Домой О татарах Татарские села области Тынгы белмәс Госман абый

Тынгы белмәс Госман абый

0
Тынгы белмәс Госман абый

Бу язмам мәртәбәле дин әһеле, көр күңелле, кешелекле, тормышның ямен-тәмен белеп, бар булганына шөкерана кылып яшәүче Госман абый ЛАТЫЙПОВ турында.

Гаптерәшит Гаптерәүф улы хатыны Фатыйма апа белән якты дөньяга 7 бала тудырганнар. 1943 елның 8 январенда икенче бала булып көр тавышлы уллары Госман туа. Өч сабыйлары бала чакта ук вафат булалар. Сугыштан соңгы ачлык-ялангачлыкны, кыенлык-ларны җиңеп, әти-әнисе канаты астында дүртесе – Госман, Әбүбәкер, Әкълимә һәм Гомәр үсәләр. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, Госман колхозда төрле эшләрдә эшләп йөри, шоферлыкка укып чыга, армиядән соң руль артына утыра. 1967 елда Фәнүзә исемле чибәр кызга өйләнеп, гаилә корып җибәрә, җыйнак кына өй салып, башка чыгалар. Әмма 1971 елда өйләре яна. Алар төшенкелеккә бирелмиләр, өр-яңа өй төзеп, тормышта тернәкләнеп китәләр. Госман абый 10 ел – шофер, 20 ел фермада оператор булып эшли, колхозлар таралгач, пенсиягә чыга. Фәнүзә гомер буе колхозда чөгендер үстерде, колхоз таралгач, дин юлына басты.

Ләкин бәхетле картлык язмаган икән аларга. 1995 елда 20 яшьлек Илфат юл фаҗигасендә вафат була. 1971 елда вафат булган улы Гомәр янында Гаптерәшит бабасы үзе өчен калдырган урынга оныгы Илфатны илтеп күмәләр. Бу югалтуны гаилә бик авыр кичерә, үз башына төшкән кеше генә аңлыйдыр аларның хәлен. Бүген дә җәрәхәтле йөрәкләре әрнеп тора…

25 ел буе Госман абый һәм Фәнүзә апа уртанчы уллары Җәгъфәр һәм киленнәре Румия белән бер түбә астында яшиләр. Ике оныклары – Илүзә белән Илфәния Самарада техникумда белем алалар, кече оныклары Фатыйма беренче сыйныфта укый.

Фәнүзә үзе дә, килене дә аш-суга бик осталар. Алар елына берничә мәртәбә дини мәҗлесләр уздыралар. Фәнүзә ике мәртәбә – Госман абый белән һәм ике мәртәбә сеңелләре белән хаҗга барып кайтты, абыстай дәрәҗәсенә иреште.

Госман абый сигез ел буе “Нур” мәчетендә – мөәзин, өч ел буе күрше Кызыл Күпер авылы мәчетендә имам вазифаларын башкарып килде. Авылыбызда дүртенче мәчет төзелгәч, имам итеп Госман хәзрәтне сайладылар. Эчтәлекле, аңлаешлы вәгазьләре белән күп яшьләрне дин юлына бастырды. Ул азан әйтсә дә, мәчеттә Коръән укыса да, көчле, моңлы тавышы тирә-юньгә ямь өсти. Исәнлеге какшый башлагач, эшен яшьләргә тапшырды, әмма мәчеткә йөрүдән туктамады.

Госман абый җыйнак, җиңел гәүдәле кеше. Күп еллар улы белән бергәләшеп маллар асрыйлар. Бигрәк тә чабыш атларын яраталар. “Аларга ат җене кагылган”, дип шаярта авыл халкы. Ике улы да ел саен Сабантуйларында ат чабышларында катнашып, беренчелекне яулап киләләр. Госман абыйның энесе Әбүбәкер дә, аның оныгы Рәүф тә, тарантаслы узышларда катнашып, җиңеп килделәр. Тик, кызганычка, Әбүбәкер кыска гомерле булды, үлгәненә инде 8 ел. Хатыны Гыйльмесафа да 2021 елда бакыйлыкка күчте.

Ә Госман абый бүген дә тик тормый. Кызыл Күпер авылының мулласы Газизнур абый Вакказов авырып китү сәбәпле, мәчет эшчәнлеге тукталып торган иде. Анда күбрәк Гали авылы егетләре яши. Аларның соравы буенча, Госман абый анда җомга намазаларын уздыра башлады. Әлбәттә, ул дин кардәшләренең үтенечен кире кага алмый, 3 километр ара узып, атна саен җомга намазына Кызыл Күпергә барып йөри.

Тормыштан зарлансаң да, зарланмасаң да, агымсудай акрын гына агып тора ул. Хисләреңне бергә туплап, бер-береңә терәк булып яшәгәндә генә алдыңа куйган максатка ирешеп була. Олыгайган саен акыл арта, ә күңел нечкәрә. Бу дөньяга кунак булып килүеңне белеп, мәңгелеккә барасы урының уйландыра башлый. Госман абый да, тормыш иптәше Фәнүзә дә, киленнәре дә мәдрәсәдә укып, дин гыйлеме алдылар. Кем белә бит, бәлки, нәсел дәвамчылары да мулла-абыстайлар булып җитешерләр әле.

54 ел бергә гомер иткән Госман абый белән Фәнүзә апага тагын күп еллар тигезлектә яшәргә, сәламәт булырга, теләкләренә ирешергә насыйп булсын иде. Амин!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.