Үткәнен хәтерләүче киләчәген күрә: Сөембикә манарасына ай куючылар кемнәр?

0
124

2020 ел тарихи вакыйгалар юбилейларына, истәлекле көннәргә мул булырга охшаган. Шулар арасында барыбызга да кагылганы – Татарстан автономияле Совет Социалистик республикасы төзелүгә быел 100 ел тулу.

Шушы бер гасырда халкыбыз ниләр кичергән, илдә ниләр булган: хәтер йомгагын тәгәрәтеп, шуларны барлыйбыз. Татарстан тарихын язышуда кечкенә генә өлешем бар дип, уртаклашасы иттем.

Быел юбилеем уңаеннан архивымны барладым, мәктәп елларында ук сайлаган журналистлык юлымда дөнья күргән, ташка басылган язмаларымны, саргаеп беткән газета төпләмәләрен, нәшер иткән 11 китабымны актардым. Киләсе елның язына, Аллаһ кушса, кулыма каләм алуыма 50 ел тула икән. Шуның 34 елы Казан моторлар җитештерү берләшмәсе газетасында узды. Вакытлы матбугат язмаларының гомере кыска, «кем, кайчан һәм кайда» сорауларына җавап бирә, халыкка мәгълүмат илтә дә, шуның белән шул дип уйлыйлар. Заман сулышын, мотор төзүчеләр сулышын чагылдырган язмаларым арасында бүгенге тормыш өчен дә кызыклылары байтак.

Әйтик, узган гасырның 90нчы елларыннан башлап, Татарстанда бер-бер артлы ачылган яки элеккеләре кайтарып алынган мәчет манараларына айлар куюны кемнәр башлап йөргән? Казан Кирмәне диварына беркетелгән ЮНЕСКО билгесен кем ясаган? Сәедгалиев мәйданындагы «Хөррият» монументының күккә ашкан өлеше кем куллары белән иҗат ителгән? Кол Шәриф мәчете манараларына ай ясаучыларны беләсезме? Сөембикә манарасына кабаттан ай куюны хәтерлисезме? Моны кем башлап йөрүеннән хәбәрдармы?

ТАССРның 100 еллыгын зурлап билгеләп үткәндә, әйдәгез, мин сезне Ленин һәм Октябрь революциясе орденлы Казан моторлар җитештерү берләшмәсе (киләсе елга берләшмәгә нигез салынуга 90 ел тула, димәк, тагын юбилей!) цехларында йөртәм, меңъеллык тарихлы чал Казаныбыз урамнары буйлап сәяхәткә чакырам.

Кол Шәриф мәчете манарасының аен кем ясаган?

2001 ел. Яңа гасыр язы мотор төзүчеләргә куанычлы мәшәкатьләре белән килде. Казаныбызның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүен раслаучы ЮНЕСКО символ-эмблемасын ясап, аны чал Кремль диварына беркетүгә әзерләү — бик тә җаваплы дәүләт заказы. Башкалабыз Казанны матурлау өчен моңарчы да күп эшләр башкарганлыктан, бусында да җиңел кулдан эшкә алындылар. Теләсә кайсы тимердән очкыч йөрәге — авиация моторлары, меңнәрчә чакрымнарга сузылган газ магистральләрендә газ кудыру станцияләре ясарга сәләтле мотор төзүчеләр моны ясамыймы соң?! Һәм белгечләр һөнәр ияләре тутыкмас корычтан санаулы көннәрдә эмблеманы өлгерттеләр.

1 тонна авырлыктагы, биеклеге 3,5 метр, диаметры 2 метрлы эмблеманың 38 һәм 39 цех технологлары башта сызымнарын эшләде, һәр операцияне башкаруның төгәл чылбырын булдырды. Станокчылар Наил Давыдов, Василий Казанцев, Анатолий Михайлов, Таһир Фазылов, Виктор Марицкин җыю, шомарту-ялтырату эшләрен башкарып, әзер хәлгә китерделәр.

Чал тарихлы Казаныбыз үзенең меңъеллыгын билгеләп үтәргә әзерләнгән 2000-2001 еллар бу. Бар җирдә колачлы төзелешләр гөрли, юллар яңартыла, мирас барлана. Кремльдә Кол Шәриф мәчете төзелеп килә. Мәчет гөмбәзен бизәү өчен лалә чәчәге һәм манараларына айлар ясау да мотор төзүчеләргә ышанып тапшырылды. Әҗер-саваплы бу җитди эштә йөздән артык кеше катнашты. Күләме, әһәмияте ягыннан әлеге саллы эшнең эскиз проектлары килүгә, инженер-технологларыбыз сызымнар, программалар эшләде. Баш технолог бүлеге белгечләре исә шул сызымнар буенча металлдан ай ясауның һәр операциясен, ысулларын, башкарып чыгу юлларын бәйнә-бәйнә яздылар. Хөкүмәт җитәкчеләренең ышанычын да акларга, тарихка кереп каласы эштә сынатмаска да кирәк.

