Домой Жизнь татар Тукай – исән!

Тукай – исән!

0
Тукай – исән!

Татарстан – Яңа гасыр телевидениесеннән “Манзара” тапшыруы бара. Ул Тукайның туган көненә багышланган һәм төрле милләт халыклары аны үз телләрендә башкаралар. Хәйран калып тыңлап, искиткеч хис-тойгыларга чумып утырам. Тәнем буйлап ниндидер үзем дә аңламаган дулкыннар йөгереп, күңел түремдәге барлык нечкә хисләремне уятып, күзләремә яшьләр килде. Һәр милләт үз сүзләре белән, безнең бөек Тукаебызны хөрмәтләп, моң белән җырлавы серле, әйтеп аңламастай хискә күмде. Эх, Тукаебыз тагын берничә ел яшәгән булса! Нинди генә шигырьләр иҗат итмәгән булыр иде икән! Аның язган шигырьләрендә балачагының ачы язмышы да, кыска гына гомеренең тулысынча татар милләтенә багышлануы да, туган як табигатенә мәхәббәте дә, җир-суга, якты йолдызларга, ай-кояшка соклануы да тасвирлана.

Ни кызганыч, хәзерге заманда туган булса, аны үлем тырнагыннан табиблар алып калган булыр иде. Кыска гына гомерендә дә ул язган шигырьләр бөтен җиһан буйлап таралып, җырларда җырлана. Һәр елны искә алып, төрле чаралар уздырыла, шигырьләре укыла. Тукай сүзен киләчәк буыннар да, Аллаһы кушса, дәвам итәр. Ул мәңгелек, аны онытырлык түгел. Аның аягүрә басып җырлана торган “Туган тел” җыры татар халкының гимнына әверелде.

Бигрәк яшьли вафат булган,

Бер рәхәт тә күрмәгән.

Милләтенең йөрәгендә

Тукай исән – үлмәгән!

Шигырьләрдән җырлар

                                     туып,

Дөнья буйлап таралган.

Рухи җаны – һәйкәлләрдә,

Тукай исән – үлмәгән! 

Саимә Морзаханова.

Гали авылы,

Похвистнево районы

Бердэмлек