Домой Жизнь татар Теле барның киләчәге бар

Теле барның киләчәге бар

0
Теле барның киләчәге бар

– Син татар кешесенә охшагансың, агай. Әллә ялгышаммы?

– Юк, ялгышмыйсың, мин татар, исемем Рәфгать.

– Ә минем исемем Идеал. Әйдә, таныш булыйк алайса…

Бу танышу моннан 30 ел элек, автобуста барганда булды. Яңа танышым мине икенче көнне Самараның Матбугат йортына чакырды. Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин дөньяга чыгарга әзерләнеп ятучы «Бердәмлек» газетасының баш мөхәррире булып чыкты. Матбугат йортындагы «Волжская коммуна» редакциясендә вакытлыча урнашкан редакциядә тагын кешеләр бар: моңа кадәр «Прогресс» заво-дының «Заводская жизнь» многотиражкасы хәбәрчесе булып эшләгән, ә «Бердәмлек»тә җаваплы сәркатип вазифаларын үтәргә алынган Шамил Галимов, педагог, француз теле белгече, ә биредә корректорлык эшенә керешкән Әминә Шәмсетдинова утыралар. Татарча укый-яза белү сәләтләремне тикшергәч, Рәфгать Нәбиулла улы миңа бүлек мөдире булырга тәкъдим итте.  

Билгеле инде, ул чакларда штат расписаниесендәге вазифалар фәкать шартлы гына иде, чөнки безгә, редакция әгъзаларына, беренче вакытларда хәбәрче дә, корректор да, редактор да, хәтта слесарь, балта остасы һәм башка һөнәр ияләре булырга туры килде. Беренче сан чыгып ике атна да үтмәгәндер, өлкә хөкүмәте «Бердәмлек» газетасы редакциясе өчен Фрунзе урамы, 103 адресы буенча урнашкан ташландык йортның ике бүлмәле фатирын биргән иде. Аны безгә ремонтларга, тәртипкә китерергә туры килде.  

Ә ул көнне, кичекмәстән, газетабызның беренче санына материаллар әзерли башладык. Без, әлбәттә, милләттәшләребезнең язма та-тар теленә сусавын аңлап, милли ихтыяҗларын канәгатьләндерү кирәклеген күз уңында тотып, алдыбызга газета битләрендә телебезне саклау, баету һәм татар милли-мәдәни тормышына юл салу максатларын куйдык.  

Ниһаять, газетабызның беренче санына материаллар тупланды, машинкада бастырылып, матбугат йорты типографиясенә җыюга би-релде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: татар шрифтларын, сүзлекләрне Шамил Галимов Татарстаннан алып кайткан иде. Матбугат йортында эшләүче рус хатыннары, кәгазьдә басылган татар текстларын линотип машинасында җыйганда, бихисап хата ясыйлар иде. Әминә Шәмсетдиновага гына түгел, барыбызга да, өсләреннән торып, зур кыенлыклар белән беренче санны чыгарганыбызны хәтерлим. Ул төнне без өйләребезгә кайтмадык, туачак беренче балабызны каршылагандай, зур түземсезлек белән әле буяулары да кипмәгән “Бердәмлег”ебезне кулга алып, тутый кош тоткан кебек, шатланган идек. Моңа кадәр илле елдан артык өлкә үзәгендә татар басмасы булмаган бит! Без булдырган «Бердәмлек»нең дөньяга килүе күңелләребездә милли горурлык хисләре тудырды, татарлыгыбызны, милли тойгыларыбызны уятты.  

Куанычыбыз, чыннан да, зур иде. Самара өлкәсендә татар газетасын чыгару идеясе 1989 елда оешкан «Туган тел» татар җәмгыятенең беренче утырышында ук яңгыраган иде. Бер ел да үтмәде, «Туган тел»нең беренче рәисе Рәшит Абдуллов, әгъзалары Мансур Ямалетдинов, Шамил Әхмәров, Минәхмәт Сәгыйров, Шамил Галимов, шулай ук булачак газетаның мөхәррире булып исәпләнгән Рәфгать Әһлиуллин тырышлыгы һәм үҗәтлеге белән менә инде “Бердәмлек”нең беренче саны да дөнья күрде!  

