Домой Жизнь татар Татары в регионе Уңышлар сезгә, балалар!

Уңышлар сезгә, балалар!

0
Уңышлар сезгә, балалар!

Уку елы азагы укытучылар өчен дә, укучылар өчен дә, ата-аналар өчен дә аеруча сынаулы булды. Шулай да ул уңышлар да китерде. Мәсәлән, Камышлы районының Иске Ярмәк мәктәбе укучылары спорт өлкәсендәге җиңүләре белән горурлана алалар. Алар район күләмендә узган ярышларда гел призлы урыннар яулап киләләр.

Спортчылар уку елы башында район беренчелегенә уздырылган футбол турнирында һәм җиңел атлетика кроссында җи­ңеп чыктылар. Ә октябрьдә 7 – 9нчы һәм 10 – 11нче сыйныф уку­чылары мини-футбол буенча район чемпионы исеменә лаек булган иделәр. Бу ярышларда шулай ук беренче урынны яулаган 8 – 9нчы сыйныф кызлары зона ярышларында да сынатмадылар. Аларның беренче урынны алуында капкачы Ләйсән Яруллина һәм һөҗүмче Эльмира Шишкованың өлеше зурдан иде.

Ноябрь – декабрь айларында спортчыларыбыз волейбол буенча 4 тапкыр район чемпионы исемен яуладылар. Баскетбол буенча да “КЭС-Баскет”  ярышларында егетләр – беренче, ә кызлар икенче урында булды. Өстәл теннисы ярышларында да күп тапкырлар район чемпионы исемен алу бәхетенә ирештеләр, ә округ ярышларында берничә ел рәттән 3нче урынны алып киләләр. Монда Алексей Шишков, Роман Безбородов, Илнур Ибраһимов, Илдан Яруллин, Ләйсән Яруллина һәм Эльмира Шишкова лидерлар рәтендә. Чаңгы ярышларында мәктәпнең җыелма командасы бигрәк тә яхшы чыгыш ясап, беренче урынны яулады.

Апрельдә – баскетбол, ә майда 7 – 9нчы сыйныфлар ара­сында футбол буенча ярышлар узарга тиеш иде. Кызганычка, илебезгә килгән эпидемия сәбәпле, бу ярышлар булмый калды.

Шулай итеп, алдагы ярышлар нәтиҗәсенә карап, Иске Ярмәк мәктәбе спортчылары район спартакиадасы җиңү­челәре булып танылдылар. Монда 9нчы һәм 11нче сый­ныф укучылары Нематулло Абдусаматов, Рәсим Фәр­данов, Радик  Хөсәенов, Айнур Минһаҗев, Роман Безбородов, Диер Махамаджанов, Илдан Яруллин, Ләйсән Яруллина, Эльмира Шишкова, Диана Шәрәфетдинова, Виктория Храмованың өлеше зурдан. 10нчы сыйныф укучысы Алексей Шишковны аеруча билгеләп үтәсе килә. Ул мәктәп һәм район күләмендә иң яхшы спортчыларының берсе – футбол, волейбол, баскетбол һәм җиңел атлетика буенча күп тапкырлар район чемпионы. Ә 8нче сыйныф укучылары арасында Илнур Ибраһимов, Регина Гыйниятуллина һәм Дмитрий Овсянников яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп киләләр.

Укучыларыбызны чын кү­ңел­дән котлап, киләчәктә укуда да, спортта да зур уңышларга ирешүләрен телибез. Быел мәк­­тәпне тәмамлаган спортчы­ларыбызга иганәче Илдар Салих улы Шәрәфетдинов (мо­ның өчен аңа зур рәхмәт!) ярдәме белән бүләкләр дә әзерләдек. Мәктәп еллары алар­ның күңелендә иң якты хатирәләр булып сакланыр, ә спорттагы уңышлары тормышта да үз көчлә­ренә ышанырга, авырлыклар­ны җиңәргә өй­рәтер, дип ышанабыз.

Әсгать Гыйлаҗев,

Рөстәм Яруллин,

Иске Ярмәк авылы мәктәбенең физкультура укытучылары.

Бердэмлек