Әлеге проект ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында тормышка ашырыла.
1 августтан «Татаркино»Татарстанның танылган шәхесләренең Топ-100 видеопроектын эшли башлады. Проект республика үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә багышланган.
Аларның һәркайсына 5-6 минут дәвам иткән аерым видеоролик багышланачак.
«Топ-100» проектының беренче блогына Габдулла Тукай, Мирсәет Солтан-Галиев, Муса Бигиев, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин кебек күренекле шәхесләр керде.
matbugat