Домой Главные новости В области Тизрәк мәктәпкә барасы иде!

Тизрәк мәктәпкә барасы иде!

0
Тизрәк мәктәпкә барасы иде!

6 апрельдән өлкә мәктәп­ләрендә һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә дис­танцион рәвештә укулар баш­ланды. Эпидемия шартла­рында бу мәҗбүри чара. Үткән җом­гада өлкә мәгариф һәм фән министры Виктор Акопьян, видео-конференция уздырып, укытучыларга һәм ата-ана­ларга укуларның ничек оеш­тырылуы, Бердәм дәүләт им­тиханнары бирү буенча нинди үзгәрешләр кертелүе турында сөйләде.

Иң элек Виктор Альберто­вич балалар бакчалары эшчән­легенә тукталып үтте.

– Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин 30 апрельгә кадәр ял көннәре игълан итте. Шунлыктан балалар бак­ча­ларында дежур төркем­нәр генә эшләячәк, – дип белдерде ул.

Дистанцион укуларга кил­гәндә, дәресләрнең бер өлешен укытучылар видеоэлемтә аша (Skype яисә Discord) бирә­чәкләр.

– Россиядә “Цифрлы белем бирү мохиты” федераль про­екты гамәлгә ашырыла башлады. Әмма укытучыны бер­нинди программа да алыш­тыра алмаячак. Шуңа күрә яңа яисә укучыда кыенлык тудырган темаларны укы­тучы ин­тернет аша аңла­та­чак. Ата-аналар җыелышлары да онлайн-режимда уздыры­лачак, – дип сөйләде министр. Ә дәресләрнең бер өлешен “Якласс”, “Российская элект­ронная школа”, “Яндекс.Учеб­ник” кебек белем бирү кон­тенты платформаларында ба­лалар үзләре өйрәнәчәкләр. Өйләрендә компьютер яисә интернетка чыгу мөмкинлеге булмаган балаларга бирем­нәрне язып бирәчәкләр.

– Карантин уку про­грам­­масына йогынты ясый алмаячак. Балалар кани­кул­лар­га үз вакытында ки­тә­чәк­ләр, – дип белдерә Виктор Акопьян.

“Укытучыга йөкләнгән эш күләме һәм хезмәт хакы үзгә­рәчәкме?” – дигән сорауга министр: “Цифра мохиты пе­дагоглар өчен яңалык түгел, онлайн-белем бирү техно­логияләре күптән инде га­мәлгә ашырыла башлады. Бөтен педагоглар да онлайн укыту технологияләре буенча курсларда укып, квали­фика­цияләрен күтәрделәр. 2019 елдан башлап, төбәкнең бөтен мәктәпләрендә дә электрон журналлар алып барыла. Димәк, укытучыларның эше артмаячак, бары тик яңа эш формаларына җайлашырга гына кирәк булачак. Педа­гогларның хезмәт хакына килгәндә, анда да үзгәрешләр булмаячак. Өстәмә түләүләр дә үзгәрешсез калачак”, – дип җавап бирде. Моны Виктор Акопьян шәхсән үзе күзәтеп барачагын вәгъдә итте.

Чыгарылыш сыйныф уку­чыларын һәм ата-аналарны Бердәм дәүләт имтиханна­ры бирү мәсьәләсе борчый.

– Быел каникуллар озакка сузылды, балалар темаларны үзләштерергә өлгермәсләр, дип борчылалар ата-аналар. Беренчедән, дистанцион уку ярдәмендә без программаны “басып җитәчәкбез”. Икенче­дән, имтиханнар соңгы уку елы программасы буенча гына түгел, ә бөтен мәктәп курсы буенча уздырыла. Шуңа күрә Бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) уздырмау турында сүз дә юк. Дистанцион рәвештә генә уздырылачак, дигән имеш-мимешләр дә дөреслеккә туры килми. Бары тик сынаулар ике атнага соңрак (БДИ – 8 июньдә, ә ТДИ – 9 июньдә) башланачак, – дип белдерде Виктор Акопьян.

Мәктәпләрдә җәйге лагерь­ларны ачу мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән.

– Җәйге лагерьларны ачуга төбәк тулысынча әзер. Бюджет та, оештыру эшләре дә күптән планлаштырылган. Ә менә коронавирус та­ралышы ничегрәк булыр, Рос­пот­ребнадзор рөхсәт би­рерме, юкмы – анысы әлегә билгесез”, – дип сөйләде Виктор Альбертович.

