Домой Жизнь татар Татары в регионе Тырышның бәхете – эшендә, ялкауныкы – төшендә

Тырышның бәхете – эшендә, ялкауныкы – төшендә

0
Тырышның бәхете – эшендә, ялкауныкы – төшендә

Авылда печән өсте. Җәйнең иң матур, иң кызган чаклары. Менә шундый кояшлы матур көннәрнең берсендә Денис авылы халкы печәнгә төште. Болыннар “гөж” килә – кем кул чалгысы белән чаба, ә кемдер инде техникага да менеп утырган. Мәсәлән, Расих Нуретдинов үзенең җир кишәрлегендә “Нива” комбай­нында печән чабып йөри.

– Аллага шөкер, печән чабу өчен бүген менә дигән кояшлы көн туры килде. Кызу кояш нурларында печән тиз кибә. Болай булса, эш озакка сузылмас, тиз арада тәмамлап та куярбыз әле, – дип елмайды ул комбайн кабинасыннан гына. – Терлекләр саны күп булганда, үз кишәрлегеңдә чәчеп үстергән мал азыгыннан да яхшысы юк инде, – дип, якынлашып килүче улы Алмазга кул болгады. Ә мин хуҗалар белән кичен очрашырга сүз куешып, аерылыштым. Эшсез килсә – эш калдыра, дигәндәй, комачаулап торасым килмәде.

…Расих армиядән кайткач, Себер якларына йөреп эшли башлый. Бераздан Тәнзилә исемле чибәр кызга өйләнә һәм, туган якларына кайтып, үзе – механизатор, хатыны кыр станында пешекче булып эшли башлыйлар.  Ләкин бу бәхет озакка сузылмый, үзгәртеп кору заманалары килеп җиткәч, Нуретдиновлар гаиләсенең генә түгел, бөтен халыкның да тормышы нык үзгәрә. 

– Күмәк хуҗалыгыбыз таркалды, эшкәртелмәгән колхоз кырларын котырып үскән  чүп үләннәре басып китте, – дип ачынып сөйли крестьян җанлы Расих Хәниф улы. – Гомер буе маңгай тирен түгеп эшләргә күнгән кешеләргә бу таркаулыкны күрү бик авыр булды. Үз хуҗалыкларында күп итеп терлек асраган шәхси хуҗалар да аптырашта: фураж да, печән дә, салам да юнәтеп булмаган чаклар җитте. Печән чабу өчен дә бик ерак йөрергә туры килә иде.

Тора-бара авылда терлек асраучылар кимеде, печән авыл башында ук гөрләп үсә башлады. Кызганыч, хә­зерге яшьләр авыл тормышы белән кызыксынмыйлар. Ә мин югалып калмадым, үз кишәрлекләремне бүлеп алдым да, җир эшкәртеп, мал асрый башладым. Ләкин бәла-каза көттермәде: өебездә янгын чыгып, урамда калдык. Башыбыз исән булгач, авыл халкы, туганнарыбыз, дусларыбыз ярдәме белән яңа өй салып кердек. Шундый авыр хәлдә калуыбызны күргән авылдашлар кайбер көнне кырыклап кеше өмәгә киләләр иде. Безгә ярдәмгә килгән кешеләрнең барысына да Аллаһының рәх­мәтләре яусын! Ә көзгә яңа өебез төзелеп бетте һәм Яңа елны шунда каршы алдык.

Менә шушы авырлыклардан соң терлекләр санын тагын да ишәйтеп җибәрергә туры килде. Әкренләп техника юнәттем, барысын да саткан ит һәм сөт акчасына сатып алдым, кредитка кермәдем,  – дип сүзен дәвам итә тырыш хуҗа.

Бүген Нуретдиновларның хуҗалыгы аякта нык басып то­ручылардан исәпләнә. Кирпечтән салынган зур өй, җәйге һәм кышкы терлек абзарлары, гараж, техника төзәтү җайланмалары һәм җи­ләк-җимеш бакчасы бу ке­шеләрнең уңганлыгы турында сөйли. Әйтергә кирәк, Расих үзе дә ярдәмле кеше ул. Үзенең эшләре беткәч, техникасы белән авыл кешеләренә дә ярдәм итә. Берничә ел элек шушы эшчән гаилә турында “Бердәмлек” газетасында язып чыккан идем инде. Шуңа: “Кыска вакыт эчендә ирешкән уңышларыгыз турында сөйләп үтмәссезме?” – дигән сорауны бирми кала алмадым.

– Мин җирне хөрмәт итәргә, көч-куәтемне җигеп эшләргә өйрәндем. Күңелеңне биреп, барын да үз вакытында эшләсәң генә, җир сине ашата да, яшәтә дә. Шулай итеп, корылыклы елларда да мин уңышлы була алдым. Соңгы елларда ашлык, мал азыгы складлары, куян фермасы төзедек,  йөк машинасы, балаларыбызга фатирлар сатып алдык. Боларның барысы да хәләл хезмәт, Аллаһының ярдәме һәм гаилә булышлыгы белән барлыкка килә, – дип, сөялле кулларын ачып күрсәтте. – Җәй көннәрендә без тәүлегенә барлыгы биш сәгать кенә йоклыйбыз бит.

– Мин – ирдән уңган сирәк хатыннарның берседер. Расих – минем таянычым, бала­ларыбызның – үрнәк әтисе, оныкларыбыз Тимур белән Булатның – яраткан бабасы, – дип сүзгә кушылды Тәнзилә ханым. – Минем туганнарыма да ул күп булыша. Менә генә сеңелем Әлфиягә йорт сатып алып, заман таләпләренә туры килерлек ремонт ясап бирде, яңа җиһазлар сатып алырга булышты. Аллага шөкер, безнең яхшы тормыш әти-әниләребезнең хә­ер-фатихасын алып калудандыр, дип уйлыйм. Балаларыбыз да тәртипле булып үстеләр, йөзебезгә кызыллык китермәделәр. Кызыбыз Гөлназ киявебез Рөстәм белән Самарада яшиләр. Төп ярдәмчебез – улыбыз Алмаз. Ул авыл мәктәбендә укытучы булып эшли. Төпчек кызыбыз Рәзилә дә укытучы һөнәрен үзләштерә. Өчесе дә – икешәр югары уку йортын тәмамлаган белгечләр, – дип горурланып сөйләде Тәнзилә ханым. Аның шушы сүзләрен куәтләгәндәй, күрше бүлмәдә ду килеп уйнап йөргән оныклары Тимур белән Булат йөгереп чыктылар да яраткан әби-бабай кочагына кереп сыендылар.

Тырыш кеше бәхетне – эшендә, ялкау төшендә күрер, дигәннәр борынгылар. Күз тимәсен, Нуретдиновлар гаи­ләсенә бик тә туры килә торган сүзләр, минемчә. Аллага шөкер, авылыбызда үрнәк итеп куярлык гаиләләр бар әле, бар.

Нурсинә Хәкимова.

Денис авылы,

Шенталы районы.

Бердэмлек