Домой Поздравления Туган көнең белән «Бердәмлек»!

Туган көнең белән «Бердәмлек»!

0
Туган көнең белән «Бердәмлек»!

Хөрмәтле, уңган-булган акыллы кызларым! 22 ел сезнең белән бергә киңәшләшеп, аңлашып, күңелемдә туплаган хисләремне бүлешеп яшәдем. Моннан 22 ел элек «Әбекәемнең күргәннәре» дип аталган язмадан башланган иҗат юлыма сезнең белән аяк бастым. Рәфгать абый (урыны җәннәттә булсын!): «Язмаң бигрәк ошады, тагын яз», – дигәч, газетага язгалый башладым. Аннан туктап булмады. Барлык язмаларымны да бастырып килдегез. Бик зур рәхмәт сезгә! Мактау грамоталарым да күп. Язмыш җилләре сезнең белән очраштырыр дип кем уйлаган бит!?

Исән-сау булыгыз! Безне татар дөньясы белән таныштыруыгызны дәвам итегез!

Милли гореф-гадәт йолалар,

Тормыштан алынган чынбарлык –

Татарларда милли горурлык уята

Халыкчан гәҗит «Бердәмлек».

Яз сезгә җылы кояш нурларын,

Матурлык, яктылык бүләк итсен!

Гаиләләрегездә иминлек, тынычлык,

Күңелегездә муллык хөкем сөрсен!

Кыенлыкларга карамастан, «Бердәмлек»

Атна саен чыгып килә,

Сезнең белән барлык мәсьәләләрне

Хәл итү җиңел бирелә.

Милли җанлы «Бердәмлек» кызларына

Киләчәктә уңышлар телибез,

Һәр ел саен «Бердәмлек»нең туган көнен

Искә алып, чын күңелдән котлыйбыз.

Иҗат юлыгыз булсын дәвамлы,

Күңелегездә яшәү дәрте сүнмәсен,

«Бердәмлек»нең эчке дөньясы бай булып,

Укучылар саны елдан-ел үссен!

Һәр туачак яңа көнегезне

Сокланып, шатланып каршы алыгыз,

Күңел төшенкелегенә бирешмичә,

Дәртләнеп, рухланып эшләгез!

Саимә МОРЗАХАНОВА

Гали авылы, Похвистнево районы.