Домой Жизнь татар Удмуртиядә үзешчән театрлар фестивале узачак

Удмуртиядә үзешчән театрлар фестивале узачак

0
Удмуртиядә үзешчән театрлар фестивале узачак

Татар иҗтимагый үзәге 2021 елның 27 февралендә “Спартак” халык иҗаты йортында Республикакүләм Кәрим Тинчурин исемендәге «Зәңгәр шәл» үзешчән театр коллективларының фестиваль-конкурсын уздыра.

Фестиваль татар телен саклап калу һәм үстерүгә, татар халкының милли мәдәниятен пропагандалауга, Россия халыкларының этномәдәни күптөрлелеген саклауга, гомумроссия гражданлык патриотизмын һәм теләктәшлеген формалаштыруга юнәлдерелгән.

Фестиваль-конкурс Удмуртия дәүләтчелегенең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә. Аның максаты — Удмуртия Республикасында яшәүче татар халкының үзешчән театр сәнгатен үстерү.

Катнашу өчен театр коллективлары, татар үзешчән иҗат коллективлары татар драматургларының спектакльләре белән чакырылалар.

Яшь категориясе: 8 яшьтән 16 яшькә кадәр, 16 яшьтән һәм өлкәнрәк.

Фестиваль-конкурс нәтиҗәләре буенча жюри коллективларның чыгышын бәяләргә һәм ике яшь категориясе буенча җиңүчеләрне билгеләргә тиеш. Шулай ук «Иң яхшы режиссура», «Иң яхшы ир-ат роле», «Иң яхшы хатын-кыз роле», «Иң яхшы балалар роле» номинацияләре буенча җиңүчеләр ачыкланачак.

Илсур Миңнемуллин

tatar-congress