Ләкин газетаны укучылар булмаса, аның файдасы булмаячагын без бик яхшы аңлап, җиң сызганып, газетаны пропагандалый башладык: татар концертларында, Сабантуйларда, җыелышларда милләттәшләребезне газетага язылырга өнди идек.  

Рәфгать Нәбиулла улы белән мин, газетага язылырга өндәү максаты белән, Похвистнево якларына баруыбызны хәтерлим. Гали авылы Мәдәният йорты бинасына аның җитәкчесе Асия ханым Әхмәдиева шактый гына авыл халкын җыйган иде. Рәфгать Нәбиулла улы газета турында сүз алып бара, ә мин тальян гармунда уйнап, милли көйләр башкарам… Моңа охшашлы очрашулар алга таба да еш булды, халкыбыз уянып, газетабызны ала башлады, укып, шатланып, хат-хәбәрләр язды. Газетага язылучылар саны берзаман биш меңнән артып китте. «Бердәмлек» татар дөньясына киң таралды, аның исеме, дәрәҗәсе барлыкка килде. Татарстан тарафыннан газетага “Бәллүр каләм” тапшырылуы да аның татар халкы алдындагы абруе зур булуын исбат итте…  

Миңа калса, “Бердәмлек”тә бер ел эшләгәннән соң, мин аның укучысы гына булып калдым дисәм, бик үк дөрес булмас иде. Әле дә кайда гына булсам да, безнең милли газетабыз бар дип, горурланып пропаганда алып барам. Әйтик, биш ел дәвамында мин җитәкләп барган “Идел моңнары” татар ансамбленең Самара, Ульян өлкәләренең, Татарстанның татар авылларында үткән концертларында мин беренче чиратта туган телебез, милли газетабыз, милли урта мәктәбебез барлыгы турында сөйли идем.  

30 ел эчендә илебездә зур үзгәрешләр булды. Басма массакүләм мәгълүмат чараларын кәрәзле телефоннар, интернет-сайтлар басып килә. Казанның татар телендәге тапшырулары да хәзер һәр йортта… Әмма ләкин “Бердәмлек” газетасы тормышыбызда һаман да үз урынын алып тора. Аның хәзерге җитәкчесе, баш мөхәррир Эльмира Шәвәлиева газетабызга яңа сулыш өрде. Соңгы вакытта ул Сызран, Тольятти шәһәрләре, Камышлы, Похвистнево районнарындагы татарлар күмәкләшеп яшәүче төбәкләргә чыгып йөри башлады, әбүнәчеләр белән бик эчтәлекле очрашулар оештырды, газетабызның бүгенгесе һәм киләчәге турында файдалы фикер алышулар булды. Кызганычка, коронавирус авыруы андый очрашуларга вакытлыча чик куйды. Ләкин дөньялар үзгәрер, һәм очрашулар киләчәктә дә дәвам итәр, дигән теләктә калабыз.  

«Бердәмлек» газетасының зур юбилее Бөек Җиңүнең 75 еллыгына туры килә. Шул уңайдан аның битләрендә сугыш ветераннары, сугыш чорында тылда хезмәт иткән ватандашларыбыз турында күп мәгълүматлар бастырыла. Афәрин! «Бердәмлек» бүген дә үсеп килүче буыннарга рухи тәрбия бирү, ислам динебезне, гореф-гадәтләребезне, туган телебезне саклап калу эшенә үз өлешен кертә.  

Редакциянең барча хезмәткәрләрен, штаттан тыш хәбәрчеләрен, укучыларын, ярдәмчеләрен зур юбилейлары белән ихлас күңелдән тәбриклим, исәнлек-саулык, иҗади уңышлар теләп калам. Без башлаган газета мәңге яшәсен, туган телебезне баетсын, күңелләребезне гел шулай рухландырып торсын!  

Идеал ГАЛӘВЕТДИНОВ,   “Бердәмлек” газетасы ветераны.  

Беренче коллектив вакытлыча редакция бүлмәсендә.

matbugat