Илдар һәм Дания Иваевлар илленче гаилә бәйрәмнәрен каршыладылар
“Тормыш китабын укысаң,
Белер идең барын да,
Ләкин ул язылган, диләр,
Әнкәйләр карынында”, – дип җырлый Ринат Рәхмәтуллин.
Дания ханымнан илле еллык гаиләләре турында сораша башлаган идем, ул сүзен ерактанрак, әбисе-бабасы тормышыннан башларга булды. Аның газиз әнкәсе Нәкыя Сергиевск районының Алимовка авылында туган. Дүрт яшенә җиткәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисе колхоз председателе булып эшләгәнлектән, аңа бронь бирәләр. Ләкин ул үз теләге белән фронтка китә. Озак та үтми, Рәшит исемле өченче баласын карынында йөрткән хатыны Рабигага “Хәбәрсез югалды” дигән коточкыч хәбәр килеп ирешә. Еллар буе өзелеп көтсәләр дә, кайтмый Нәкыяның әтисе. Тик, сугыштан соң инде байтак вакыт үткәч, Смоленск өлкәсенә командировкага барган Рәшит әтисенең каберен эзләп таба һәм, чәчәкләр куеп, рухына догалар укып кайта.
Ә сугыш вакытында Рабигага бик авыр була. Ашарларына – аш, кияргә кием калмагач, тол хатын, уллары Рафак белән Рәшитне һәм кызы Нәкыяне алып, туган авылы Иске Мәчәләйгә кайтып егыла.
Әти канаты астында үсү бәхетеннән мәхрүм булган Нәкыя нәкъ әнисенең язмышын кабатлый. Аны унҗиде яшеннән Яңа Мансур егете Мирсәехҗанга кияүгә бирәләр. Ләкин ир, биш баласын – Дания, Раилә, Гадилә, Лилия һәм Эмильне ятим калдырып, вафат була. Рабига да туганнары яшәгән Иске Мәчәләйгә кайтып урнаша. Тормышы җиңел булмаса да, анда таяныр кешеләре – әнисе һәм олы абыйсы Рафат бар. Кызларга, әниләре белән беррәттән, ирләр эшенә җигелергә туры килә. Ә икенче яктан караганда, язмыш Данияне шулай олы тормышка әзерләгән, чыныктырган күрәсең. Аллаһы Тәгалә аңа бәхетнең зурысын хәзерләп куйган булган икән. Кыз Подбельск педучилищесына укырга керә, югары максатлар куйган студент тырышып укый. Ә бервакыт дус кызының туган авылы Үрнәккә кунакка баргач, бию кичәсендә машина йөртүче булып эшләүче Илдар Иваев белән таныша. Егет кызны күргәч тә гашыйк була. Дөрес, акыллы, басынкы холыклы егет тә кыз күңеленә хуш килә. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Подбельскидагы спорт залында шөгыльләнгән Үрнәк егетләре күп педучилище кызларының “башларын әйләндерәләр”.
– Мин генә түгел, Подбельскида укучы курсташ кызларымның да күбесе шушы авылга килен булып төштеләр, – дип көлеп сөйли Дания ханым.
Диплом алгач, Данияне Малый Толкай авылына эшкә билгелиләр һәм алар Илдар белән шушы авылда төпләнеп калалар. Биредә аларның мәхәббәт җимешләре – Рузалия белән Рафаэль туа. Яшь әти белән әни, читтән торып, югары уку йортлары тәмамлыйлар. Сабый чагыннан тормыш нужасын күреп үскән Даниягә, үз гаиләсен төзегәч, бәхет капкасы ачыла. Ире гаилә җанлы, бик тә яхшы кеше булып чыга, Даниясен гомере буе яратып, хөрмәт итеп яши.
Илдар Ибраһим улы инженер, ә Дания Мирсәехҗан кызы коррекцион мәктәптә укытучы булып хезмәт итәләр. Лаеклы ялга чыккач, Илдар әфәнде эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый, алар шәхси теплицаларында яшелчә үстереп табыш алалар.
Менә шулай матур гына гомер сәгатьләре алга бара. Кызлары Рузалия дә, уллары Рафаэль дә күптән инде үз гаиләләре белән Санкт-Петербургта яшиләр. Алар әби-бабайга өч онык бүләк иткәннәр.
Илдар үз әти-әниләрен дә онытмый, хатыны белән Үрнәк авылына еш кайтып йөриләр, Ибраһим ага белән Мәфрүзә әбигә гел ярдәм итеп торалар. Алар картайгач, төп нигезгә кайтып урнашалар. Мәфрүзә әби мәңгелек йортка күчкәч, Бөек Ватан сугышы ветераны Ибраһим бабай озак яши әле. Ул 94 яшен тутырып, риза-бәхиллеген биреп, дөнья куя. Илдар белән Дания, әти-әниләренең васыятенә тугры калып, бүгенге көнгә кадәр төп йорт нигезен саклап, туганнарын һәм үз балаларын каршылап, кунак итеп, Коръән ашлары үткәреп яшиләр.
Улы Эмильне мәңгелек йортка озаткан Нәкыя әби дә картлык көнендә кызлары Дания, Раилә, Гадилә, Лилия тәрбиясендә яши.
Әңгәмәбез ахырында Дания ханым хәләл җефетенә бик рәхмәтле булуын белдерде:
– Илдар миңа сөйгән яр гына түгел, ярдәмчем дә, олы таянычым да була белде. Әле дә, кая барырга кирәк булса, шундук киенеп чыга да, машинасына утыртып алып китә, беркайчан ялындырып тормый. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Күптән түгел генә авылыбызның 100 еллык юбилеен шаулатып-гөрләтеп үткәрдек. Өлкәннәр көнен, дини бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез. Авылда клуб булмаса да, тик ятмыйбыз, заман белән бергә атларга тырышабыз. Авыл кешеләре бу эшләребездән бик канәгать, – дип сөйләде.
Очрашуыбыз тәмамлангач, хуҗалар мине озатырга чыктылар. Урамда чалт аяз зәп-зәңгәр күк йөзе, җиргә алтын яфраклар түшәлгән. Менә шундый матур көнне башланган Иваевлар гаиләсенең дә көзе шундый ук матур һәм озын булсын иде. Лаеклы кешеләргә лаеклы тормыш насыйп итсен Аллаһы Тәгалә. Алдагы көннәрдә бала-ларының рәхәтендә, игелекле гамәлләр кылып, рәхмәтләргә төренеп, исән-имин яшәргә язсын иде!
автор: Нурсинә Хәкимова
Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”