ТНВ яңа сериал күрсәтә башлый: «Санта-Барбара» язу максаты юк бездә»

0
52

Теләчедә узган «Алмаш» сериалын тәкъдим итү чарасыннан репортаж.

«Яңа гасыр» телеканалында – яңа сериал! 20 сериядән торган «Алмаш» сериалы 5 декабрьдән күрсәтелә башлаячак. Аны җәй айларында Теләченең Алан, Иске Җөри авылларына барып төшергәннәр. Камал, Тинчурин, Әлмәт театры артистларыннан тыш, кастинг аша үтеп, съемкаларда район халкы да катнашкан.

Шуңа күрә сериалны тәкъдим итү чарасын да Теләчедә үткәрделәр. Казан артистлары һәм журналистлар районга кайтып, беренчеләрдән булып, «Алмаш»ның ике сериясен карадык. Үзебез генә түгел, әлбәттә, зал шыгрым тулы иде. Изрәп, дөньябызны онытып, шырык-шырык көлеп, рекламага бүленмичә карадык.

Сериалның төп темасы – авылга мәхәббәт. Төп геройлар – Самир һәм Әмир исемле игезәкләр. Самир – авылдагы зоотехник, Әмир – шәһәрдәге «текә» эшмәкәр. Ләкин көннәрдән бер көнне Самир аягын имгәтә, хастаханәгә эләгә. Больничный алып, тыныч кына аяк төзәтеп яту турында сүз булмый монда. Аяк түгел, «тояк» кайгысы башлана.

Игезәкләрнең әти-әнисе, пыр тузып, хастаханәгә килеп җитә – ничек тә Самирны эшкә чыгарырга кирәк! Колхоз эшендә бер көн дә больничныйга чыгарга ярамый, бу кадәр әйбәт эш урынына шундук яңа кеше табачаклар. Бизнесмен Әмир, шәһәрдәге зур эшләрен ташлап, игезәк сыңары Самир урынына авылга кайтып китә…

 Фото: © Михаил Захаров

Төп рольләрне Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Алмаз Сабирҗанов, Гамил Әсхәдулла, Әсхәт Хисмәтов, Айгөл Шәкүрова, Фирая Әкбәрова, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев уйный. Режиссер – Алмаз Әкбәров, сценарий авторы – Алмаз Әкбәров һәм Альберт Шакиров.

«Әлмәндәр картның оныклары турында сериал төшерәсе килә»

«Алмаш» сериалы турында фикерләрне барладым.

Илшат Әминов, «Яңа гасыр» телеканалының генераль директоры:

 Фото: © Михаил Захаров

– Безнең өчен һәр сериал бала кебек. Аны көтеп аласың, тамашачы күрерме, яратырмы, кабул итәрме, дип дулкынланасың. «Алмаш» сериалында авыл халкын, бүгенге чынбарлыкны, туган нигезгә кайтуның кирәклеген күрсәтергә тырыштык. Ул – авылның йөрәге турында төшерелгән сериал. Теләче хакимиятенә зур рәхмәт, алар белән бергәләп матур итеп эшләдек.

Әле бу сериал белән генә туктамаска исәп. Менә яңа сценарий китерделәр: «Әлдермештән Әлмәндәр»дәге Әлмәндәр картның оныклары Әҗәл белән очрашалар да, яңа вакыйгаларга килеп керәләр. Менә шул сериалны да төшерәсе килә. Авыр тормышта бераз көлешеп, яхшылыкка омтылып, яктылыкны бергә булдырсак иде.

«Бу сериалда хәзерге авылларның ныклыгын күрсәтергә теләдек»

Сценарий авторы Альберт Шакиров белән дә сөйләшеп алдык.

 Фото: © Михаил Захаров

– Татар телендәге фильмнарның, сериалларның булуы – уңай күренеш, – ди Альберт Шакиров. – Без бу форматта әле берничә ел гына эшлибез. Ел саен берәр сериал һәм фильм төшерергә, дигән максат бар. Әлеге даими хезмәтнең нәтиҗәсе инде сизелә. Команда профессиональләшә бара, хәзер катлаулырак съемкалар эшләү мөмкинлеге бар, оештыру ягыннан да шомарабыз.

Моңарчы «Рәхәт яшибез» һәм «Бер-бер хәл» сериалларын төшергән идек. Шушы өч сериалда да төп рольләрне бер үк кешеләр уйнады, алай эшләгәндә остару сизелә, дәрәҗә үсә. Бүгенге көндә сыйфатлы продуктлар чыгарыла, дип әйтә алабыз.

– Бу сериалны төшерү алдагыларыннан катлаулырак булдымы?

– «Алмаш» сериалында съемкалар табигатьтә үтте, бу – катлаулырак. Аллага шөкер, җиңеп чыктык, мондый дәрәҗәдә дә эшләп була икән, дидек. Киләчәктә кызыклы кадрлары, локацияләре күбрәк булган, динамикалы сериал төшерү эше дә җайга салыныр, дип уйлыйм. Киләсе сериалларда исәпкә алырга дигән моментлар бар, аны актерлар белән эшләүче режиссер Радик Бариев белән дә утырып сөйләштек.

– Ни өчен Теләчедә төшердегез?

– «Алмаш» сериалының максаты – заманча авылның яшәешен, ныклыгын, мөмкинлекләрен күрсәтү. Беренчедән, съемкаларга кайтып йөрисе бар, дип, Казанга якынрак булган авылларны сайладык. Икенче яктан, бизәмичә дә күрсәтерлек матур авыллар, яхшы йортлар кирәк иде. Казан артында андый татар авыллары күп, Теләчене сайладык.

