Домой Главные новости Туган ягына гашыйк ул

Туган ягына гашыйк ул

0
Туган ягына гашыйк ул

Камышлы районының Иске Балыклы авылы крестьян–фермер хуҗалыгы җитәкчесе Әлмир Нигъмәтуллин @almirnigmatullin диссертация якларга әзерләнә


Табигатьтә көз тантана итә. Әле кайчандыр игеннәр шаулап утырган басулар бушап калган, җирләрнең бер өле­ше ял итә, икенче өлешендә инде уҗым бодае күтәрелеп килә, кояшлы көннәрдә кырлар зөбәрҗәт төсенә керәләр һәм, югары уңыш вәгъдә иткәндәй, балкыйлар…
Камышлы районы, Иске Балыклы авылы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Әлмир Нигъмәтуллин ба­суга нәкъ шушы, җирләр ял иткән чорда чыгарга, ко­яш нурларында җирдән кү­тә­релгән томаннарны, зө­бәр­җәт уҗымнарны кү­зәтергә, ки­ләчәккә планнар ко­рырга ярата. Ләкин озак хозур­ла­нырга вакыты юк аның, аб­зарларда мөгрәп торган мал­ларга азык, печән салырга дип, фермасына ашыга.
Анда да тәртип һәм мул­лык сизелә, берничә урында тау-тау булып печән өемнәре, салам төргәкләре калкып то­ра. Терлек абзары чиста, җы­лы, иркен. Маллар өчен дә, хез­мәткәрләр өчен дә тиешле шартлар булдырылган.

Әлмир бала чагыннан шу­шы мохитта үскән бала бит ул. Әтисе Рафаэль Хәбиб улы байтак еллар авылда колхоз җитәкчесе булып эшләгән. Ул­лары Руслан белән Әл­мирне дә эшкә өйрәтеп үс­тер­гән. Әтиләренең проб­ле­маларына көенеп, уңыш­ла­ры­на шатланып үскән ба­ла­ларда авыл тормышына ти­рән мәхәббәт тәрбияләнгән.

Мәктәпне тәмамлаган Әл­мир авылда калырга те­ләк белдерә, дусларын да үгет­ләп карый, ләкин яшь­ләр ризалашмыйлар, әти-әни­ләре дә балаларының читкә китүен хуплыйлар икән. Шуннан соң Әлмир дә Самараның дәүләт тех­ник университетына укыр­га керә. Аны яхшы бил­ге­ләренә генә тәмамлый һәм шунда ук мәгълүмат үзәге лаборанты булып эшли башлый. Тора-бара аспирантура тәмамлый һәм бүгенге көндә университетта “Директор центра разработки и производства перспектив” вазифасына керешә. Тиздән яшь белгеч диссертация якларга җыена.

Гаилә хәленә килгәндә, анда да бар да яхшы – хатыны Венера һәм ике кызы бар.

Ничек фермер булып киткән соң ул? Әтисе Рафаэль Хәбиб улы колхоз җитәкчесе булып эшләгән чорда мин “Бердәмлек”тә “Музейга әй­ләнгән колхоз” дип аталган мәкалә бастырып чыгарган идем. Кызганычка, Ра­фаэль Хәбибович булдык­лы җитәкче булса да, авыл хез­мәтчәннәре ничек тырышсалар да, күмәк хуҗалыкны саклап кала ал­мадылар, ул таркалды. Авы­лының таркалуын күреп бик борчылган егет, мөм­кинлеге булгач ук, фер­ма­дагы бушап калган ике йөз урынлы терлек абзарын сатып ала һәм үзләренең йорт хуҗалыгындагы тер­лек­ләрне шунда күчерә. Тер­­лекләр саны да ишәя бара, ә хуҗа крестьян-фермер ху­җа­лыгын рәсмиләштереп йө­ри. Өстәвенә үзенең әби-ба­басына, әти-әнисенә һәм ха­тынының әби-бабасына ти­ешле колхоз пайларын бү­леп ала һәм, тагын берничә ке­шенең пайларын сатып алып, кырчылык эшләренә керешә. Менә шулай итеп аның тормышы шәһәр белән авыл арасында үтә башлый. Әлмир ял һәм бәйрәм көннәрендә һәм җәй буе гаиләсе белән авылда тора.