Әйе, министр күзлегеннән караганда, дистанцион уку­ларның бернинди кыенлыгы да юк. Бар да гади, аңлашыла кебек. Ә менә ата-аналар һәм укытучылар бу турыда нәрсә уйлыйлар икән?

Рәмзия Шиһапова, Тольят­тиның 82 санлы мәк­тә­бендә рус теле укытучысы:

– Чынлап та, педагоглар квалификацияләрен даими рәвештә арттырып то­ралар. Шулай да, берничә дә­рес эчендә генә заманча технологияләрдән кулланып эшләүнең үзенчәлекләрен өй­рәнеп бетеп булмый бит. Онлайн-дәресләр башлыча олы яшьтәге укытучыларда кыенлык тудыра.

Бүген һәр өйдә компьютер бар. Ә менә гаиләдә мәктәп яшендәге берничә укучы бул­ганда нишләргә? Мәсәлән, минем сыйныфта 4 балалы гаилә бар. Шушы дүрт ба­ланың икесе әле башлангыч сыйныфта гына укыйлар. Ди­мәк, аларга онлайн-дә­рес­ләр вакытында әти-әни­ләре яр­дәм итәргә тиеш. Ә бу ва­кытта өлкәннәр эштә булса, балаларга нишләргә? Ми­немчә, шундый нечкәлек­ләр уйла­ны­лып бетмәгән әле. Шул ук вакыт­та мәгариф министр­лыгын да аңларга була. Илдә генә түгел, бөтен дөньяда шун­дый форс-мажор хәл булган­да, онлайн-укулар – иң дөрес юл.

Әлфия Гарифуллина, хуҗа­бикә:

– Улым икенче сыйныфта укый. Ата-аналар баштан ук Skype аша онлайн-дәрес алып бару мөмкинлегенә шик белдерделәр. Укытучыбыз бе­­лән сөйләштек тә, ял көнендә онлайн-дәрес уздырып карадык. Беренче минуттан ук моның мөмкин булмавы ачыкланды. Беренчедән, ин­тернет начар эшли, вакыт-вакыт дәрес өзелә. Икенчедән, балалар югалып кала, нәрсә эшләргә белмиләр. Өченчедән, уку процессын контрольдә тоту өчен бала янында өлкән яшьтәге кеше булырга тиеш, чөнки балалар Skype белән әле эшли белмиләр, шук балалар моны уен дип кабул итәләр, шаяра башлыйлар. Кая инде монда дәрес алып бару?! Шуңа укытучыбыз белән ки­ңәштек тә, башка юлны сайларга булдык. Ул безгә электрон почта аша биремнәр бирә. Укы­тучы балаларның эш нәти­җәләрен шуннан тик­шерә.

Дамир Шәрәфетдинов, Са­мара дәүләт аэрокосмик уни­верситетының 1 курс сту­денты:

– Студентлар болай да материалларның күп өлешен мөстәкыйль өйрәнә. Бәлки, шуңа да миндә дистанцион укулар бернинди кыенлык та тудырмый. Кайбер дәресләр онлайн режимда бара. Мө­галлим – безне, без аны кү­рәбез, сораулар бирсә, без җа­вап бирәбез. Кайбер тема­лар буенча язма эш тә булга­лый. Иртән торып университетка йөгерәсе юк, шунысы рәхәт. Шулай да иптәшләрем белән аралашу җитешми. Тизрәк укулар башлансын иде!

Ышанырга да кыен, әмма мәктәп балаларының да кү­бесе шундый ук те­ләктә. “Өйдә утырып туйдык. Укы­тучыбызны, сыйныф­таш­ла­рыбызны сагындык. Бу яллар бетәме инде юкмы?” – дип зарланалар. Ата-аналарда да дистанцион укулар оптимизм тудырмый. “Җавапларга кара­ганда, сораулар күбрәк”, – ди­ләр.

Яңа эш гел шулай инде, күнегү кирәк. Сүз уңаеннан, дис­танцион эшне оештыру нечкәлекләре белән ата-ана­лар үзләренең белем бирү уч­реждениесе сайтында таныша алалар. Анда «кайнар линия» телефоннары да күрсәтелергә тиеш. Сорауларыгыз булса, оя­лып тормагыз, шалтыратыгыз. Уңышлар сезгә, хөрмәтле уку­чылар һәм ата-аналар!

Алия Арсланова.

*  *  *

9 апрельдә Рособрнадзор башлыгы вазифаларын ва­кыт­лыча башкаручы Анзор Му­саев 9нчы сыйныфны тә­мамлаучылар бары тик ма­тематика һәм рус теленнән генә аттестация узачаклар, дип хәбәр итте.

Бердэмлек