Тета-белгеч Диана Шәрифҗанова: Кадакка баскач, бер-бер артлы хыяллар чынга аша башлады

0
41

Теләкләрем кабул булып, хыялларым тизрәк чынга ашсын дисәң, кадакка басарга кирәк икән! Һәрхәлдә, кешеләрне кадакка бастырып дәвалаучы тета-белгеч Диана Шәрифҗанова шулай ди.

Соңгы арада бу күренеш аеруча популярлашып китте. Социаль челтәрләргә карасаң, бүген ике кешенең берсе кадаклы тактага баса, диярсең. Моны үзлегеннән генә эшләп караучылар да, белгеч ярдәмендә махсус әзерләнеп тотынучылар да бар. Берәүләр кадакка кызык өчен генә басса, икенчеләре аның ярдәмендә бик күп чирләреннән котылырга хыяллана. Ничек кенә булмасын, берсеннән-берсе очлы кадаклардан торган мондый такта күпләрне битараф калдырмый.

Язмабыз герое Диана Шәрифҗанова исә кадак терапиясе белән үз юлын эзләгәндә танышкан. «Тета-хилинг ысулын (традицион булмаган медитация алымы. – Д.Г.) өйрәнеп йөргән чак иде ул. Аң белән эш итә башладым. Шул ук чорда кадак терапиясе белән дә кызыксынып киттем. Аның ярдәмендә үземне тыңларга, ишетергә өйрәндем. Иң гаҗәпләндергәне шул: кадакка баскач, бер-бер артлы хыяллар чынга аша башлады», – ди белгеч.

Кешенең табан астында 70 меңләп нерв төене бар. Кадакка баскач, шуларның барысы да эшкә җигелә. Диана Шәрифҗанова сүзләренә караганда, кадаклы такта өстендә басып торганда, кешенең бөтен нерв системасы, шул исәптән баш мие дә тонуста була, киеренкелек югала. Кадакка басуның эч катудан интеккән кешегә дә шифасы зур икән. Анда билгеле бер хыял-максатыңны күз алдыңа китереп бассаң, кадаклы тактадан төшкәч, алар бер-бер артлы чынга аша башлый, ди белгеч.  «Сәламәтлек өчен кадакка көн саен бассаң да куркыныч түгел. Хыяллар чынга ашсын өчен исә бер тапкыр басу да җитә. Анда басып торганда, кемнеңдер кычкырасы, елыйсы, сөйлисе, җырлыйсы, ниндидер хәрәкәтләр ясыйсы килергә мөмкин. Организм сорый икән, боларның барысын да эшләргә кирәк. Әмма сеансның башыннан ахырына кадәр кадакка басканда күз алдыңа китергән хыялыңны истә тотарга кирәк», – ди Диана.

Кадакка басу уен эш түгел. Йөрәк мускулының хәлсезлегеннән, эпилепсиядән интеккән кешеләргә бу эш катгый тыела. Инсульт, инфаркт кичергән кешеләргә дә кадакка басудан тыелып тору хәерле. Йөкле хатын-кызларга, исерткеч эчемлек кулланучыларга да кадакка басу тыела. «Бу эшкә белгеч ярдәмендә махсус әзерлек белән тотынырга киңәш итәр идем. Аны үзлегеңнән генә башкарырга тырышу куркыныч. Кадакка баскач, беренче өч минутта кеше кискен авырту тоя. Аннары акрынлап ияләнә төшә. Кадаклы тактага беренче тапкырдан ук мамык мендәргә баскан кебек җиңел генә атлаучылар да бар», – ди Диана Шәрифҗанова. Кадакка басу ярдәмендә күңелдә яшеренеп яткан хисләрне чыгарып, ачу, көнләшү кебек кичерешләрдән дә котылырга мөмкин икән.

Венер Сәлманов, медицина фәннәре кандидаты, табиб-невролог:

– Кешенең табан астында бөтен әгъзалар өчен җаваплы биологик актив нокталар бар. Аларга баскалап, бу органнарның эшчәнлеген яхшыртып була дип санала. Кадакка басу методикасының да асылы шуңа таяна. Шуңа күрә кешенең бу ысул ярдәмендә дә шифа алырга теләвенең зыянын күрмим. Әмма кадакка басар алдыннан иң элек табиб белән киңәшләшергә кирәк. Хроник авырулары булган кешеләргә бигрәк тә. Организмында ялкынсыну башланган, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интеккән, яман шеш диагнозы куелган кешеләргә кадакка басу тыела.

Белеп тор!

* Ун минут кадакта басып тору 15 чакрым җәяү йөрүне алыштыра.

* Кадакта басып тору организмны энергия белән тәэмин итә. Шуңа күрә кышкы салкында тиз туңучылар, кадакка баскач, бу халәтеннән дә арына.

* Кадакка басу матдәләр алмашын яхшырта. Моның белән даими рәвештә шөгыльләнгән кеше артык авырлыктан интекми.

Динә Гыйлаҗиева

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here