Уңайлы ял итик!

0
Уңайлы ял итик!

Бүген,  коронавирус афәте янаган чорда, җәйге ялны кайда, ничек уздырырга? “SAMARA.travel” дип аталган дәүләт бюджет туристлык мәгълүмат үзәге самаралыларны һәм кунакларны Самара өлкәсендә ял итәргә чакыра. Оешма ярдәме белән, “Бердәмлек” газетасы үзенең укучыларын төбәгебезнең иң уңайлы сервислары һәм туристлык мөмкинлекләре, аның табигый һәм мәдәни байлыгы белән таныштырып барачак.

Бөтен дөньяда да экологик туризм популярлаша бара. Әмма табигать кочагында ял итәргә яратучыларның барысы да шәһәр тормышы уңайлыклары белән аерылышырга әзер түгел. Нәкъ менә шундыйлар өчен “глэмпинг”лар уйлап табылган да инде. Икенче сүз белән әйткәндә, “гламурный” кемпинглар, уңайлыклары булган палаткалар була инде ул. Россиядә туризмның бу төре әлегә туу стадиясендә генә.

Самара өлкәсендә генә түгел, Идел буе федераль округында да бердәнбер глэмпинг 2019 елда Сызран районының Смолькино авылы янында ачылган. Бу – өл­кәбездә экотуризмны үстерү һәм авыл хуҗалыгын торгызу юнәлешләрен берләштерүче яңа бизнес-проект. Исеме дә заманча – «Смолькино Эко Вилладж» дип атала. Глэмпинг тиешле дәрәҗәсенә җитеп бетмәгән әле, әлегә үсештә. Биредә булачак алмагач бакчасына нигез салынып, биш йөзләп үсенте утыртылган, шәһәр ыгы-зыгысыннан туеп, авылда ял итәргә теләүчеләр өчен гөмбәзе үтәкүренмәле булган чатырлар төзелгән, мәйданы да шактый зур – 28 квадрат метр­да ял итү, аш-су бүлмәләре, бәдрәф, душ, хәтта джакузи һәм кондиционер бар. Диварлары ике катлы тент арасына синтепон сырып эшләнгән, идәннәре дә җылытыла. Үтә күренмәле стена аша җәен дә, кышын да табигать матурлыгына, йолдызлар җемелдәвенә карап сок­ланырга мөмкин. Глэмпинглар ел әйләнәсе файдалану өчен ярак­лы һәм әйләнә-тирә мохит өчен экологик яктан куркынычсыз итеп ясалганнар. Биредә утызлап гөмбәз урнаштыру планлаштырыла. Якын арада ресторан һәм спа-зона да ачылачак икән.

“Җирле халык, тулаем алганда, яңа күршеләрне уңай кабул итте. Глэмпинг – район һәм өлкә абруе гына түгел, ул җирле халыкка өстәмә эш урыннары булдырачак, яшь­ләрне авылда калырга җәлеп итәчәк.

Әлеге проект Смолькино авылына газ үткәрү сәбәпчесе дә булды бит әле. Хәзерге вакытта газ кертү проекты әзер, эш башлануын көтәбез”, – дип сөйли проект җитәкчесе Алексей Зиновьев.

Глэмпинглар, гадәттә, табигате уникаль булган урыннарда төзелә. Смолькино авылы нәкъ шундый урында урнашкан – хәзер дә анда гыйффәтле табигать почмаклары сакланып килә. Бу авыл, тарихи-мәдәни һәм табигый мирас иясе буларак, «Россиянең иң матур авыллары» ассоциациясе әгъзасы булырга лаеклы. Бу җирләрдә Рачейка тайгасы, Җиде чишмә, Моховой һәм Узилово сазлык­лары, Рачейка кыялары кебек табигать һәйкәлләре урнашкан. «Смолькино Эко Вилладж» әкияти матур Чәй күле ярында утыра. Күлнең өсте көзге кебек тигез, суы үтәкүренмәле һәм салкынча. Яр буйларында гел тынлык, чөнки тирә-ягында төз каеннар һәм наратлар үсә. Ә Чәй күле дип аталуының сере – суы куе чәй төсендә булганлыктан. Ул беркайчан да туңмый, исләнми, һәм анда бернинди микроорганизмнар да яшәми. Ә менә глэмпингта ял итүчеләр дә, авыл халкы да монда рәхәтләнеп су коена. Балык тотарга яратучылар өчен ясалма ике күл булдырылачак. Анда форель балыгы үрчетәчәкләр. Тоткан балыкны шунда ук кыздырып ашарга да мөмкин булачак.

Глэмпинг янындагы табигать Самара өлкәсенең башка урыннарыннан нык аерылып тора. Бу – Смолькино авылы тирәсендәге серле таш скульптуралар да, кыялар һәм лабиринтлар паркын барлыкка китерүче комташ калдыклары һәм кантарлары да, урыны белән хәтта япон таш бакчаларын хәтерләткән лабиринтлар да (Рачей лабиринтлары). Әлеге табигать табышмагы туристларны фантастик дөньяга яисә Карелия, Шотландия тайгаларына күчерүче әкияти көчкә ия. Кыяларның күпчелеге шомартылган яки бөкләнгән формада булуы күзгә ташлана. Аларның кайберләре тишек­ле, мүк белән капланган гаять зур сыр яисә Ай өстен хәтерләтә. Икенчеләре ташта катып калган хайваннарга охшаган. Таш­ларның кабатланмас формалары өчен җирле халык һәм туристлар күп кенә табигый скульп­тураларны “Уйлаучы” (Мыслитель), “Ладья”, “Таш айгыр” (Каменный Конь), “Сугышчы” (Воин), “Ташбака” (Черепаха), “Бегемот”, “Рачейский Сфинкс” дип атаганнар.

Моховое һәм Узилово сазлыклары да – Самара өлкәсенең уникаль урыннары. Бу – тундра даласы җәелеп яткан заманнардан калган бозлык чоры эзләре. Сазлыкның өслеге үрелеп үскән мүк җиләге, үлән сабаклары һәм тамырларыннан барлыкка килгән түшәк белән капланган. Биредә Россиянең урта полосасы өчен бөтенләй дә ят булган мүк җиләге (клюква) һәм кызыл көртмәлек (брусника) күрергә мөмкин. Шулай ук мондагы урманнарда гөмбә һәм җиләк искиткеч күп.

Смолькино тирәсендәге истәлекле урыннар белән танышу өчен бер атна вакыт та җитмәс, мөгаен. Биредә 2 – 5 сәгатькә сузылган биш турис­тик маршрут оештырылган. Ял итүчеләр бу юлларны квадроциклларга атланып үтәләр. Ә кышын туристлар снегоходта яисә чаңгыда йөри.

Дөньядагы коронавирус пандемиясен исәпкә алсак, быелгы җәйдә экотуризмга ихтыяҗ зур булачак, минемчә. Чөнки чит ил сәфәрләре билгесез вакытка кадәр тыелган. Ә яшьләр инде хәзер үк табигать кочагында ял итүне чит ил пляжларындагы ялдан өстенрәк күрәләр. Шуңа күрә карантин чаралары алынганнан соң, экологик туризм актив эшли башлаячак.  Әйдәгез, исәнлегебезне куркыныч астына куймыйк, туган ягыбызның табигатен өйрәник. Безнең өлкәдә уңайлы ял итү өчен урыннар күп.

Эльмира Сәйфуллина.

Бердэмлек