Домой Главные новости В области Уңышлар сезгә, Ригил!

Уңышлар сезгә, Ригил!

0
Уңышлар сезгә, Ригил!

Якташыбыз, милләттәшебез Ригил Фәрит улы Курмаев Бөтенроссия полиция ассоциациясе бәйгесендә катнаша. Түбәндәге юллама буенча бәйге сайтына кереп, Ригил өчен тавыш бирә аласыз.

Ә без бу батыр йөрәкле, туры карашлы егет белән әңгәмә корып, аның  белән якыннанырак танышачакбыз.

  • Ригил, сез кайсы яклардан буласыз?
  •  Похвистнево районының Мәчәләй авылыннан. Гаиләбез Самарага килеп урнашканда мин кечкенә идем әле. Биредә “Яктылык” мәктәбендә укыдым. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң милиция мәктәбенә укырга кердем. 2012 елдан 2020 елга кадәр Эчке эшләр органнарында хезмәт итәргә насыйп булды. Хезмәт юлын патруль бүлекчәсендә башлап җибәргән идем, аннан соң өлкә Эчке эшләр идарәсендә хезмәт иттем.
  • Ә бәйгедә ничек катнашырга булдыгыз?
  • Эчке эшләр органнарында хезмәт иткән чорда мин Бөтенроссия полиция ассоциациясе әгъзасы булдым. Бу полиция эшчәнлеген популярлаштыручы, гражданлык җәмгыяте институты һәм Эчке эшләр органнары арасында үзара хезмәттәшлекне оештыра торган иҗтимагый оешма.  Шулай ук ул социаль һәм мәгариф проектлары белән дә шөгыльләнә.

2020 елда мин Ассоциациянең Самара региональ бүлеге секретаре итеп билгеләндем. Шул ук вакытта Эчке эшләр органннарында хезмәтемнән китәргә карар кылдым. Бүген эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп, юридик һәм маркетинг хезмәт күрсәтәм. Ассоциациядән чыкмыйча, миңа ышанып йөкләнгән вазифаны да намуслы башкарырга тырышам.

Бөтенроссия полиция ассоциациясе фото бәйге уздырганын белгәч,  оешманың региональ бүлеге миңа “Полициянең көндәлек тормышы” (“Полицейские будни”) номинациясендә катнашырга тәкъдим итте. Бәйге өчен Төньяк-Кавказ регионында командировкада төшкән фотосүрәтемне сайлап алганнар. Мин 4 тапкыр Чечня һәм Дагестан Республикаларында командировкаларда булдым.

  • Әйдәгез,  мәктәп елларыгызга әйләнеп кайтыйк әле. “Ятылык” – Самара татарларының горурлыгы. Анда укыган елларыгыз турында хатирәләрегез белән уртаклашсагыз иде.
  • Күңелемдә “Яктылык” турында иң җылы хатирәләр саклана. Әйткәнемчә, мин анда 9 сыйныф тәмамладым. Беренче укытучым – Солтания Ибраһим кызы, өлкән сыйныфларда класс җитәкчебез Зилә Хәйдәр кызы иде.

Әлегә кадәр мәктәп директоры Радик Газизов һәм  укытучылар белән аралашып торам. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты һәм шәһәр милли-мәдәни татар автономиясенең яшьләр бүлекчәсен җитәкчесе буларак та “Яктылык”та узган төрле чараларда катнаша идем. Ә Эчке эшләр органнарында хезмәт иткәндә мине балалар белән профилактик сөйләшүләр уздырырга чакыралар иде.

  • Полициядә хезмәт итү дәрәҗәле санала, бу – күпләрнең хыялы. Карьера үсеше вакытында энергиясе ташып торган яшь кеше хезмәтен бер юктан ташламагандыр, мөгаен… Эчке эшләр органнарыннан китәргә нәрсә этәрде?
  • Моны бер сүз белән генә аңлатуы кыен… Хезмәт елларымның шактый өлешендә контрольдә тотучы бүлекчәләрдә гади хокук бозулар, административ, көнкүреш, шулай ук эчке органнар хезмәткәрләре тарафыннан кылынган җинаятьләр белән шөгыльләндем. Мәгълүм булганча, кешеләр белән озак эшләү, профессиональ деформациягә китерә. Җиде елга якын контрольдә тотучы бүлекчәләрдә хезмәт итүем үз эзен калдыргандыр дип уйлыйм, чөнки анда барган вакыйгаларга карата үзенчәлекле мөнәсәбәт урнашты.

Ассоциация әгъзасы буларак, халыкара полиция форумнарында катнашам, анда төрле илләрдә тормышка ашырылган проектлар турында ишетәм. Кайчан да булса алар бездә дә гамәлгә кертеләчәк, әмма аңа кадәр дистәләгән еллар узачак. Менә шул чагыштырулар мине иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнергә этәрде.

