Домой Культура Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр

Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр

0
Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр

Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә.

Тик бер генә туган телебез,

Тик бер генә туган илебез.

Татар теле… Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Туайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәжәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган. Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга-суларга да, чукындырсалар да, ассалар-киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүчеләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!

Халыкара туган тел көне уңаеннан 18 модель китапханәсендә “Туган телен кадерләгән халык узе дә кадерле булыр” – дип исемләнгән әдәби кичә уткәрдек.

“Ак калфак” җитәкчәсе Дәүләтшина Гөлнара апа Туган тел көне бәйрәменен тарихы белән танштырды, Габдулла Тукайның “Шурәле” шигырен укыды.

Китапханәче Салихова Гөлсем апа “Дөньяда иң-иң матур тел – ул минем туган телем” дигән китап кургәзмәсе белән таныштырды, Туган тел көне хакында компьютер презентация курсәтте.

Бондаренко Татьяна апа үзенең кыллы скрипкасында татар халык көйләренә тезмә уйнады. Туктаров Рөстәм абый баянда “Чишмә” ансамбле кызлары белән борынгы татар халык җырларын монлы яңгырашы белән безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә салды. Шушы моң безнең хәтер кылларына кагылды да уткәннәрне бүгенге көн белән тоташтырды. Соныннаң бергәләшеп мили уеннарыбызны уйнадык “Наза”, “Капкалы”, “Йөзек салышлы”, табышмакларга җаваплар әйтелде.

Чараны Г. Тукайның “Кәҗә белән сарык” һәм “Бала белән күбәләк” әсәрләрен балалар белән инсценировать итеп “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Бәйрәм бик әчтәлекле һәм җанлы утте.

Лилия Дәүләтшина