Тимер өзәрдәй совет солдаты

0
95

Татар Әбдекие авылы аша салмак кына агып ятучы елга җылы яклардан кайткан ак­кошларны шатланып каршы алды. Игелекле кошлар бо­рынгыдан яңарыш символы булып саналалар бит. Сугыш вакытында фронтовик-ша­гыйрьләр бу горур аккошларга ши­гырьләр багышладылар, ты­нычлык һәм мәхәббәт белән чагыштырдылар…

Кайчандыр Таһир бабай да, бирегә килеп, кармагын тирәнгәрәк салып, сугыш көй­дергән яшьлеген искә алырга ярата иде. “Фронтка 1944 елда алдылар. Миңа ул вакытта 18 яшь кенә иде әле. Уку бүлекчәсендә бераз атарга, граната ыргытырга, дошман һөҗүмнәрен кире кайтарырга өйрәттеләр. Ул вакытта Япония белән дә су­гыш булачагы аң­лашыла иде инде. Безнең хәрби частьне Монголиягә җи­бәрергә ти­ешләр иде. Бер көн алдан Кытайга юл тотарга боерык бирелгән. Безгә, пехотага, ба­рысыннан да кыенрак туры килде. Патроннар, кораллар, шинель, палаткаларны күтә­реп, җәяүләп атладык. Йөге­без шактый авыр иде. Бигрәк тә Гоби чүлен кичү кыен бул­ды. Кояш аяусыз көйдерә. Әй­ләнә-тирәдә кызган комнан баш­ка бернәрсә дә юк. Кыргый урын – су да, кешеләр дә, җәнлекләр дә күренми. Күп кенә иптәшләрем шунда ятып калдылар. Мине, кечкенә буйлы, ябык гәүдәле булуыма карамастан, коман­дир ныклыгым һәм батырлы­гым өчен мактап, син чын совет сугышчысы, дип әйтә иде”, – дип сөйли Таһир Мингат улы Кадямов.

Яшь егет 753нче укчы полкның автоматчысы булып хезмәт итә. Сугыш турында күп сөйләсә дә, үзенең ба­тырлыклары турында искә алырга яратмый. Ә ул бит күрсәткән батырлыклары, кыю­лыгы һәм гайрәте өчен «Жу­ков» медале, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән.

“Япония белән сугыш баш­ланганда, икмәк пае йөз граммга артты, шикәр дә ике тапкыр күбрәк бирелә башлады, ә менә су ул якларда алтын бәясендә иде. Хәрби частьтәге ир-атларның оеш­кан­лыгы, дустанә атмо­сфера хәтеремдә калган. Бер генә солдат та хезмәттәшенә карата ихти­рамсызлык күр­сәт­мәде”, – дип дәвам итә ветеран.

Таһир Мингат улы 1926 елның 6 июнендә Шенталы районының Карабикол авы­лында җиде балалы гаиләдә туган. Балалар үсеп ныгыгач, Кадямовлар гаиләсе Татар Әбдекие авылына күчеп килә. Балалар мәктәптә укый, әти-әниләре көне-төне колхозда эшлиләр. Сугыш башлангач, 6нчы сыйныфны тәмамлаган Таһир, күп сыйныфташлары кебек үк, мәктәпне ташлый. Үсмер малай Камил Якуб исемендәге колхозда ат караучы булып эшли. Атларны ярату хисе Таһир бабайда гомер буе яши. “Әти атларны әле дә бик ярата. Ничек кенә сәер тоелмасын, ул алар белән уртак тел таба белә. Әле күптән түгел генә ат җигеп бакча тырмалый иде. Быел инде аңа 94 яшь тула. Менә шундый ул безнең әти – курку белмәс һәм нык солдат”, – дип горурланып сөйли улы Расих.

“Японнар капитуляция игъ­лан иткәч, мине Ерак Көн­чыгышта хезмәт итәргә кал­дырдылар. 1951 елның июлендә генә өйгә кайттым”, – дип искә ала Таһир бабай. Озак та үтми, егет Рәйсә исемле гүзәл затка өйләнә. Таһир бабайның сүзләренә караганда, Рәйсә бик тә чибәр, моңлы тавышлы кыз булган. Яшьләр, Куйбышевка якынрак булырга теләп, күчеп китәләр. Әмма туган авылын, киң кырларын, ак яллы атларын сагынып, героебыз Татар Әбдәкиенә әйләнеп кайта. Би­редә аларның дүрт улы – Рәис, Расих, Рәсгать һәм Азат туа.

Сүз уңаеннан, Таһир бабай белән яшәүче улы Расих Төрк­мәнстан хәрби округында тө­зәүче-хәрби пехота операторы булып хезмәт иткән. Әтисе кебек үк, дошманга каршы ут алып барырга өйрәнгән. Чик буе хәрби округларында шундый – Ватанны сакларга һәрвакыт әзер булган сугышчылар әзер­лиләр бит.

Таһир бабайның 8 оны­гы һәм 5 оныкчыгы бар. Кызганычка, 94 яшендәге фрон­товикның күзләре күрми. Әмма бу аңа үзе яулап алган тыныч тормышка шатланып яшәргә комачауламый. Ул, элеккегечә, мәктәп укучылары белән оч­раша, фронт тормышы, солдат дуслыгы турында сөйли.

“Ерак сугыш еллары ту­рында истәлекләр безгә – су­гыш чоры шаһитларына, аның дәһшәтләрен һәм газапла­рын кичергән кешеләргә тү­гел, ә алмашка килүче яшь буын кешеләренә кирәк. Без аларга ил азатлыгы өчен барган су­гыш хакында дөреслекне иреш­­терергә бурычлыбыз, һәм без бу эшне йөрәкләре­без ти­бүдән туктаганчы башка­рачакбыз. Чөнки илебез имин­леге хәзерге яшьләр ку­лында. Туган җиребезгә сугыш уты кагылмасын өчен хәзер алар җаваплы”, – диде ветеран, әңгәмәне тәмамлап.

Алинә Харисова.

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here