Домой О татарах История Туган як тарихы борынгы әйберләрдә

Туган як тарихы борынгы әйберләрдә

0
Туган як тарихы борынгы әйберләрдә

Алабин исемендәге өлкә музееның 135 еллыгы уңаеннан Самара археологларының тиңсез табылдыклары күргәзмәсе үтте

Фотографиядәге әйберләр – сөяк пластиналар. Аларның өстенә чокып ясаган рәсемнәрдә сугыш һәм әкияти күренешләр урын алган. Археологларның сүзләренә караганда, андый пластиналар белән VII – VIII гасырларда ат иярләрен, сугышчы калканнарын бизәгәннәр. Сюжет буенча рәсемнәр үзара бәйләнештә һәм чынлыкта булган сугыш сценаларын тасвирлый. Башка пластиналарны аждаһалар һәм куяннар, боланны егып салган аю рәсемнәре бизи.

Бу пластиналарны Самара дәүләт университеты археологы Риза Салих улы Баһаутдинов җитәкчелегендәге экспедиция әле 1992 елда, Ульян өлкәсендә алып барылган археологик казынулар вакытында, тапкан булган. Шуннан бирле бу табылдыкларны тикшеренүче галимнәр генә күрә алган, ә күргәзмәләргә куярга рөхсәт булмаган, күрәсең.

Ниһаять, Петр Алабин исемендәге музейның 135 еллыгы уңаеннан оештырылган “Ачышлар эпохасы” күргәзмәсендә Риза Салиховичның табылдыклары да куелган иде. Ноябрь ахырына кадәр эшләгән экспозициядә атка атланган сугышчы статуэткасы да бар. Аны Петр Алабин үзе музей фондына тапшырган булган. Шулай ук борынгы кешеләрнең эш һәм сугыш кораллары, Хеопс пирамидаларыннан да борынгырак булган хакимлек билгесе – скипетр башлары, сармат кылычлары, гуннарның гөбә киемнәре, Хазар каганаты сугышчыларының кечкенә фигуралары, борынгы Болгар илендә эшләнгән алтын һәм көмеш бизәнү әйберләре, шулай ук эрзя һәм мокша кызларының бизәнү әйберләре, XVIII – XIX гасырларда яшәгән иске Самара халкының көндәлек тормышы кирәк-яраклары һәм Безенчук тирәсендә 6 мең ел яшәгән борынгы кешенең баш сөяге үрнәгендә ясалган скульптураны күрергә мөмкин иде.

Кызганычка, алданрак борынгы ата-бабаларыбыз тормышына кагылышлы күргәзмә турында ишетмәдек, белгән булсак, һичшиксез, үзебез барып күргән булыр идек. Ләкин бу күргәзмә кабатланыр, дип ышанабыз. Сез дә, кадерле газета укучыларыбыз, Алабин музее афишаларын карап барыгыз. Борынгы тарих белән кызыксынучылар өчен анда бик күп кызыклы экспозицияләр ачылып тора.

(“Социальная газета”дан алынды)