Домой Ислам Ислам в области “Туган як”ның рухи моңы

“Туган як”ның рухи моңы

0
“Туган як”ның рухи моңы

Ноябрьнең алтысында Камышлы авылының «Туган як» иҗтимагый оешмасы инициативасы белән Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган конурс оештырылды.

Оешма җитәкчесе Раилә Сафина сүзләренчә, конкурс балалар күңеленә ислам дине нигезләрен сеңдерү, дингә карата кызыксыну уяту максатыннан оештырылган һәм “Рухи моң”дип аталган бер исем астында берләштерелгән.

6 ноябрьдә Әнвәр Давыдов исемендәге мәдәният йортында 5 – 14 яшьлек балалар өчен азан әйтү һәм Коръән сүрәләре уку буенча бәйге узды. Самарадан, Камышлы, Иске һәм Яңа Ярмәк, Яңа Усман авылларыннан алтмышлап бала катнашты. Конкурсантларның чыгышларын жюри әгъзалары – Самараның Зубчаниновка бистәсендәге “Болгар мирасы” мәчете имамнары Расих Вакказов, Илшат Җәләлетдинов һәм Раилә Сафина бәяләделәр. Алар гарәп сүзләренең дөрес әйтелешенә, мәкам белән укый белүгә, моңлы булуга игътибар итеп, җиңүчеләрне билгеләделәр.

– Катнашырга теләүчеләр бу кадәр күп булыр дип уйламаган идек. Башта конкурсантларның яшен 5 – 14 дип куйган булсак та, 3 – 4 яшьлек бәләкәчләр дә белгән догаларын укып күрсәтү теләге белдерделәр. Андыйларның шактый күп булуын күреп, әлбәттә, куандык. Тик, кызганычка, барысын да тыңларга мөмкин булмады. Шулай да иң кечкенәләрен аерым билгеләп үтүне кирәк дип санадык. Гомумән, җиңүчеләрне сайлап алуы авыр булды. Чөнки балалар барысы да бик әйбәт әзерләнгәннәр иде, – дип сөйли Раилә Сафина.

10 ноябрьдә Камышлы мәктәбендә үткәрелгән дини шигырьләр уку бәйгесендә 7 – 18 яшьләрдәге 32 бала катнашкан. Шулай ук 13 яшькәчә балалар өчен Ислам дине темасына рәсем ясау конкурсы игълан ителгән һәм рәсемнәр район Мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмәгә куелган.

– Әлеге конкурслар район администрациясе, мәктәпләр, китапханәр хезмәткәрләренең, ата-аналар, әби-бабайларның тырышлыгыннан, ихлас күңелдән ярдәм иткән иганәчеләрнең ярдәменнән башка мөмкин булмас иде. Призлар фонды гына да 120 меңнән артып китте. Ә шигырьләр һәм рәсемнәр конкурслары җиңүчеләрен бүләкләүне администрация үз өстенә алды. Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган масштаблы чараны гамәлгә ашыруда катнашкан һәрбер кешегә Аллаһының чиксез рәхмәтләре булсын иде, – ди Раилә Сафина.

12 ноябрьдә Әнвәр Давыдов исемендәге Мәдәният йортында “Рухи моң” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Ул Татарстанның моңлы җырчысы, мөнәҗәтчесе һәм нәшидчесе Динар Шәймарданов башкаруындагы “Хуш килдегез, мәрхәбә” халык җыры белән башланып китте, аның артыннан сәхнәгә Төбәк Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин чыкты.

Талип Яруллин Солтан Садыйковка бүләк тапшыра

– 1100 ел элек Идел буенда рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителгән һәм ничәмә буыннар аша үтеп, безгә дә килеп ирешкән. Балаларыбызны динле итеп тәрбияләсәк, киләчәгебез дә булыр. Динле кешенең тормышы җитешле, гаиләсендә тәртип, ата-анасы игътибар үзәгендә. Аллаһы Тәгалә динне тоткан кешеләрдән разый була һәм динле балалар тәрбияләгән әти-әниләргә әҗере язылып бара. Ата-анасы динле булган гаиләдә балалар да тәртипле булып үсәләр. Шулай булгач, тәрбия эшен үзебездән башлыйк, динебезне саклап, киләчәк буыннарыбызга да тапшырыйк, – дип бүләкләү чарасын башлап җибәрде.

