Домой Главные новости Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенгесе бәхетле

Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенгесе бәхетле

0
Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенгесе бәхетле


Хатыйп һәм Саҗидә Билаловларның алтын туйлары!

Алтын туйлар гел булып тормый, ә инде була икән, бу чынлап та юбилярларның гаиләсе, бөтен туган-тумачалары өчен зур һәм шатлыклы вакыйгага әверелә. Мондый бәйрәмнәр гаиләнең бердәмлеген һәм татулыгын, андагы күркәм гадәтләрне һәм йолаларны чагылдыра.

Юлда очраган киртәләрне бергәләп җиңеп, бәхетле миз¬гелләргә куанышып, тормыш сукмакларыннан җитәкләшеп атлау бәхете һәркемгә дә елмаймый. Безгә менә шундый бер гаилә белән күрешеп, туйганчы сөйләшеп, серләшеп утырырга насыйп булды.

Камышлы районы, Иске Ярмәк авылында яшәүче Хатыйп Нури улы һәм Саҗидә Саҗит кызы Билаловлар – тату һәм нык гаиләләрнең берсе. Аларны авылыбызның олысы да, кечесе дә хөрмәт итә, үрнәк алырга тырыша. Шулай булмый ни? Алар бит икесе дә шушы авылда туган, үскән, гаилә корган, балалар үстереп, хезмәттә яшәгән. Хәзер дә төп нигезнең җылысын саклап яшиләр алар.

50 ел буе кулга-кул тотынышып тормыш сукмагыннан атлау бәхете бөтен кешегә дә тәтеми. Тормышта төрле хәлләр була. Билаловларның үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле. Шундый матур көнгә алар ничек килеп җиткәннәр соң? Тормыш кыйссаларын тыңласаң – исең китәрлек, сокланып та, көнләшеп тә куясың.

Билаловлар сугыштан соңгы тормыш җайланып кил¬гән чорда туганнар. Хатыйп Нури улы биш балалы гаиләдә үскән. Аның игезәк сыңары Халикъ та бар иде, кызганычка, шушы көннәрдә генә озак авырудан соң вафат булды. Авыр туфрагы җиңел булсын иде.
Хатыйп, мәктәпне тәмамлагач, Куйбышев транспорт юлы техникумында укып, механик һөнәре алып чыга. Ул 5 ел Камышлы районының «Автобаза-26» хуҗалыгында юллар төзи, аннан соң туган авылына кайтып төпләнә дә «Коминтерн» колхозында эшли башлый. Җитәкчеләр Хатыйп Билаловның тырыш хезмәтен, һәр эшне төгәллек белән, җиренә җиткереп башкаруын күреп, иң җаваплы участокларга куялар. Механик, МТМ җитәкчесе, колхоз рәисе урынбасары, кайда аның сәләте кирәк – шунда эшли. Колхоз производствосында 30 ел эшләп, лаеклы ялга чыга.

1952 елда авылдашы, сөйгән кызы Саҗидә Саҗит кызы белән гаилә корып, матур гына яши башлыйлар. Саҗидә һәм энесе Рәхим яшьли әнисез калсалар да, ятимлек ачысын сизмиләр. Аларның бәхетенә әтиләре Мөкатдәрә әниләрен алып кайта. Гаиләдә тагын өч бала туа – Гөлсинә, Асия һәм Рәшит. Ишәя барган оныкларны тәрбияләргә Шәмсегаян әбиләре һәм Сарим бабалары ярдәм итәләр.

Саҗидә, мәктәпне тәмамлагач, кибетче һөнәрен үзләштерә һәм хезмәт юлын Иске Ярмәк мәктәбе буфетында башлап җибәрә. Анда – 15 ел, авыл кибетендә – 12 ел, почта бүлегендә 8 ел эшләп пенсиягә чыга. Саҗидә Саҗит кызы да үзен уңган, гадел, тырыш хезмәткәр итеп күрсәтте. Өендә дә уңган-булган хуҗабикә, яраткан әни, сөекле тормыш иптәше һәм итагатьле килен була бел-де.
50 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып уллары Илдар, кызлары Зилә һәм Зөлфия дөньяга киләләр. Аларның өчесенә дә яхшы тәрбия, белем биреп, зур тормыш юлына аяк бастырдылар. Балалары барысы да гаиләле, Әлмәттә яшиләр һәм эшлиләр. Бүгенге көндә Билаловларның биш оныклары һәм бер оныкчыклары бар.

Саҗидә апа кайнанасы белән – 22, кайнатасы белән 26 ел бергә тату яшәп, бәхиллекләрен алып, хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар.
Олы буын кешеләре белән бергә яшәгән гаиләдә, гадәттә, тавыш-гауга чыкмый, ни булса да, сабырлык белән, киңәшеп, проблеманы уртага салып хәл итәләр. Шундый мохитта үскән балалар да тәртипле була. Билаловларның балаларына һич тә тел-теш тидерерлек түгел. Ә ата-ана өчен балалары тәртипле, тәрбияле булса – иң зур бәхет инде.
Гомерләрен хезмәткә багышлап, йорт-җирләрен гөлбакчага әйләндереп, өй тутырып балалар үстергән, туганнарының, авыл-дашларының хөрмәтен яулаган, ә иң мөһиме, бер-берсенә карата мәхәббәт хисен югалтмаган Хатыйп Нури улы һәм Саҗидә Саҗит кызы Билаловларны алтын туйлары белән котлап, иң изге теләкләрне генә юллыйсы кала. Исәнлектә, балаларының игелеген күреп, намаз-догада булып яшәргә язсын иде аларга.

автор: Фәния Кәримова

“Бердэмлек”