2018 елда мин ВКонтакте социаль челтәрендә полиция тематикасы буенча белем бирү проектымны булдырдым. Аңа 77000 кеше язылган. Бу бүген Эчке эшләр органнарында хезмәт итүчеләр яисә лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләр. Проект үзенә күрә тәҗрибә утраклашу мәйданчыгы булып тора. Мин анда үземнең, шулай ук  мөмкин булган башка урыннардан алып,  законнарны аңлату, тактика буенча, проблемалы мизгелләр турында фикер алышу буенча материалларны бастырам.  Аларга югары бәя бирелә. Чөнки бөтен хезмәткәрләр дә кануннардагы үзгәрешләрне, эшнең нечкәлекләрен белеп бетермәскә мөмкин. Минем проектта күпләр үзләренең сорауларына җавап таба.

Быел,  Эчке эшләр органнары хезмәткәре буларак, төрле тыюлар аркасында, үз потенциалымны тулысынча үстерә алмаганымны аңладым һәм хезмәтемнән китәргә булдым.

Монда финанслар мәсьәләсе дә роль уйнады. Кызганычка, полиция хезмәткәрләренең хезмәт хакы, күпләр уйлаганча, зур түгел.

  • Ригил, бүген полиция хезмәткәрләре турында берсеннән-берсе кызыклы фильмнар, сериаллар күрсәтеп торалар. Алар белән рухланып, үсеп килүче буын арасында полицейский һөнәрен сайлаучылар шактый. Сез аларга нинди теләктә каласыз?  Сайлаган юлларыннан барыргамы әллә башка һөнәр сайларгамы?
  • Һөнәр сайлау – һәркемнең үз эше, монда тегесен яки бусын сайла дип киңәш итеп булмый. Мин шуны гына әйтә алам: тормыш – сериал түгел. Эчке эшләр органнарында хезмәт итү дә романтикадан ерак. Кайчакта: “Балачактан полицейский булырга хыялландым”, – дип килүчеләр дә бер-ике елдан башка һөнәрне үзләштерергә мәҗбүр булалар. Бу хезмәт көчле ихтыярлы, кыенлыкларга әзер булган кешеләрне ярата.
  • Ригил, сез тумышыгыз белән авылдан. Ә ни өчен бүген яшьләр авылдан китә?
  • Яшьләр авылда калсын өчен шартлар тудырырга – эш урыннары, социаль объектлар булдырырга кирәк. Кайбер авылларда хәзер спорт залы, клуб түгел, мәктәптә тә юк бит. Шәһәр яшьләрне шау-шулы тормышы, арзан тораклары белән җәлеп итә.  Самарада соңгы елларда гына күпме торак микрорайоннары калкып чыкты, социаль ипотека программалары булдырылды.

Дөрес,  хәзер авылларда да төрле дәүләт программалары гамәлгә кертелә башлады. Мәсәлән, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү”

программасының максаты – авылда яшәүне популярлаштыру һәм тормыш сыйфатын яхшырту, авыл кешеләренең керемен арттыру. “Земский доктор” программасы нигезендә авылга эшкә кайтучы яшь белгечләр 1 млн сум күләмендә компенсация түләве ала.

  • Бүгенге көндә регионнарда телне саклау проблемасы җитди тора. Сез бу мәсьәләгә ничек карыйсыз?
  • Әлбәттә, бу проблема мине борчый. Бер тарихчының: “ Үз телен, халкының тарихын белү кешегә үзен татар дип санарга мөмкинлек бирә”, – дигән сүзләре истә. Чынлап та, тел бетсә, милләт тә югалачак.

Ана телен гаиләдә генә саклап калып була”, – диләр. Кызганычка монда безнең әйләнә-тирә дә зур йогынты ясый. Мәсәлән, гаиләдә күбрәк татарча сөйләшергә тырышабыз. 3 яшьлек улыбыз татар телен белә. Шулай да күбрәк русча сөйләшүен, татар телендә биргән сорауга да русча җавап бирүен күрәбез. Бала милли мохитта үскәндә генә ана телен камил беләчәк, дип уйлыйм. Шуңа, яше җиткәч, улыбызны укырга “Яктылык” мәктәбенә бирергә ниятлибез.

  • Южный город микрорайоныннан көн саен  баланы “Яктылык”ка йөртергә җиңел түгел, әлбәттә. Әгәр Южный город мәктәбендә татар телен өйрәнү мөмкинлеге булса нәрсә дияр идегез?
  • Бу гамәлне тормышка ашырган кешеләргә аягүрә алкышлар идем!
  • Ригил, сезнең белән сөйләшеп утыруы да рәхәт. Шундый акыллы, төпле фикер йөртәсез. Чын күңелдән фото бәйгедә җиңеп чыгуыгызны телибез! Форсаттан файдаланып, укучыларыбызга сезнең өчен тавыш бирүләрен соралабыз.
  • Бик зур рәхмәт! Менә шундый бәйгеләрдә тавыш биреп булса да бердәмлегебезне дәлиллик. Интернеттагы социаль челтәрләрдә татар төркемнәре күп. Анда дуслашыйк, аралашыйк. Интернет аша милли фикерне алга этәрик.
  • Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Уңышлар сезгә!

Әңгәмәдәш Искәндәр Сәетов,

“Татар-Дуслык” сайтының баш мөхәррире

Как проголосовать?

Вначале идут фотографии участников, а затем начинается блок для голосования с мини копиями фотографий. Нужно кликнуть под этой мини копией фотографии, пролистать немного вниз и нажать кнопку “Голосовать”