
Якуб һәм Мәрьям Абдулловлар никахларының 60 еллыгын билгеләп үттеләр
Бриллиант туйларын алар биш кызлары, унике онык һәм оныкчыклары арасында, аңлашып, хөрмәт итешеп яшәүче гаилә буларак, каршы алдылар. 60 ел буе бер-берсенә ныклы терәк булып, тормыш сынауларына бирешмичә яшәгән парларны, чыннан да, кыйммәтле бриллиант белән чагыштырырга була.
Абдулловлар гаиләсе сугыштан соңгы авыр елларда Тупли авылында барлыкка килә.
– Әниебез тумышы буенча Ленинградтан. Гайшә әбиебез бер айлык кызын алып, Ленинград блокадасыннан качып, Тупли авылында яшәүче туганнары янына кайтып төшкән. Ул үзе белән бернинди кием-салым да, хәтта баласын биләү өчен иске чүпрәк алырга да өлгермәгән. Шулай итеп, әниебез шушы авылда үскән. Ә әтисе фронтта һәлак булып калган, – дип сөйли юбилярларның олы кызлары Гөлгенә.
– Әтиебезнең әти-әнисен дә сугыш харап иткән. Госман бабабыз авылга яңа туган кызын күрер өчен бер көнгә генә кайткан булган. Кабат фронтка китеп барганда кинәт йөрәге туктый. Бу хәбәрне ишетү белән Хөршидә әбиебезне паралич суга. Шуннан соң, үлгәнче, аның бер кулы гына эшли иде, – дип сөйли уртанчы Гөлсинәләре.
– Шулай без – мин һәм миннән кечкенәрәк ике сеңелем, гарип әниебезгә сыенып ятим калдык, – дип искә ала Якуб ага. Әнисененең бердәнбер ярдәмчесенә, ике сеңлесен карау өчен, 10 яшеннән эшли башларга туры килә. – Кайвакыт урларга да туры килгәләде. Әйе, урларга. Ә нишләргә? Ничектер яшәргә кирәк иде бит, – дип авыр сулый гаилә башлыгы.
– Әти бик шук малай булган. Шуңа күрә әнисе, чыгырыннан чыгып: «Аллам, минем балаларыма да, оныкларыма да башкача уллар бирмә», – дип әйткән булган. Бу сүзләре Аллаһы колагына кергән, күрәсең. Якуб белән Мәрьям гаиләсендә биш кыз туып-үскән. Оныклары да күбесенчә кызлар. Бары тик дүртенче кызларының гына ике улы бар.
«Әтием 60 ел элек әнисен тыңлаганына сөенеп туймый. Әбиебез аңа күрше кызы Мәрьямгә өйләнергә киңәш итә, һәм әти өйләнә. Шул вакыттан бирле аның тормышы җайланып китә, уңай якка үзгәрә», – дип сөйли Җәмилә.
Якуб белән Мәрьям – күршеләр, бала чактан дус булганнар. Башта әниләре белән кич утырырга йөрешкәннәр, аннан соң мәктәп еллары бергә узган. Ә инде Якуб армиядән кайткач, сызылып киткән кара кашлы, шомырт кебек кара күзле Мәрьямгә чын-чынлап гашыйк була.
Тик яшьләр кавышырга карар кылгач, төрле киртәләр килеп чыга башлый. Ул вакыттагы закон буенча иң элек яңа гаилә ЗАГСта теркәлергә тиеш булган, аннан соң гына никах укылган. Ул вакытта авыл советы көн саен эшләмәгән. Шул сәбәпле Якуб белән Мәрьям берничә көн буе Советлар кушканча өйләнешә алмыйча торганнар. Ниһаять, тәмам ачуы чыккан Якуб проблеманы чишә – шулай Абдулловлар гаиләсе барлыкка килә, никах та укыла, туй да гөрләп уза. Яшьләргә өч кисәк сабын, люстра һәм сарык бүләк итәләр.
Туйдан соң яшь гаилә башка чыга. Бер-бер артлы биш кызлары – Гөлгенә, Мөнирә, Гөлсинә, Җәмилә һәм Гөлсинур туалар.
