Домой Культура Туктамыш хан роле өчен Ирек Хафизовка «Тантана» премиясе тапшырылды

Туктамыш хан роле өчен Ирек Хафизовка «Тантана» премиясе тапшырылды

0
Туктамыш хан роле өчен Ирек Хафизовка «Тантана» премиясе тапшырылды

Тинчурин театры артисты Ирек Хафизовка »Тантана» премиясе тапшырылды.Премия«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Тинчурин театрының «Идегәй» спектаклендә Туктамыш хан роле өчен бирелде.

Артистка дипломны 2008 елда Салават Фәтхетдинов белән бергә «Мин яратам сине, Татарстан» җыры өчен Тукай премиясенә лаек булган үзешчән композитор Роберт Андреев тапшырды.

«Хәерле кич, театр җене кагылган хезмәттәшләрем. Тинчурин театрына зур рәхмәтемне җиткерәм һәм башымны иям», – диде Ирек Хафизов.

«Тантана» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы Әлмәт татар дәүләт драма театры залында бара. «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.