Тукайны укый беләбезме?

0
68

Самараның “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы өченче тапкыр оештырган Бөтенроссия шигърият конкурсы быел Габдулла Тукайның – 135, Муса Җәлилнең 115 еллык юбилейларына багышланган иде. Әлеге конкурсның оештыручысы – “Татар – Дуслык” сайтының баш мөхәррире Искәндәр Сәетов сүзләренә караганда, конкурста өлкәбезнең татар авыллары мәктәпләре һәм Самараның “Яктылык”, Кошелев микрорайоны, Южный город мәктәпләре, Төмән, Свердловск, Пенза өлкәләре, Краснодар һәм Пермь крайлары, Татарстан һәм Чувашия республикаларыннан 370 укучы катнашкан. Бу былтыргы күләмле конкурска караганда шактый күбрәк.

Габдулла Тукайның туган көнендә башланган конкурс берничә этапка бүлеп үткә­релде. Самарада яшәүче баш­каручыларның сайлап алу конкурслары 23 апрельдә – “Яктылык” татар мәктәбендә, 24 апрельдә – Кошелев мик­ро­районының 7 санлы мәк­тәбендә, 27 апрельдә – Южный городта һәм 26 апрельдә татар теле дәресләре укытыла торган авыл мәктәпләрендә уздырылды. Сайлап алынган балаларның бер өлеше 28 апрельдә Самараның “Победа” мәдәният йортында уздырылган Гала-концертта катнаштылар. Башкалары, төрле сәбәпләр, шул исәптән заман чире аркасында, чарага килә алмый калдылар. Шуңа да аларның чыгышларын компьютер аша гына бәяләргә туры килде. Балалар саны артык күп, башкару рәвеше һәм сыйфаты төрле, чыгышлар өч телдә (татар, рус, казах) булганлыктан, бәяләү дә бик читен булды, дип әйтер идек. Киләчәктә катнашучыларны теле, яше, әзерлеге буенча төрле төркемнәргә бүләргә кирәктер, бәлки.

Компьютер аша баланың чыгышын бәяләү дә дөрес үк түгелдер, дип уйлыйбыз. Беренчедән, күп очракта видеоязма яисә тавыш сыйфаты әйбәт түгел. Икенчедән, күп башкаручылар татар теле чисталыгы дигән төшенчәгә бөтенләй игътибар бирмиләр. Иске Ярмәктәге, Мәчәләйдәге кебек “ч”, “к” хәрефләре әйте­леше каты булган җирле диалект кына булса, кул селтәп тә булыр иде. Тик рус телле балалар татар телендәге шигырьләрне аңламыйча ятлаган чыгышлар галочка өчен генә җибәрелгән булып тоела. Сүзләрнең, хәрефләрнең әйтелеше дә күп очракта русчадан алынган. Бу тенденция татар авылларына да хас. Мәсәлән, соңгы елларда чиста татар авылы булып саналган Гали авылы ба­лаларының сөйләм телендә күп хәрефләрнең русчалатып әйтелүе күзәтелә башлады (әти – әтьи, тик – тьик һәм башкалар). Дөрес, Гали авылы укучылары Әнәс Латыйповның, Айрат Харисовның, Алия Сав­ловецның сөйләме чын Гали авылы теле булып яңгы­рый. Башкару осталыгы да өстәлгән очракта, киләчәктә алар югары призларны яулар, дип уйлыйм.

Шулай ук Камышлы рай­онының Балыклы авылыннан – Рөстәм Иногамовны, Ис­ке Усманнан – Эльза Гайсинаны, Яңа Усманнан Самир Гыйль­метдиновны билгеләп үтәр идем. Башка чыгышлар өстендә әле күп эшләргә туры килер.  Ә менә Иске Ярмәк авылы шигырь сөйләү осталыгы буенча беренче позицияне бирми – Эльвира Сәлахова, София Шәрәфетдинова, Валерия Горбунова, Азалия Сафиуллинаны бик оста башкаручылар, дип атарга була. Тик үткән поэтик конкурсларда иң югары урыннарга лаек булган София Шәрәфетдинова, быел Габдулла Тукайның “Туган авыл” шигырен сөйләгәндә, “ч” хәрефен [тщ], “җ” хәрефен [дҗ], “гомер” сүзен гөмер дип әйтүе дөрес дикциягә туры килеп бетмәде. Хәер, лауреат кешегә карата таләпләр дә кырысрак була, әлбәттә. София үпкәләмәс, быелгы хаталарын төзәтеп, тагын да остарак башкаручы булып танылыр, дип ышанабыз.

