![Татарстанда III Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале оештырылачак Татарстанда III Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале оештырылачак](https://i0.wp.com/tatar-duslyk.ru/wp-content/uploads/2023/10/275a3e992bfd62ed223f5865b2c72a3c-e1695819846237.jpg?fit=768%2C393&ssl=1)
Милләтебезнең рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, календарь бәйрәмнәрне халкыбызга кайтару, шәхси хуҗалыкларда традицион булган кош-корт үрчетүне тергезү максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы “Каз өмәсе” фестивале үткәрә.
Фестивальгә әзерлек өйзеннән, 7 номинациядә бәйгеләр оештырыла. Шул бәйгедә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә һәм “Каз өмәсе” фестиваленә чакырыла. Фестивальне үткәрү тәртибе һәм бәйге номинацияләр белән танышу өчен нигезләмә беркетелә.