Домой Жизнь татар Уен уйнап, телсез калмыйк

Уен уйнап, телсез калмыйк

0
Уен уйнап, телсез калмыйк

Казанда һәм республикабыз­да Халыкара туган тел көне уңаеннан шактый чаралар уза: «Әдәби марафон», төрле фәнни-гамәли конференцияләр, очрашулар үткәрелә.

Татарстан Фәннәр академия­сендә дә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының аерым фәнни проектлары презентациясе үткәрелде.

Сүз башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен «Туган тел (татар теле)» укыту-методик комплекты, татар теле сүзлекләренең электрон фонды, язма һәм музыкаль үзәк сайты һәм транслитерация программасы турында барды.

Яңа дәреслекләр татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен, көнкүрешен үз эченә алган интерактив биремнәр белән баетылган. Бу хакта дәреслекләр авторы Мөслимә Шәкүрова житкерде. Сүзлекләрнең электронлашуы, мирасханәнең яңа шартларда эшли башлавы да хуплауга гына лаек.Реклама

– Телләрне саклау мәсьәләсе һәрвакыт булган. Соңгы чорда ул глобализация мәсьәләсе белән дә бәйле. Дөньядагы үзгәрешләр, интернет-электрон чараларның киңәюе белән бәйле рәвештә, телләрне яшәртү проблемасы көннән-көн катлаулана. Үзебезнең республикада да Халыкара туган тел көненнән башлап ике ай дәвамында активлашып алу, игътибар арту сизелә. Телләрне сак­лау юнәлешендә чаралар төрле булырга тиеш. Күп булырга тиеш. Адәм баласы яши икән, димәк, аны башыннан ахырына кадәр, көнен билгеләп түгел, бертуктаусыз, көн-төн эшләп торганда гына телләргә игътибар арттырып була, – дип сөйли Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директоры Ким Миңнуллин.

Сүз дә юк, телне фән буларак та саклап калу зур казаныш булыр иде. Бу өлкәдә дә югалтулар күп. Моннан дистә еллар элек татар телендә диссертацияләр язып булса, бүген ул мөмкин эш түгел. Татар теле фән булып эшләсен өчен югары уку йортларында һәм урта мәктәпләрдә дәреслек булып кына түгел, эш коралы булып та хезмәт итәргә тиеш икәнлеген бөтен галим-голәма, укытучылар да яхшы аңлый.

Газетага укучылар язган хатлардан аңлашылганча, хәзер әти-­әниләр һәм укытучыларга өй эше кебек биремнәрне электрон көндәлектә рус телендә язарга кушканнар. Татар теле укытучылары рус телендә план төзергә тиеш.

Төзерләр дә, язарлар да, күндәм бит без. Хикмәт – телнең кулланылышы кимүдә. Шул хакта борчылмыйча кала алмыйбыз. Дәресләрне уен формасына гына әйләндерү телсез калдырмасын иде. 

Рәсимә Галиева

shahrikazan