Шәһәр балаларына кил­гәндә, Кошелев бистәсенең 7 санлы мәктәбе балалары сөй­ләмендә, киресенчә, “чын безнеңчә матур, милли” телне ишетергә туры килде, дип саный жюри әгъзасы Нур­зидә Фәйзуллина. Миләүшә Рәхмәтуллина укыткан татар төркеменә әле ярты ел гына булуга карамастан, балалар бөтен татар сүзләрен дә дөрес итеп әйтәләр. Бу, әлбәттә, укытучы гына түгел, ата-аналар казанышы да. Шушы татар төркемендә укучы Регина һәм Сафия Хәсәншиналар, Камилә Рәхмәтуллина, Самира Нуретдинова бик тә сыйфатлы чыгыш күрсәтә алдылар. Шулай ук Южный город мәктәбе укучылары, шул исәптән, Руфинә Гарифуллина (укытучысы – Нурия Якупова) да лауреат исеменә лаек булдылар.

“Яктылык” мәктәбендә укучы Әминә Абдуллованың, Алсу Касыймованың, Ильяс Шәкүровның чыгышлары, 4 “Б” сый­ныфы укучыларының “Эш беткәч уйнарга ярый” инсцени­ровкасы, Альмира Сәетова, Камилә Газизова һәм хор башкаруындагы “Туган тел” җыры (рәсемдә) югары дәрә­җәле чыгышлар ара­сында.

Видеодагы башкаручыларны без дикция, сөйләм чисталыгы, хәрефләрне татарчалап әйтүләре буенча тикшердек. Әле бит артистизм, кием-салым, фон һәм җиһазлар да видео яздырганда мөһим нәрсә. Диварга яисә класс тактасына сөялеп диярлек шигырь уку һич тә дөрес түгел. Арт­та шигырь эчтәлегенә туры килгән перспектива, ә шигырь сөйләүче шул фонның табигый бер өлеше булып күренергә тиеш.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: конкурска җибәрер алдыннан укытучылар видеоязмаларны тикшерсеннәр, җи­тешсезлекләрен күрсәтеп, кат-кат яздырсыннар, камил­ләш­терсеннәр иде. Габдулла Тукай, Муса Җәлил кебек бөек шагыйрьләребезнең ши­гырләрен уку ул югары иҗат, кечкенә генә театр дәрәҗәсендә булырга тиеш. Мисал итеп, Казанның “Адымнар” автоном белем бирү уч­реждениесе укучысы Ислам Хәй­дәров җибәргән чыгышны күрсәтер идек. Видео башында 11 яшьлек малай, Тукайныкы кебек костюмнан киенеп, борынгы язу өстәле артында утыра, “Шүрәле” әкиятен яза булса кирәк. Ашыкмый, позасы табигый. Яза-яза да ни язганын укып чыга, аннары торып рояль янына килә. Бер юкка кулларын селтәмичә, бармак ишарәләре, күз, баш хәрәкәте белән генә хикәятен тасвирлый, хисләрен белдермәсә дә, тамашачы аның эчендә нинди энергетика, талант кайнавын сизә, видеотасманы кат-кат карый, шигырь сөйләүче күрсәткән сценкага күңеле белән ышана…

Икенче мисал – үткән елгы Гран-при иясе Иске Ярмәк мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы София Шәрәфетдинова. Ул быел жюри әгъзаларын Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкару осталыгы белән әсир итте. Монда да артык кул хә­рәкәтләре юк, эчке мохит, татар телебезне, әниебезне, иле­безне сөю хисләре һәм чел­терәп аккан саф чишмә тавы­шы гына… Рәхмәт, София, чын ләззәт бүләк иттең җырың белән.

Шулай ук Краснодар краеннан 5 яшьлек Владислав Пострыгайның чыгышы да башкалардан нык аерылып тора. Ул, бер хәрәкәтсез, баскан көенә Муса Җәлилнең “Красная ромашка” шигырен рус телендә укыды. Берничә хәрефне әлегә әйтә алмаса да, ничек итеп укыды ул! Аны аңлатып та булмый, тик күрергә, тыңларга кирәк! Рухланган йөзе, ярты бите хәтле ачылган күзләре аша башкаручының самими кү­ңелен, яралы сугышчыны, салмак җилдә сөйләшкән ромашкалар кырын күрәсең… Әйе шул, шигырь уку – гади эш түгел. Дикция, хәрефләр әйтелеше дә ул хәтле мөһим түгел булып чыга. Эчтәлегенә бөтен күңелең белән төшенеп, хис-той­гыларга бирелеп укыганда гына тамашачы башкаручыга ышына ала.

Бу мәкаләне укыган ата-аналар һәм укытучылар шигырь укучы баланың күңелен төшәрәсез, ничек кенә укыса да, укысын, катнашсын гына, дип әйтергә дә мөмкин. Ләкин болай калдырырга да ярамый, дип уйлыйбыз. Кеше алдына чыгасың икән, Максим Горький әйтмешли, киемең дә, йөзең дә, күңелең дә, уйларың да камил булырга тиеш. Безнең очракта “чыгышың да”, дип өстәргә була. Конкурста лаеклы урын алу өчен бик тә тырышырга кирәк шул. Ә без, масштаб бе­лән мавыгып китеп, сыйфат турында онытып җибәрәбез бугай.

Жюри әгъзалары

Эльмира Шәвәлиева,

Нурзидә Фәйзуллина.

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here