Домой Главные новости Туган илемә файдалы буласым килә

Туган илемә файдалы буласым килә

0

Ил тынычлыгы батыр, намуслы hәм кыю ир-егетләребез кулында

Һәр ир-егетнең Ватаны алдында төп бурычы бар. Ул – армия сафларында хезмәт итү.

Туган җирдән аерылып,
еракларда –
Көнне төнгә, төнне көнгә
ялгап,
Туган илнең иминлеген
саклап,
Изге эштә – хезмәттә син,
Солдат!
(Раилә Закирова)

Караңгы төндә, кар-бураннарда, яңгыр яуганда еракта калган әти-әниеңнең, туганнарыңның, дусларыңның һәм тагын бик күп ватандашларыңның тыныч йокысын, шат тормышын саклаудан да изге, мактаулы эш юк. Әлеге бурычны үтәү өчен бер ел хезмәт итү дә җитә.

Бар гомерләрен Ватанына хезмәт итүгә багышларга әзер булган патриотлар да шактый күп арабызда. Бүгенге мәкаләбезнең герое – Елховка районының Мулла авылында туып-үскән Радик АБДРӘШИТОВ. Илебез чикләрен саклауны ул гомерлек бурычы итеп сайлаган.

Менә инде сигез ел буе ул контракт буенча хезмәт итә. Моннан өч ел элек аларның частен Сириягә җибәргәч, ул чын сугыш куркынычы белән беренче тапкыр күзгә-күз очраша.

– Алгы сызыкта булмасак та, әледән-әле килеп төшә торган снарядлар дөньяга, яшәешкә башкача карый башларга мәҗбүр итә, – дип искә ала Радик.

Аннан кайтып бераз уй-хисләрен тәртипкә салырга өлгерми, узган елның 22 февралендә аны Украинада башланган махсус хәрби операциягә озаталар. Һөнәре буенча шофер буларак ул Россия чигендә хезмәт итә – яңа килгән сугышчыларны алгы сызыкка илтә, ә аннан яраланган, һәлак булган солдатларны алып чыга.

– Сугыш вакытында ял, йокы, ашау, юыну кебек нәрсәләр турында онытырга туры килә. Башны рульгә куеп, тәүлегенә бер-ике сәгать черем итеп аласың да тагын юлга. Көненә мең чакрым, кайвакыт артыграк та юл үткән чаклар була. Билгеләнгән урынга барып җиткән көннән командировка азагына кадәр без, шоферлар, автобуста яшәдек. Ә нишлисең, алдыңа куелган бурычны үтәргә кирәк, сугыш хаталарны кичерми. Тулы автобус солдатларны сугыш кырына исән-имин илтеп җиткерү дә, яраланганнарны тылга алып кайту да – тулысынча шофер җаваплылыгы. Ә дошман йокламый, колонна булып тезелеп барган автобуслар менә дигән мишень икәнне һәрберебез дә бик яхшы аңлыйбыз, – ди автоколонна командиры, сержант Радик Абдрәшитов.

– Ә өйдәгеләр бу сәфәрләрегезне ничек кичерә? – дип кызыксынам, Радикның берсеннән-берсе матуррак дүрт кызына һәм тормыш иптәше Юлиягә мөрәҗәгать итеп.

– Әтиебез Сириягә киткәч, без бу сәфәрнең никадәр куркыныч булуын башта аңламадык. Берничә көннән инде телефонны кулдан төшермәс булдык. Радик шалтыратса, ишетми калырбыз, дип курка идек. Ә соңгы командировкасына ул үткән елның 22 февралендә бер айга гына дип киткән иде, махсус операция әле башланмаган иде. Төрле яктан сугыш турында сөйли башлагач, аяк астыбыздан җир убылып төшкән кебек булды, кызларыбыз бу хәбәрне бик авыр кичерделәр. Альбинабыз бигрәк тә…

Бер ай дигәннәре ярты елга сузылды. Ә безнең өчен бер ел булып тоелды, – дип сөйләделәр Юлия һәм кызлары, күз яшьләрен тыярга тырышып. – Авылдашлар, туганнар, дуслар, кызларның укытучылары, Радикның командирлары һәрдаим хәлебезне белешеп тордылар. Бик зур рәхмәт үзләренә. Хәтта хезмәттәшләре өйгә килеп, безне 8 Март бәйрәме белән котлап, бишебезгә дә чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр, – ди әниләре. Гаилә башлыгы да яраткан кызларын һәм тормыш иптәшен игътибарсыз калдырмый.

Март башында Радик тагын командировкага китәргә җыена. Бу юлы – Донецк һәм Луганск республикаларына. Юлия Радикның үзенә дә, сугышчан дусларына да оекбашлар бәйли, аз булса да ярдәм булыр, ди. Юлия сөйләвенчә, Радик сугышта калган дусларын көн дә искә ала, хәбәрләшеп тора икән. «Аларга бик кыен, йокысыз, ялсыз хезмәт итәләр. Ә миңа менә аз булса да ял бирделәр», – дип сугышчан дусларын кайгырта якташыбыз.

– Иптәшләрең яу кырында булганда, ничек өйдә утырып булсын инде!? – ди әңгәмәдәшем. – Сириядә андый ашкыну юк иде, ә хәзер башка хәл, аңлыйсызмы? Ил өстенә килгән афәт халыкны берләштерә, ә сугыш кырында бу аеруча нык сизелә. Анда дуслык, ярдәмләшү, бердәмлек дигән төшенчәләрнең мәгънәсе көчәя кебек. Хәлдән килгән кадәр файдалы буласы килә. Мин башкача булдыра алмыйм, мин сугыштагы иптәшләрем янында булырга тиеш, – ди сержант Абдрәшитов. Радикның күкрәгендәге медальләре аның иленә, сугышчан дусларына тугрылыгын, кыюлыгын раслыйлар.

Радикның әти-әнисе, үз балалары үсеп җиткәч, өч ятим малайны тәрбиягә алып, шундый ук патриотлар итеп үстергәннәр. Алексей армиядән кайткач, мобилизациягә эләккән, хәзер сугышта, Дима да армиядә хезмәт иткән. Ә Евгений Самарада төзелеш көллиятендә укый әлегә. Бөтен балаларында да ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли алган Гомәр ага белән Фәүзия апа олы хөрмәткә лаеклы кешеләр.

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне алдыннан илебез сагында торучы солдатларыбызга гаиләләре, әти-әниләре, туганнары янына җиңү яулап кайтуларын, тыныч һәм шатлыклы тормыш белән яши башлауларын телибез.




Автор: Эльмира Сәйфуллина