Эш артыннан дан йөри, дип юкка гына әйтмиләр. Әл­мир Рафаэль улы, 2020 елда өлкә конкурсында кат­нашып, “Башлангыч фер­мер” исеме алуга ирешә. Ул от­кан 4 миллионга якын грант акчасына, үз акчасын да өстәп, абердин-ангус токымлы нәселле сыерлар һәм заманча техника сатып ала. Бүгенге көндә уңган егет сан буенча йөзгә якынлашкан мөгезле эре тер­лекләрне асрау өчен йөз гектар чамасы кишәрлегендә бодай, арпа, солы, күпьеллык үләннәр һәм терлек азыгы чәчеп үстерә. Басу-кырларда эш кайнаган вакытта аңа әтисе һәм абыйсы, хәләл җе­фетенең әтисе Тәлгать булышалар. Ә Илшат Сәрдиев – аның төп ярдәмчесе.

Тиз өлгергән продуктив токымны үрчетү “мәрмәр ит” җитештерергә мөмкинлек би­рә. Шәһәр ашханәләрендә аның итен көтеп алалар. Фермер киләчәктә сарыклар һәм атлар да үрчетергә планлаштыра икән.
Күптән түгел Әлмир Рафаэль улы, “Авыл хуҗасы-2023” акциясендә катнашып, “Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе” дигән мактаулы исемгә лаек булган. Самара өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Евгений Афанасьев аңа медаль һәм диплом тапшырган.

Шуны да әйтергә ки­рәк, максатчан Әлмир Нигъ­мә­туллин спортка да гашыйк. Ул төрле ярышларда, конкурсларда бик теләп катнаша һәм призлы урыннар яулый. Җәмәгать эшләрендә дә бик актив, спонсор буларак та билгеле. Әлмир белән Венераның кызлары Эллина дзюдо һәм спорт гимнастикасы буенча күп тапкырлар призлы урыннар яулаган. Ә Амилә өлкә күләмендә үт­кә­релгән ярышларда йөзү буенча беренче урынны алган.

– Мин туган авылыма гашыйкмын, аны таркатмас өчен көчемнән килгән кадәр эшлим. Алсуланып таң атканда әтәч кычкырып җир йөзен сәламләсә, чыклы чирәм өс­теннән яланаяк үтсәм – минем өчен бу зур бәхет. Яшәгән саен яшисе килә. Башкаларга да шулай рәхәт булсын өчен, авыл көнкүрешен уңайлы итү, җиңеләйтү, яшьләрне авылда калдыру, эш белән тәэмин итү турында нык уйланам. Авылыбызда Сабан туйлары, Авыл көне үткәрелсә, читтә яшәүче авылдашларыбыз кай­тып йөри башларлар иде. Авыл яшәсен өчен җәй көне яшьләргә күңел ачу чаралары, су коену урыны, спорт мәйданчыклары булсын иде, дип сөйли ул.

Әлмир Рафаэль улы якын туганы, журналист Фәрит Ши­риязданов белән Балык­лы авылы тарихы, бөек шә­хесләре, бүгенгесе һәм ки­лә­чәге турында китап язу турында да уйланалар икән.
…Әлмирнең ишеп яуган көзге яңгыр астында, сазга батып, маллар куалап йө­рүен күргәч, кайсы катлам кешесенә кертергә аны дип аптырап тордым. Кем ул? Бу­лачак галимме, әллә крес­тьян затыннанмы? Әллә инде дөньяның асты-өскә килеп, галимнәргә чирәм үскән кол­хоз җирләрен күтәрергә, ху­җалыкларны торгызырга калдымы?

автор: Нурсинә Хәкимова