Домой Культура Тинчурин театры мобилизацияләнгән татарстанлылырга концерт күрсәтте

Тинчурин театры мобилизацияләнгән татарстанлылырга концерт күрсәтте

0
Тинчурин театры мобилизацияләнгән татарстанлылырга концерт күрсәтте
Фото: Рәмис Нәҗмиев

«Ватаныбыз өчен җиңел булмаган чорда илебезне саклаучыларның рухын күтәрү һәм җәмгыятебезнең бердәмлеген күрсәтү өчен концерт оештырырга булдык», – диде Фәнис Мөсәгыйтов.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Арча районы якташлыгы белән берлектә Казан танк училищесы полигонында мобилизацияләнгән татарстаннар өчен мәдәни программа оештырды.

«Концертта Кәрим Тинчурин театры актерлары Рамил МинхановИлнур БайназаровАйсылу Мөсәлләмова, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артистлары Илназ Бах, Нурзадә, Илсур Мортаза һәм Тинчурин театры тавыш операторы Ранил Мусеев чыгыш ясады», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Ватаныбыз өчен җиңел булмаган чорда илебезне саклаучыларның рухын күтәрү һәм җәмгыятебезнең бердәмлеген күрсәтү өчен концерт оештырырга булдык», – дип белдерде Кәрим Тинчурин театры директоры, Арча районы якташлыгы җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтов.

Актриса Айсылу Мөсәлләмова «исән-сау әйләнеп кайтуыгызны көтеп калабыз» дигән теләген әйткән. «Без сезгә ышанабыз. Безнең җырлар, моңнар сезгә юлдаш булсын, авыр вакытларда көч һәм дәрт биреп торсын», – диде ул.

Мобилизацияләнгән егетләр кышкы салкын көндә концерт куярга килгән Тинчурин театры белән Арча якташлыгына, үзләрен онытмаулары һәм игътибар өчен ихлас рәхмәтләрен әйтте, диелә хәбәрдә.