Домой Жизнь татар Татары в регионе Әтиемнең дәү әтисе белән горурланып яшим.

Әтиемнең дәү әтисе белән горурланып яшим.

0
Әтиемнең дәү әтисе белән горурланып яшим.

      Мин әти-әнием белән гаилә фотоальбомындагы  фотографияләрне карап утырырга яратам. Һәр фото – үзенә бер тирән тарих. Быел Ватаныбыз зур бәйрәмгә җыена. Бөек Ватан сугышында немец фашизмының тар-мар ителүенә  – 75 ел! Шул олуг вакыйгага минем нәсел-ыруымның да өлеш кертүенә күңел түремдә горурлык хисе яши.

     Әтиемнең нәселе атаклы Иске Ярмәк авылы белән бәйләнгән. Бу авылның табигать кочагында җәелеп утыруы миңа әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирә. Мин Юкә Тауга менеп,  авылны күзәтергә яратам. Әйтерсең лә мин атаклы панораманы карыйм. Минем каршымда авыл –  уч төбемдә кебек! Панорама – ул хәрәкәтсез сыннар. Ә монда барчасы да хәрәкәттә. Менә урам буйлап кешеләр салмак кына атлый. Этләр каядыр бара.  Су буендагы ап-ак казлар сафлыкны хәтерләтә. Хәзер 21нче гасыр булуын  искә төшереп, юллардан  җиңел машиналар элдертә. Менә төтен морҗалардан өскә күтәрелә.Бу төтенне уздырып, һавада кошлар туктаусыз оча.

    Иске Ярмәкнең Иман үзәге булган мәчет үзенең манарасы белән безнең күңелләрне сафландыра. Урамда берән-сәрән әбиләр күренгәли.  Дөнья куып арыган бабайлар әкрен генә гыйбадәтханәгә  намазга юнәлә. Минем янымнан  узып баручы  бу бабайларга карыйм да, минем елыйсым килә. Нигә минем бер бабам да исән түгел икән?

      Әтиемнең дәү әтисе булган Шәяхмәт карт бабайга быел, исән булган булса,  105 яшь тулыр  иде. Аны  23 яшь тулганда армиягә алалар. Өч ел Совет Армиясендә хезмәт итеп, сагынып  ул туган Иске Ярмәгенә кайта. Кайтып сагынуын да бастырырга өлгерми, Бөек Ватан сугышы башлана. 27 яше дә тулмаган егетне  Көнбатыш фронтка озаталар. Шәяхмәт бабайның төс-кыяфәтенә саргайган фотоларда карап соклансам, аның сөйләгән сүзләрен  дәвамчылары буыннан буынга тапшырып  торалар. Үзенең беренче мәртәбә сугышка керүе турында  ул,  инде авылга кайткач,  болай дип  сөйләгән: “Беренче мәртәбә сугышка керү бик куркыныч  булды.  Тирә-ягымда сызгырып  пулялар оча. Янәшәмдә генә  һәлак булган сугышчылар  җирдә яталар. Башыма: «Мин дә шулай үлеп калырмынмы икән?» –  дигән  уй килә”.                               

    Беренче мәртәбә  Шәяхмәт бабакаем  Сталинград сугышында яралана, ә икенче  тапкыр – Ростов тирәсендә. 1944 елда  карт бабам  Литва җирлегендәге Шешула елгасы ярында  тагын яралана. Гвардия лейтенанты Шәяхмәт Әхмәт угылы Газизовның сугыш еллары ут казанында кайнап, җәрәхәтләнү, хәрби госпитальләрдә дәвалану белән чиратлаша. Сталинград, Дон, Белоруссия фронтларында сугыша -сугыша, ул Кенигсбергка барып җитә. Тик 9 Майда  Җиңү игълан ителгәч тә,  солдат Шәяхмәтовка туган якларына кайту бәхете елмаймый, чөнки аны Көнбатыштан Ерак Көнчыгышка – Япон империалистлары белән сугышырга озаталар. Анда да сугыш, сугыш…         

     1945 нче елның  сентябрендә, ниһаять, бу сугыш та тәмамлана. Сугыштан кайтканда,  бабамның күкрәген Кызыл Йолдыз ордены һәм дистәләгән башка орден-медальләр бизәгән.

     31 яшен тутырган фронтовик Шәяхмәт Газизов туган бишеге булган Иске Ярмәккә кайтып хисләрен яңарта. Җиде ел буена ут, төтен, үлем арасында кайнап йөргән егет авылның чибәр кызларыннан берсе булган  Шәмсенисага өйләнә. Шәяхмәт бабай сугыш кырында илне сакласа, Шәмсениса әбиебез көнне төнгә ялгап тылда  –  колхозда эшли. Алар тормышның иң авыр чорында гаилә корып,  Рәфгать, Рафаэль, Тәнзилә, Зифа исемле балалар үстерәләр.

   Авылда Шәяхмәт карт бабам бик уңган кешеләрдән саналган. Чөнки аның эшли белмәгән  бер эше  дә булмаган. Ул умартачы да, агроном да, авылның уңган ире булып та дан казанган. Һәрвакыт  аның фотографияләрен караган саен, минем  карт бабамның итәгенә утырып, аны муеныннан кочаклыйсым килә.

    Шундый  горурланырлык  карт бабаң булу  – үзе бер зур бәхет ул!

«Яктылык» мәктәбенең  5 Б сыйныф укучысы                                                             Газизова Камилә.