Азан әйтүче малайлар арасыннан беренче өч урын Солтан Садыйковка (Самара), Әнвәр Ганиевка (Иске Ярмәк) һәм Әмир Шәйхуллинга (Самара) бирелде. Солтан Садыйков сәхнәдәге велосипедларның берсен алып төшү бәхетенә иреште. Икенче урынны алган Әнвәр Ганиевка намазлык, телефон өчен гарнитура һәм флешкалар, өченче урын алган Әмир Шәйхуллинга блютус-колонкалар тапшырылды. Коръән сүрәләре укыган кызларга – Камышлыдан Ясминә Минһаҗевага һәм Ясминә Инсаповага, Яңа Ярмәкле Мәдинә Азизовага һәм малайларга – яңаусманлы Мурад Кәлимуллинга, искеярмәкле Тимур Тухватшинга, камышлылы Кәрим Махметовка да шундый ук зур бүләкләр тапшырылды. 4 яшьлек кечкенә балалар – казанлы Сафия Минһаҗева һәм камышлылы Илмир Инсапов та бүләксез калмадылар.

Әлеге бәйгене зурлап, Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков та килгән иде. Ул тулы залга мөрәҗәгать итеп, Васил Шәйхразиевтан, Данис Шакировтан, дөнья татарларыннан кайнар сәламнәрен җиткерде һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Рамазанов Әнвәр Фәйзулла улына, Кәлимуллин Ягъфәр Ринат улына Рәхмәт хатлары тапшырды.

– Мин Самарада еш булам, Иске Ярмәк, Камышлы белән яхшы таныш. Мин биредә үзем өчен “Ак каен” ансамблен, аның “Ярмәк вагы”н ачтым, кайда гына булсам да, төбәгегезнең шушы брендын башкаларга да күрсәтергә тырышам. Мин Камышлы төбәге турында университетта укыган якташларыгыздан да ишетеп белә идем. Шуларның берсе – Камышлы егете Солтан Сафин иде, дип сөйләде.

БТК вәкиле, Солтанның әнисен – Камышлы авылының “Туган як” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Раилә Сафинаны сәхнәгә чакырып, әлеге чараны оештырганы өчен рәхмәтләрен әйтте. “Солтан әле Казанда укыган вакытта ук татар конгрессы уздырган чараларда актив катнаша иде. Аннары ул Казанада “Түбәтәй” тиз ашау кафелары челтәрен оештырып җибәрде. Хәзер инде аны бөтен дөнья белә. Бүгенге матур чараны оештыруда да аның өлеше зур икәнен аңлыйм. Раилә ханым, тәрбияле улыгыз белән горурланырга хакыгыз бар. Сезгә киләчәктә озын гомер телибез, улыгыз Сезне яңадан-яңа уңышлары белән куандырып торсын”, – дип, бүләк тапшырды, әлеге чараның дәвамлы булуын теләде, һәм Бөтендөнья татар конгрессы аны ярдәменнән калдырмас, дип белдерде.

Камышлы, Кләүле, Исаклы районнары мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим дә Иске Ярмәк балаларын дингә тарту буенча актив эшчәнлек алып бара:

Габдулла Мөхәммәткәрим Азалия Нуретдиновага бүләк тапшыра

– Бу чараның башлангычы февраль-март айларында булган иде. Моның өчен районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Резеда Төхвәтшинага рәхмәтләремне җиткерәсем килә, чөнки әлеге чараны үткәрү идеясен ул тәкъдим иткән иде. Бүген без шушы матур чарада, догалар өйрәнеп килгән балалар өчен куанып утырабыз. Ике канатыбызны – милләтебезне һәм динебезне бертигез күреп яшәсеннәр иде. Шул вакытта гына киләчәгебез өметле булачак.

Аллага шөкер, районыбыз белән горурланырлыгыбыз бар. 19 гасырда ук Сок буендагы татар авылларында бер проект буенча төзелгән мәчетләр калкып чыккан – Татар Байтуганы, Бакай, Иске һәм Яңа Усман, Камышлы, Иске һәм Яңа Ярмәк мәчетләрендә Коръән-хафизларыбыз, шагыйрьләребез булган. Инде шушы сабыйларыбыз арасыннан да горурланырлык шәхесләр үсеп чыксыннар иде, дип өметләнәбез.