«Моңарчы безгә таныш булмаган бу эш — мотор җитештерүчеләр осталыгына имтихан», — дип аңлатты шушы заказ өчен җаваплы баш инженер урынбасары Юрий Лебедков. Шуннан соң Юрий Александрович безне бүлектән бүлеккә, цехтан цехка айлар, лалә чәчәге ясау барышы белән таныштырып йөрде. Без үз күзләребез белән 5 сантиметр калынлыктагы тутыкмас корычтан гөмбәз үзәгенә куеласы 160 сантиметрлы ярымай ясалуына шаһит булдык. Мәчетнең як-ягындагы манараларын бизәргә тиешле, диаметры 150 сантиметрлы 8 айның да ничекләр ясалуын күрдек. Кыскасы, санаулы айларда тупас корычтан ялт-йолт килеп торган ислам символлары — айлар ясап, тимердән тылсым тудырдылар безнекеләр.

102нче участокта Михаил Киселев зур металл табаклардан (стальные листы) калыплар кисте. Икенче цех токаре Фәрит Нигъмәтҗанов аларны кырдырды, юкартты. Биш төрле операция үтте Фәрит кулыннан. Ә 17нче цех авыр корыч өлгеләргә гомер бирде: берләшмәнең иң оста эретеп ябыштыручысы Фәргать Вафин ярымай өлгеләрен икесен бергә кушып, тиешле формага кертте, токарь Владимир Смирнов як-якларын кырдырды, Рәшит Гәрәев шомарту эшләрен башкарды.

Гасырларга каласы эш башкардык. Аның сыйфаты, күңелдә горурлык хисләре сакларлык матур итеп башкарылуы өчен күпме кеше тырышты?! Еллар үткәч тә, менә бу Кол Шәриф мәчете манараларын бизәүче айларны без ясаган идек бит, безнең әтиләр, бабайлар кулы белән эшләнгән иде, дип күпме буын горурланачак. Дөрес, цехыбызның элегрәк тә шушындый үзенчәлекле шәһәр заказларын үтәп, ышанычны аклаганы булды. Җәяүлеләр урамы дип аталган Бауманга аяк баскан саен, күңелне горурлык били: бихисап яктырткыч фонарьларны, баганаларны, урындыкларны без ясап илттек.

Ә олысын-кечесен, барча туристларны җәлеп иткән «Су анасы» фонтанын кем ясаган дигәндә, тагын мотор төзүчеләр! Федор Шаляпин һәйкәле төзелешенә дә өлеш керттек әле. Яңа Савин районындагы «Болгар» мәчете манарасында да безнең куллар җылысын сеңдергән ай ялтырый. Авыл-район мәчетләренә ясап биргән айларның исәбен дә оныттык», — ди шушы 17нче цех җитәкчесе Рәшит Закиров (Рәшит Галләм улы үзе дә күптәннән берләшмәдә генераль директор урынбасары вазыйфасын алып бара), ихлас куанып.

Гөмбәз уртасындагы 5,5 метр биеклектәге нык үзәккә ярымайны ясауны да, аны утырту-җыюны да шушы 17нче цех уңганнары башкарды. Ялтырату, җыю эшләре тәмамлангач та, бу конструкцияләргә Мәскәүдәге бер предприятиедә алтынсу йөгертелде, яңгырларга, давылларга бирешмәслек нык хәлгә китерелде. Мотор төзүчеләр юл чыгымнарын да үзләре күтәрде. Татарстан тарихы хәтеренә теркәлгән күпме эшләр бит болар! «Кол Шәриф мәчете манараларына айларны Казан мотор төзүчеләр эшләде», — дигән шушы нибары бер җөмлә артында күпме хезмәт ята.

Татарстан әләмен уйлап табуда кемнәр катнашкан?

1990 елда Кабан арты мәчетен мөселманнарга кайтарып алуга ирешкән Исхак хәзрәт Лотфулла хакында тарихи-публицистик очерклар җыентыгы әзерләгәндә, миңа милләтем, динем дип яшәгән һәм бу юлда тырышлыклар куйган күп шәхесләр белән әңгәмә кору насыйп булды. Моңарчы беркайда да басылмаган тарихи мәгълүматларга да юлыктым.

