеләр. Өстәвенә, медиа өлкәсендә эшләүчеләрнең иң төп сыйфатларының берсе – нәкъ менә битараф булмау. Ул үз эченә төрле хисләрне ала, шулар арасында борчылу да бар. «Яу кырына» чыккач, артка чигенү юк – адреналинда эшлисең.

– Рөстәм Нургали улының нинди яклары сокландыра?

– Иң беренче чиратта, эшкә сәләте. Ул көн дә үз алдына масштаблы бурычлар куеп, аларны тормышка ашыру өстендә актив эшчәнлек алып бара. Һәм иң мөһиме, бу эшне шулкадәр яратып башкара. Бу атнада гына өч районда булып кайттык – Бөгелмә, Баулы, Ютазы. Аннан кайтып, Зәңгәр күлләрне карарга киттек. Үзенең югары вазифасына карамастан, ул һәркем белән аралашырга вакыт таба, йөрәге зур, кешеләргә карашы бик җылы. Көн дә глобаль мәсьәләләр хәл итү белән мәшгуль булуына карамастан, гадәти кешеләрнең сорауларын хәл итәргә дә вакыт таба. Бу аны чыннан да күпләрдән аерып тора.

– Ул нинди җитәкче?

– Кырыс, әмма гадел. Ул бик таләпчән, шушы сыйфатның үземдә дә арта баруын сизәм. Аңа нәтиҗә мөһим, әйткән икән, димәк, эшли. Телевидениедә эшләгәндә без хәзерге кебек тыгыз аралашмадык, әмма бервакыт Рөстәм Нургали улының юбилеена фильм төшерергә туры килде. Миңа аның белән якыннан аралашучы кешеләрдән интервью алырга кирәк иде: эш буенча да, дуслыкка кагылышлы да сөйләштек. Мәскәүдә күрешкән спикерларның берсе миңа бер фикер әйткән иде, мин аның мәгънәсен монда эшли башлагач аңладым. Беренчедән, ул аны киләчәкне һәм һәр ситуациянең чишелешен белүче визионер дип атады. Икенчедән, ул Рөстәм Нургали улының үз сүзендә торучы сирәк очрый торган кешеләрнең берсе икәнлеген ассызыклады. Әлеге сыйфатларның республика башлыгында булуы ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен аңлыйм. Инвесторлар республикага Рөстәм Нургали улының сүзе белән гамәле тәңгәл булуын белгәнгә күрә киләләр.

– Ә сез үзегез нинди җитәкче?

– Моны бәлки хезмәттәшләремнән сорарга кирәктер. Мин дә бик таләпчәндер дип әйтә алам, беренче чиратта, үземә карата. Монда ул сыйфат тагын да ныгыды, чөнки җаваплылык зур, бар нәрсә дә төгәл, хатасыз булырга тиеш. Команда да моны аңлый. Күбесе Рөстәм Нургали улы белән ул әле премьер-министр булган вакытлардан бирле, ике дистә елга якын эшлиләр. Аларны өйрәтәсе юк, хезмәттәшләремә ышанам, чөнки кайбер әйберләрне миннән дә яхшырак белүләрен аңлыйм.

Алар өчен эш – иртән килеп, компьютер кабызып, кичен өйгә кайтып китү генә түгел. Минем командада битараф кешеләр юк. Уңышларыбыз да, җиңелүләребез дә уртак икәнлеген аңлыйбыз. Командадагы һәркем үзенчәлекле, шул ук вакытта, шактый уртак якларыбыз да бар. Мин коллективымнан бик уңдым дип саныйм.

– Биредә эшләргә теләгән яшьләр нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Иң мөһиме, республиканы ярату. Бу бит, чыннан да, эш кенә түгел, халыкка, төбәккә хезмәт итү. Шәхси кызыксынуларыңны икенче планга куеп, республика халкы иминлеге белән бәйле мөһим дәүләт бурычлары барлыгын аңлау һәм чишү таләп ителә. Монда рухи яктан көчле һәм идеяле булу да мөһим. Бу иҗади амбицияләрне тормышка ашыру урыны түгел, кайбер күзаллауларыңны үзгәртергә әзер булырга кирәк. Республикадагы тормышны яхшырту өчен эшләү үзгә караш таләп итә.

– Дәүләт хезмәте яшьләргә нинди преференцияләр тәкъдим итә ала?

– Яшьләр өчен хәзер преференция дип нәрсә санала соң? Зур акчалармы? Монда зур хезмәт хаклары юк, әмма үз идеяләреңне тормышка ашыру мөмкинлеге бар. Дәүләт җитәкчелеге яңа проектларга бик игътибарлы. Сезнең кызыклы идеягез бар икән, кадрлар резервына эләгеп, проектыгызны тәкъдим итә һәм аны чынга ашыру мөмкинлегенә ия була аласыз. Кайвакыт идеягез турында Рөстәм Нургали улының үзенә үк сөйләргә була. Үз проектларын уңышлы тормышка ашыручылар резервта кала һәм алга таба вазифаларга билгеләнә ала. Андый кейслар аз түгел.

– Татарстанда күп нәрсәне файдалы элемтәләрең булу хәл итә дигән стереотипка ничек карыйсыз?

– Андый фикер Татарстан гына түгел, башка регионнар турында да бар. Дәүләт хезмәтен күздә тотсак, монда төп бурыч – конкрет мәсьәләләрне хәл итү. Ә моңа һәркем сәләтле түгел. Әлбәттә, танышу буенча штат җыярга була, ләкин нәтиҗәдә барысын да үзеңә эшләргә туры киләчәк, чөнки элемтәләр үзләре генә берни дә хәл итми. Уңышлы кешеләрнең юлына карасаң, аларның карьера баскычы аша иң төптән күтәрелүләрен һәм бик максатчан булуларын күреп була.

– Дәүләт хезмәтенә килергә киңәш итәр идегезме?

– Минемчә, һәр эш тә – яхшы тәҗрибә. Өлкәсе, урыны һәм вазифасына карамастан, яңалыкка өйрәнү мөмкинлеге.



Интервью: Рәмзия Галимова
Текст: Динара Зиннәтова
Тәрҗемә: Алсу Мансурова
фото: Лилия Галимованың шәхси архивыннан


Идел