– Театр артистларының спектакль уйнаудан чыгып җитә алмавы сизеләме?

– Хәзер фильм, сериалларда уйнаган театр артистлары күп. Бездә генә түгел, русларда да шактый алар. Индустрия булса, аның тәртипләренә күнә торган артистлар бар. Әгәр аңа максат дөрес итеп куелган икән, артист аны уйнап чыга. «Театральщина» диюне хәзер стереотип дип саныйм.

Ике режиссер – Радик Бариев һәм Алмаз Әкбәров тиз уртак тел таптылар һәм сериалның максатын аңлата алдылар. Режиссерлар командасы да көчле, артистлар составы да профессиональ булды.

 Фото: © Михаил Захаров

– Сценарийны озак яздыгызмы? Бу – авыр эшме?

– Көз көне үк фикерләрне билгеләп, утырып сөйләштек тә, узган ел шушы вакытларда тотынганмындыр. Июнь аенда төшерү процессына килеп җиттек. Чиста сценарий язуга килгәндә, озак түгел.

– 20 серия җитәрлекме? Әз түгелме?

– Таман гына. Бер серия 26 минут бара, 20 серия эчендә ниндидер тарихларны сөйләп бетереп була. Еллар буе бетми торган «Санта-Барбара» язу максаты юк бездә. Төрлелек булырга тиеш. Тарихи, музыкаль, комедия – төрле жанрлар булсын, татар сериалларының саны күп булсын, – диде Альберт Шакиров.

«Бүтән кинода төшмәм, беренчесе һәм соңгысы булыр, дигән идем»

Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Г.Камал театры артисты, Самир һәм Әмир ролендә:

 Фото: © Михаил Захаров

– Бу – минем фильмда төшү буенча беренче тәҗрибәм. Моңарчы эпизодларда гына уйнаганым булды, җитди рольләр башкармадым. «Алмаш»та игезәкләрне уйнау миңа икеләтә авыр булды. Үзенә күрә сынау булды инде ул. Авыр бирелде. Бүтән төшмәм, беренчесе һәм соңгысы булыр, дигән идем.

Беренче серияләрен карадым – тагын төшәсем килә. Кадрлар уңышлы, матур итеп җыйганнар. Намуслы хезмәт күренә, җылылык сизелә. Ә җәй буе төшергәндә, анда бер дә кызык әйбер юк кебек иде.

Үземә куелган максатның бер өлешен ерып чыктым, дип уйлыйм, әле тамашачы ничек кабул итәр – анысы да бар бит. Үземнән яртылаш кына канәгать калдым. Үзеңнән тулысынча канәгать булу – соңгы чиктер инде, барыбер кимчелекләреңне күрә белергә кирәк. Ансыз алга китеп булмый. Бу сериал минем өчен алга китүдерме, юкмы – алга таба карарбыз.

Алмаз Сабирҗанов, Г.Камал театры артисты, баш бухгалтер Рәдиф Идрисович ролендә:

 Фото: © Михаил Захаров 

– Моңарчы фильмнарда төшкәнем бар иде. «Ибн Фадлан»да тискәре рольне уйнадым, Тукай булып та уйнап караган бар… «Алмаш»ны төшерү отпуск вакытына туры килде, айдан артык вакытыбыз Теләчедә үтте. Матур эшләдек, командабыз әйбәт булды.

Сәхнә һәм камера каршында уйнау – икесе ике төрле, аерым тәҗрибә таләп итә торган эш. Сәхнәдә кат-кат бер үк әйберне уйныйсың, буяулар өстәргә мөмкин. Фильмда камера алдына чыгуга эмоцияне күрсәтеп бирергә кирәк. Әмма фильмда төшә-төшә, процесс алга таба бара, үзеңә анализ бирә башлыйсың. Кайбер кеше үзен экраннан күргәндә сокланып утыра. Мин үземне кинодан карарга яратмыйм.

Гамил Әсхәдулла, «Мунча ташы» эстрада театры җитәкчесе, Илдус ролендә:

 Фото: © Михаил Захаров

– Бишенче мәртәбә фильмда төшүем. Үзем дә 2 фильм төшергән кеше. Съемкаларга Түбән Камадан килеп йөрдем, җиңел булмады. Җәй шулай үтеп китте. Шулай да, сәләтле кешеләр белән эшләү рәхәт. Әгәр актер киноны белә икән, дубльләр әзәя, вакытка да экономия ясала. «Алмаш» сериалында Камал театрыннан яшь артистлар күп, яшь энергетика өстенлек итә. Мин басынкы, авылны нык белгән, элеккене сагынып, бүгенгегә буйсынып яши торган Илдус ролен уйнадым.

Фирая Әкбәрова, Камал театры артисты, Самир белән Әмирнең әнисе ролендә:

 Фото: © Михаил Захаров

– Режиссерлар да, сценаристлар да остара бара. Мин сериалда – дуамал иремне тынычландырып, йомшартып торучы хатын-кыз ролендә. Тормышта ничек, сериалда да шулай – әллә ни уйнарга туры килмәде. Тормышта да йомшак кына сөйләшәм, кешегә каты бәрелмим.

  • «Алмаш» сериалын «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшергән.
  • ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
  • «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» тамашачысы сериалны 5 декабрь көнне эфирда күрә алачак.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here