90нчы еллар башында Татарстанның Мәдәният министрлыгында төзелеш эшләре, борынгы тарихи-мәдәни һәм архитектура истәлекләрен саклау, торгызу тармагын җитәкләгән, Татарстанның атказанган төзүчесе, СССР Газ промышленносте министрлыгы отличнигы Габбас Нурулла улы Мөхәммәдшин якташы Исхак хәзрәт Лотфулла хакында хәтирәләре белән уртаклашып кына калмады, татар халкы, республикабыз өчен ниләр башкаруларын сөйләде. 2014 елда татар һәм рус телләрендә дөнья күргән «Исхак хәзрәт Лотфулла» китабында Габбас Нурулла улының да чордашы белән бергәләп ничек эшләүләре хакында язмасы урын алды.

«1991 елда шактый җимерек Кабан арты мәчете бинасын Исхак хәзрәт үз карамагына алып, аны торгызуны башлап җибәргән иде. Министрлыктан әз генә булса да финанслау табып, без икәү — Исхак үз ягыннан, мин икенче яктан, төзелеш-ремонт эшләрен җәелдердек. Берничә айдан соң мәчет өр-яңа түбәле булды. Мәчет манарасын тизрәк айлы итәсе килгән Исхак хәзрәт мәхәллә халкы белән очрашуларның берсендә, барысының күз алдында еллар буе берәмтекләп җыйган акчасын бирде. Иң куанычлысы — манара очына тантаналы төстә алтын ай күтәрелде. Айны манара очына беркетүдә фәнни-реставрация идарәсе инженеры Александр Костин зур тырышлык күрсәтте.

Исхак хәзрәтнең дин юлындагы изгелекләре санап бетергесез. Ул Казанның Яңа бистәсендә «Иске таш» мәчетнең манарасын төзәтүдә, аны айлы итүдә күп тырышлык куйды. Сөембикә манарасына ай куюда да якын киңәшчем, күп киртәләрне узганда рухи яктан көч биреп торучым булды», — дип язды Габбас абый.

Шул ук хатирә-истәлегендә Г.Мөхәммәдшин республикабыз әләме — өч төстәге байрак ясату мизгелләрен искә төшерде.

«1990 елның җәй уртасы. Республика газетасында дәүләтебез байрагы турында тәкъдимем басылып чыкты. Әмма берничә көннән соң үзебезнең шактый дәрәҗәле ике шәхес минем вариантка каршы телевизордан чыгыш ясадылар. Аларга байракның яшел-ак-кызыл төсе һәм яшел фондагы ай белән җиде почмаклы йолдыз ошамады. Алар Татарстан байрагы зәңгәр-ак-кызыл төстә булырга тиеш дигән фикерне үткәрделәр, тәкъдимнәрен газеталарда бастырдылар.

Бу хакта Совет Армиясе офицеры булып озак еллар хезмәт иткән, оештыру һәм юридик яктан зур әзерлекле Исхак хәзрәт белән уртаклаштым. Аңа күз алдыма китергән байрак макетын һәм газетадагы мәкаләмне күрсәттем. Шушы макет буенча 500 данә флаг үрнәген ясатып булмасмы дип сорадым. Исхак — сүзендә торучы, вәгъдәле кеше: бер атна да үтмәде, ул үз акчасына бер әрҗә флаг эшләтеп китерде. Шуның 200ен үземә калдырдым, 100 данәсен таныш депутат аша Югары Советта таратуын сорадым. Үземдә калганнарын министрлыкка килүче кунакларга, дусларга, фикердәшләргә тараттым.

Озак та үтмәде, Дәүләт советыбыз минем вариантны исәпкә алып (ай белән йолдызны күрсәтмичә) Татарстан дәүләте флагын без тәкъдим иткән төстә: яшел белән кызыл төсләрне бертигез итеп гамәлгә кертте. Рәхмәт сиңа, Исхак дус! Синең ярдәмең булмаса, байрагыбызда яшел төс булмас иде», — дип, тарихи мәгълүматларын уртаклашты Мөхәммәдшин.

Сөембикә манарасына ай кую эшен кемнәр башлап йөргән?