“Рухи моң” конкурсында катнашкан балаларга Дипломнар тапшыру хокукы “Болгар” мәчете имамы, “Рухи моң” конкурсының жюри әгъзасы, мактаулы кунагыбыз Илшат хәзрәт Җәләлетдиновка һәм Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримгә бирелде.

Малайлар – Тимур Хәйретдинов, Акбар Огурзаков, Илдар Гыйлаҗев, Ислам Садретдинов, Сираҗетдин Сараҗиев, Айнур Хәлиуллин, Олугбек Пулатханов, Сәлим Садыйков, Артур Варнаев, Әмир Шәймарданов, Мөхәммәтали Абдулҗаббаров, Рифат Гафиятуллин, Шамил Зиннәтов, Кәрим Садретдинов, Кәрим Җәләлетдинов, Аброр Азизов, Әкрәм Амурзаков, Усман Хәбибуллин, Рәшит Сөнгатуллин, кызлар – Сафия Сөнгатуллина, Әминә Каюмова, Лилия Усманкина, Алия Сөнгатуллина, Радмила Шәйхетдинова, Раяна Кәримова, Милана Инсапова, Самира Нуртдинова, Ләйсәнә Шәймарданова, Мәрьям Шәрифуллина, Ралина Гафиятуллина, Аделина Кашапова, Азалия Нуртдинова, Ясминә Гыйльманова, Шәмзада Умырзаева, Милана Ситдыйкова, Эльнара Ганеева, Сабина Мугалимова, Гузәл Пулатханова, Гөлназ Яруллина, Эльвира Төхвәтшина, Розалина Кәримова, Альбина Бәдретдинова, Валерия Горбунова, Алинә Бадретдинова, Азизахон Карагандиева, Мәрьям Хәбибуллина һәм Айназ Әхмәдуллина дипломнар белән бүләкләнделәр.

Винер Нурмөхәмитов һәм Альбина Шәмсетдинова

Самарадан килгән мөхтәрәм кунаклар – “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы директоры Винер Нурмөхәмитов Камышлы районының мөхтәрәм гражданины исемен йөрткән “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаевның котлауларын җиткерде: “Без динебезгә хөрмәт белән карарга һәм Аллаһы Тәгалә биргән динебез өчен рәхмәтле булырга тиешбез. Төрле яшьтәге балаларның шулай яхшы итеп әзерләнеп килүе, ата-аналарның, имамнарның аларны бу чарага әйбәтләп әзерләве соклану тудыра”, – диде.

“Бердәмлек” газетасында хәзер инде әдәби редактор булып эшли башлаган Эльмира Варфоломеева исә өлкә “Туган тел” җәмгыяте, өлкә татар автономиясе, “Бердәмлек” газетасы исеменнән шушы зур бәйрәм белән котлап, бер төркем имамнарга Рәхмәт хатлары тапшырды. Кызганычка шуларның берсе – Әхтәм хәзрәт Гусамов кына чарага килә алган иде. Ул Рәхмәт хатын зур дәрәҗә дип кабул итте, һәм залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп:

– Дин кардәшләрем! Әгәр Советлар чорында шушы сәхнәләргә балалар чыгып азан әйтерләр, сүрәләр укырлар дип әйткән булсалар, берсе дә ышанмас иде. Балалар дога укый башлаганда, күзләремә яшьләр килә. Көннәребез якты булсын, сабыйларыбыз уңышларга ирешеп, киләчәктә динебезне, илебезне саклаучылардан булсалар иде, – диде.

Камышлы авылының 32 мәхәлләсендә дин дәресләре укытучысы Альбина Шәмсетдинова, 32 мәхәллә имамы-хатыйбы Инсаф Садретдинов, Иске Ярмәк мәчетендә хатын-кызларга дин дәресләре укытучы Зөһрә Кәримова Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Ислам дине нурларына төренеп узган матур кичә Камышлы авылы мөнәҗәтчеләре Халидә Гыйлаҗева һәм Гөлчирә Яруллина, Казан артисты Динар Шәймардановларның нәшидлары, мөнәҗәтләре, җырлары белән тәмамланды.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА,

Эльмира Шәвәлиева

Рөстәм Бәдретдинов фотосурәтләре.