– Өченче кызым тугач, хәтта елап җибәрдем. Якубыма малай бүләк итәсем килгән иде, тагын кыз туды менә. Ә ул мине юатып: «Бер дә борчылма, кара безнең кызларыбыз нинди матурлар. Яхшырак итеп тырышыйк, бәлки малай да туар әле, диде», – дип сөйли Мәрьям апа.
Балаларын назласалар да, эшкә дә өйрәтеп үстергәннәр. Әти-әниләре көне-төне совхоз эшендә булганлыктан, йорт, бакча эшләре, малларны карау кызлар өстенә төшә. Өлкәнрәкләре кечкенә сеңелләрен үстерешергә булышалар.
Якуб, зур гаиләсе җитешле булсын өчен, совхозда нинди эш булган, шуңа алынган. Аның хезмәт биографиясе бай – агроном, баш агроном булып эшли, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, ферма мөдире, соңрак фермер да булып китә, ә Тольяттига күчкәч, сыра заводының чимал белән тәэмин итү бүлегендә хезмәт итә. Мәрьям исә, декрет яллары арасында, мәктәп ашханәсендә берничә вазифа башкарган – меню да төзегән, продукция дә сатып алган, пешекче дә булган, идәннәр дә юган. Ә бервакыт эш урынында аны ток суга һәм ул бер ел буе хастаханәдә ята. Яраткан тормыш иптәшенең һәм кызларының мәхәббәте һәм кайгыртуы гына аңа тернәкләнеп китеп, аякка басарга ярдәм итә.
– Биш кыз үстерүе җиңел булмады шул, – дип искә алалар Якуб белән Мәрьям Абдулловлар. – Кием-салым, аяк киемнәре дефицит – базарда бар, ләкин бәяләре кыйммәт… Юклык заманында үстеләр шул…
– Бераз акча эшләр өчен әни белән кырда мәк җыя идек, – дип сөйли Җәмилә.
– Мин мәк кырларының очы-кырые юктыр, дип уйлый идем. Бик нык арыта иде. Шулай да сер бирмәдек, тырыштык, – ди Мөнирә.
Бер сезонда җыйган мәк акчасы барысына да кышкы киемнәр, өй кирәк-яраклары, мал-туар алырга җитеп торган. Хезмәте авыр булса да, балалар ач-ялангач булмаган.
Шулай Абдулловларның тормышлары ныгый барган, кызлар да үсеп, бер-бер артлы кияүгә чыгып, бәхетле әби белән бабайга оныклар бүләк итә башлаганнар. Ә әти-әниләре олыгайгач, аларны үзләре янына Тольяттига алганнар. Шулай да Якуб ага белән Мәрьям апа көннәр җылыну белән авылга күченәләр һәм көз азагына кадәр шунда яшиләр.
Әйе, тормыш аккан судай үтеп бара, еллар узганы сизелми дә… Кайчандыр яшь, чибәр һәм ут кебек чая Мәрьям белән Якубның да чәчләренә күптән инде чал кунган, кулга-кул тотынышып бер сукмактан атлый башлауларына да 60 ел тулган. Ә аларның мәхәббәтләре элеккечә үк нык һәм саф. Алар нык, тату һәм бәхетле гаилә кора алганнар, балаларына да лаеклы тәрбия биргәннәр.
Әни кеше гомер буе үзенә ярдәм иткән кагыйдәләрне кызларына да киңәш итә. Күп сөйләмәскә, кычкырып көлмәскә, тыйнак булырга өнди. Ә гаилә башлыгы балаларына да, оныкларына да алдын-артын карап йөрергә, игътибарлы булырга киңәш итә. «Бергә яшәгез, тату булыгыз. Язмыш ничек кенә сынаса да, янәшәгездә туганнарыгыз барлыгын онытмагыз. Бергә-бергә бөтен авырлыкларны да җиңеп була!» – бу Абдулловлар гаиләсенең төп девизы һәм бәхетле гаилә нигезе.
Автор:Элина Сәйфи