Габбас абый Сөембикә манарасына ай куюны нибары бер җөмлә белән искә алды. Әмма мин аннан бу хакта бәйнә-бәйнә сораштым. Сөембикә манарасын кабат айлы итүне ничекләр башлап йөрүен һәм 1990 елның 23 августында манарага ай куелу тарихын «Исхак хәзрәт Лотфулла» китабында иркенләп язып, киләчәк буыннарга җиткерүне кирәк дип таптым.

Габбас абый Мөхәммәдшин Сөембикә манарасы тарихын өйрәнүгә бик җитди килә. Ун ел буена архивларда утырып, тарихи чыганакларны берәмтекләп табып, 2002 елда «Семь ступеней минарета Сююмбеки» дигән тарихи-публицистик китабын бастырып чыгара. Тиз арада таралып беткәч, 263 битлек әлеге китап халык соравы буенча 2003 елда кабат нәшер ителә. Илдәге атеизм чорында алып ыргытылган ай 60 елдан соң кабат Сөембикә манарасына куела.

Диңгез өсте тигезлегеннән исәпләгәндә, Казанның бу иң югары ноктасында безне сәламләүче Сөембикә манарасына ай куела, астарак, айны күтәреп торучы шарлар эченә Татарстанның беренче мөфтие Габдулла хәзрәт Галиулла Коръәни Кәрим китабын куеп калдыра. Бу хәбәр көнендә-сәгатендә республиканың барлык мәгълүмат чараларында актив яктыртылды да онытылды. Нигә шундый нәтиҗәгә килдем дисезме? Чөнки Сөембикәне айлы итү хакында интернет челтәрендә язмалар юк. Париж өчен Эйфель манарасы, Нью-Йорк өчен Азатлык статуясы ничек кадерле булса, татар дөньясы, татар башкаласы өчен Сөембикә манарасы да шундый ук кыйммәткә ия. Сөембикә манарасына кабаттан ай куйдыру тарихына күз салу артык булмас. Замандашыбыз, чыгышы белән Лениногорск районы Кирлегәч авылыннан булган Габбас абыйның күңел, җан таләбенә әйләнгән гамәле ич ул.

Республиканың мәдәният министры урынбасары булып эшләгәндә шушы ниятенә керешә ул. Министрның моңа каршы булуына карамастан, кача-поса булса да ай ясату артыннан йөри. «Семь ступеней минарета Сююмбеки» китабында бу хакта мәгълүмат байтак. Чын тарихчы буларак, Габбас Мөхәммәдшин Сөембикә манарасыннан 1917 елның 16 сентябрендә ике башлы каракош сүрәтен төшерү һәм 1918 елның 8 мартында ай куелу тарихын да безгә язып калдырган. Бу вакыйгаларга кагылышлы документларны эзләп тапкан, манарага менүчеләрнең исем-фамилияләрен ачыклаган, китабында аларның фотосурәтләрен дә биргән.

Кызганыч, 30нчы елларда мәчетләребезгә, чиркәүләргә һөҗүм башлангач, Сөембикә манарасындагы ай да алып ташлана. Хәзергәчә аның кайдалыгын белүче дә юк. Ниһаять, 60 елдан соң халык, киң җәмәгатьчелек көткән вакыйга — Сөембикәне айлы итү турында укыйбыз. Бу Габбас абый кебек кыю көрәшчеләр аркасында мөмкин булды. Автор китабында Татарстан АССР Министрлар Советы рәисе (1991-1995 елларда ТР Министрлар кабинеты рәисе) Мөхәммәт Галләм улы Сабировның кыюлыгын ассызыклаган. «Манарага ай куюны рәсмиләштерү өчен (билгеле булганча, ай инде 23 августта манарага куелган) Мөхәммәт Галләмович ТАССР Министрлар советының махсус карарын әзерләтә һәм 1990 елның 24 августында аңа кул куя. Шулай итеп, уңнан да, сулдан да килеп чыгу ихтималы булган ударны үзенә ала», — дип сокланып, рәхмәтләрен яза ул.

…49 еллык иҗат юлымда, шөкер, әлегәчә журналист каләмемне кулдан төшергәнем юк. Татарстан АССРның 100 еллыгын билгеләп үткәндә уртаклашыр хәбәрләрем дә байтак икән. Моторлар төзү берләшмәсенең башта «Завод правдасы», үзгәртеп кору чорларында «Хезмәт», бераздан «Хезмәт юлы»дип аталган күптиражлы газета төпләмәләре, соңгы 20 елда республикабызның атаклы дин әһелләре, мәчетләр эшчәнлегенә багышлап язган китапларым еллар кайтавазы булып бүгенгегә тоташтылар.

Вәсилә Рәхимова

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here