Үткән тарихның данлы битләре

0
47

30 ел элек “Камышлы хәбәрләре” газетасының беренче саны дөнья күрде

Камышлы районында басма матбугат нигезе үткән гасырның утызынчы елларында ук салынган булган. Ул вакытта Камышлыда ике газета чыгып тора – татар телендә “Югары уңыш өчен” һәм рус телендә “Путь к коммунизму”. Район газетасы сугыш елларында да чыгуыннан туктамый, Бөек Җиңүне якынайту эшенә үз өлешен кертә. Сугыштан кайта башлаган ветеран­нар да үзләренең иҗат җимеш­ләре бе­лән бергә халыкта пат­риотизм хисләре тәрбияләргә булышалар. 

Камышлы районка­сының җа­ваплы сәр­катибе булып эшләгән Екатерина Рындина (Мехно) шуларның берсе. Ул 1958 елда сугышта күргәннәрен «Путь к коммунизму» газетасы редакциясендә эшләүче талантлы журналист Лилия Шә­фигуллинага сөйләп бирә. Соңрак Лилия Шәйхулловна «Волжский комсомолец», «Волж­­ская коммуна», «Самара се­годня» басмаларында эшләп таныла, Россиянең атказанган хезмәткәре исеменә лаек була.

– Сугыш башланган көнне үк, тәүлек эчендә, редакция эше хәрби җайга салынды, – дип сөйләп китә Екатерина Мехно. – Беренче көннән үк бастыручы Зәки Гаязовны, типография җитәкчесе Александр Сальниковны, “Югары уңыш өчен” газетасының бөш мөхәррире Нәби Забировны, аның урынбасары Юнысовны, җаваплы сәркатип Сафа Әхмәтшинны, корректор Сәгыйть Әхмәт­шинны су­гышка алдылар. Алар берсе дә әйләнеп кайтмадылар, Ватаныбыз өчен һәлак булдылар. Бераздан хәреф җыючылар Закир Насыйров, Анна Юина һәм бухгалтер Кәримә Сәла­хетдинова сугыш утына кер­деләр. Хезмәткәрләр саны күзгә күренеп кимеде – тик редактор һәм секретарь гына утырып калдылар…

“Путь к коммунизму” газе­тасының баш мөхәррире булып озак еллар Василий Павлович Деваев эшли. Газетаның һәр номеры сугыш сводкалары, якташларыбызның фронттан килгән хатлары һәм Сов­информбюро сводкалары бе­лән ачыла. Шулай ук колхоз, предприятиеләр эшенә дә күп урын бирелә.

– Район газеталары өчен махсус яңалыклар төнге радио аша тапшырылып торды. Шулай итеп, оператив яңалыклар халыкка район газеталары аша килә иде. Эшебезнең мө­һимлеген аңлап, газеталарны вакытында укучыга илтеп җиткерергә тырыша идек, – дип дәвам итә сүзен Екатерина Мехно.

– Шуны да исәпкә алырга кирәк, бүгенге кебек техника юк иде бит. Яңалыклар башта машинкада басыла, аннары гранкалар җыела һәм полосага куела, ә станок кул көче белән хәрәкәткә килә иде. Шуңа күрә штатта машина әйләндерүче дип аталган должность та бар иде.

Иртәдән кичкә кадәр эш­ләнгән эшебез бик авыр булды, ял-фәлән күрмәдек. Полосаларны лампа яисә шәм яктысында укый-төзәтергә туры килде. Хәтта редакциянең мичен ягу өчен утынны да үзебез әзерләдек. Районның башка оешмалары хезмәткәрләре белән беррәттән колхоз эш­ләренә дә чыга идек. Дүрт ел буе шулай яшәдек. Ләкин берсе-бер зарланмады, үзенә тапшырылган эшне җиренә җиткереп эшләргә тырышты. Чөнки аң­лый идек – фронтта тагын да кыенрак, без шушы эшебез белән Җиңү көнен якынайтабыз.

9 майда мин, ТАСС хә­бәрләрен алу өчен, эшкә төнге сәгать икегә килдем. Приемниктан өлкә газеталарына тап­шырылучы яңалыкларда Германия капитуляциясе турында хәбәр иттеләр. Шулай итеп, Камышлыда мин беренче булып Җиңү яңалыгын ишеттем.

Иртәнге сәгать биштә, бу яңалыкны район газеталары өчен биргәндә, минем нервылар киеренкелеге чиктән ашкан иде – һәр күзәнәгем калтырый сыман. Үзем язам, үзем бүлмәнең халык белән тулуын ишетеп торам. Ирләре сугышта булган Еникеева, Тимофеева, Семикольнова апалар язганнарымны кулымнан тартып алалар, алар артыннан тагын, тагын кешеләр килә, һәрберсенең Җиңү хәбәрен үз күзләре белән укыйсы килә… 

Шатлыклы көн иде бу. Ләкин көтеп алынган Җиңү көнендә безгә, редакция хез­­мәт­кәр­ләренә, төнгә ка­дәр эшләргә туры килде. Ма­те­риалларның бер өлешен – газетада, сыймаганнарын листовка рәвешендә бастырып чыгардык. 10 майның иртәсендә иң ерак авылларда да бу хәбәрне укып шатланды халык, редакция телефоны бер минутка да тынып тормады. Камышлы якларына Җиңү хәбәре менә шулай килеп иреште… – дип тәмамлады сүзен Екатерина Мехно.

Илүсә ГАЙНУЛЛИНА.

(«Камышлы хәбәрләре»)“Камышлы хәбәрләре” газетасының хәзерге редакциясе. Басканнар (сулдан уңга) версткалаучы Руслан Полукаров, “Нур” телевидениесе дикторы Айсылу Бәдретдинова, баш мөхәррир -Рөстәм Бәдретдинов; утырганнар – Рәйсә Төхбәтшина, хәбәрче – Илүсә Гайнуллина,  җаваплы сәркатип – Ирина Макарова

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here