Домой Жизнь татар Тормыш йөген тарта җигелеп….

Тормыш йөген тарта җигелеп….

0
Тормыш йөген тарта җигелеп….
Мәрьям Гый­лаҗева (уңда) апасы Кәүсәр белән

Безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз бик күп авырлык­лар күреп яшәгән кешеләр. Ә бүген тормыш йөген ат урынына җигелеп тарткан әби-апаларыбыз, түбәтәйле аксакалларыбыз ничек яши? Мохтаҗлык, авырлыклар кичермиләрме? Төрлечә яшәүчеләр бардыр шул. Күрәбез, кемдер балда-майда, балалары хөрмәтендә йөзә, икенчеләре, ялгызлыктан тилмереп, тәрәзәдән күзен дә алмыйча, якыннарын көтеп утыралар, ә кайберләре картлар йортында интегә…

Кайсы гаиләгә барып керсәң дә, үз хәсрәте, үз нужасы бар шул. Тормыш беркайчан да бодай кыры кебек ялтырап ятмый, диңгез кебек бераз тынып тора да, ярсуланып китеп, дулкыннары белән ярга бәрелә башлый. Олылык чорында авырлыклар белән гомер иткән кешеләрне күрсәң – йөрәк сыкрый, ә матур итеп яшәгән кешеләр белән очрашсаң, күңел күтәрелеп китә. Похвистнево районының Гали авылында миңа да шундый көр күңелле, сабыр, тормышын гөрләтеп үзе алып баручы апа белән очрашырга насыйп булды. Ул – Мәрьям Сәмигулла кызы ГЫЙЛАҖЕВА.

Мәрьям апа шушы авыл кы­зы. Яшьтән эш тәмен тоеп, әти-әнисенә булышып үскән кыз, 8нче сыйныфны тәмам­ла­гач, баш­ка җиргә китү ту­рындагы уйны ба­шына да ки­терми, Тарзеев исе­мендәге кол­хоз фермасына сыер савучы булып эшкә бара.

– И-и, ул беренче көннәрдәге кыенлыклар! – дип искә ала Мәрьям апа. – Инде ничә еллар эшләгән апалар артыннан өлгереп булмый, куллар тала, берни тоймый. 14 яшьлек кыз баланың кулында әллә ничә сыер саварлык көч тә юк бит әле. Ләкин тора-бара мин дә өйрә­неп киттем, кайчакта апа­­ларны да уздырып җибәрә идем.

Мәрьям ападан сыер са­вучыга хас булган сыйфатлар турында сорашам, чөнки хәзер­ге яшьләр бу һөнәрне сайлар­га ашыкмыйлар бит. Хәер, гөрләп эшли торган фермалар да юк бит инде хәзер.

– Һәр эшне дә яратып эшләр­гә кирәк, – ди Мәрьям апа. – Хәзерге хезмәт күпкә җи­ңелрәк, аппарат белән са­вылган сөт чиләккә түгел, ту­рыга махсус торбаларга китә. Ә без заманында малларга аш пешерә идек. Сыерларның аякларын яздыру өчен йөретеп килү, сыртларын кырып сти­муллаштыру каралган иде. Ә капчыктагы фуражны үзебез күтәреп улакларга сала идек. Хәзер күп әйбер механизация ярдәмендә башкарыла, мал сарайларында чисталык, эшлә генә. Хәер, без дә эшебезне, үзебезнең карамактагы мал­ларны яратып эшли идек.

Мәрьям ападан гаиләсе ту­рында да сорамыйча булдыра алмадым.

– Кояш чыкканчы торып эшкә киткәнсез. Балалар да булган. Ничек барысына да өлгерә идегез?

– Үзебезнең авыл егете Җәгъфәр белән гаилә корып җибәрдек. Ул тракторда да, төзүчеләр бригадасында да эшли иде. Бер-бер артлы балалар туды: кызыбыз Гөл­чәчәк, улыбыз Илдар, төп­чек кызыбыз Гөлназ. Шул балаларыбызга куанып, көне-төне эшләп, гомер узганын сизми дә калдык. Барысына да өлгердек, яшь чак – егәрле чак бит ул. Сәгать өчтә торасың, кош-кортларга салып, үз сые­рыңны савып көтүгә куасың, балаларның кием-са­лымын әзерләп, өстәлгә ипи белән сөт куеп эшкә китәсең. Эштән кайткач та ял юк. Мич ягу, ипи салу, аш пешереп, ашатып, балаларны мәктәпкә озату… Дөрес, 20 ел кайнана белән яшә­дем, Хөсникамал әни без эштә чакта балаларга, йорт җиргә күз-колак булып тора иде. Үз әниемне дә 6 ел буе карадым, 92 яшендә вафат булды. Хәзер инде барысына да Коръән укы­тып, дога кылып торабыз.

Мәрьям Сәмигулла кызы 36 ел буе ферма юлларын таптаган. Күпме Мактау кәгазь­ләренә, Рәхмәт хатларына лаек булган! Хезмәт сөючән апага хөрмәтем тагын да артты, тормыш сөючәнлегенә дә соклануым чиксез. Тормыш ип­тәше Җәгъфәр Шиһабетдин улы вафат булгач та, хатын тө­шен­келеккә бирелми. Венера бистәсендә яшәүче ялгыз Кәү­сәр апасын үз өенә алып кайта, менә җиде ел инде аны тәрбия­ли. Кайбер кешеләр үз әнилә­рен дә карамыйлар, ә Мәрьям апа үзе дә олылык чорына ке­реп баруына карамастан, олы кешене тәрбияли. Бу һәркемнең дә кулыннан килми, Мәрьям апа кебек шәфкатьле, миһербанлы кеше генә булдыра моны. Йорт җирләре дә, бакчасы да гөлт итеп тора. Әлбәттә, балалары да булышалар. Күршеләре, туганнары, авылдашлары белән аралашып яши Мәрьям апа, һәркемгә, көченнән килгәнчә, ярдәм итәргә тырыша.

Туганнарының, якынна­ры­ның, туган җиренең кадерен белеп яшәүче тынгысыз Мәрьям Сәмигулла кызы Гыйлаҗевага сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телисе килә. Эш­ләгән игелекләренең әҗер-са­вапларына ирешергә язсын иде.

Фәния Кәримова.