Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Уйла, татар! Казанда Тукайның «Туган тел» шигыренә һәйкәл куябыз!

Уйла, татар! Казанда Тукайның «Туган тел» шигыренә һәйкәл куябыз!

0
Уйла, татар! Казанда Тукайның «Туган тел» шигыренә һәйкәл куябыз!

Татарстанда Туган телгә һәйкәл куелачак. Төгәлрәк итеп әйткәндә, Тукайның «Туган тел» шигыренә. Тагын да төгәлрәк әйтсәк, Милли китапханә янында «Туган тел» скульптура ансамбле барлыкка киләчәк.

Рамил Гали

Әлеге композициянең алтарихы болайрак. Татарстан Президенты татар зыялылары белән очрашканда, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров «Туган тел»гә һәйкәл кую хыялы турында сөйли. Президент идеяне куәтли. Урыны сайлана. ТР Мәдәният министрлыгы эскизга ябык конкурс игълан итә. Конкурска 12 эскиз тәкъдим ителә. Әмма комиссия утырышында аларның берсе дә сайланмау сәбәпле, конкурс яңадан игълан ителә.

Төрле дәрәҗәдәге утырышларда скульптура композициясен күзаллау икегә бүленә. Кем өчендер бу – Тукай шигыренә һәйкәл булса, икенче берәүләр аны барлык туган телләргә һәйкәл итеп күзаллый.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: «Конкурс комиссиясендә үк шундый тенденция сизелде. Ул Тукайның «Туган тел»енә һәм, гомумән, татар теленә генә багышланырга тиеш түгел, диләр.

Масштаблы фикер йөртүчеләр бар бит инде – алар гомуми туган телгә композиция ясау тарафдарлары. Шундый фикер йөртүчеләр безнең өлкән буын татар шагыйрьләре арасында да бар».

Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров: «Бу идея минем күңелемдә 7 ел яши, ул минем төшләремә кереп бетте. «Гомуми пландагы Туган тел һәйкәле кирәк», – дигән фикерләр дә ишетелә. Кытайда да, японда да туган тел бар, дип аңлатмакчы булалар. Мин бит үз идеямне тәфсилләп сөйләгән идем. Бу – Тукайның «Туган тел» шигыренә скульптур композиция.

Иң төп шарт – монда символлар ягына авышырга кирәк түгел. Монда гомум дөнья телләрен гәүдәләндерергә омтылырга кирәк түгел. Русча әйткәндә, ул «узнаваемый» булырга тиеш. Моны Африкадан килгән туристлар да, 90 яшьлек карт та, 1нче сыйныф укучысы да аңларга тиеш. Чөнки аның янына бастырып, «Бу – «Туган тел» шигыренә һәйкәл» дип әйтеп тору өчен штат тотып булмый. Бу тәүлекнең 24 сәгате буе эшли торган һәйкәл булырга тиеш.

Күккә ашкан кеше теле ясап куйсаң, ул туристларны тартмаячак. Аңлашылмаган композиция янына беркем дә килмәячәк. Мин чит илләргә баргач, һәйкәлләр карап йөрим. «Туган тел» шигыренә куелган кебек композицияне минем бер илдә дә күргәнем булмады. Туристлар килер дә: «Вәт татарлар, нинди үзенчәлекле композиция корып куйганнар!» – дип әйтерләр…»

Шушы урында Тукай һәм «Туган тел» темасыннан читкәрәк китеп, интернетта актарынып алыйк. Зиннур ага күрмәсә дә, дөньяда Туган телгә һәйкәлләр бар. Әйдәгез, дөньяда телләргә булган һәйкәлләрне барлап карыйк.

Көньяк Африка Республикасының (ЮАР) Парл шәһәрендәге монумент «дөньяда телгә куелган бердәнбер һәйкәл» дип язылган, гәрчә ул бердәнбер булмаса да. Ул африкаанс теле танылуның 50 еллыгына – 1975 елда куелган. Бу телдә 6-10 миллион кеше сөйләшә, ди. Африкаанс теле 1925 елга кадәр нидерланд теленең диалекты булып саналган. Бу тел Африкага беренче колонистлар белән килгән. Монумент төрле зурлыктагы колонна-обелискларны тәшкил итә (авторы – Ян ван Вейк (Jan van Wijk) – африкаансның формалашуына төрле телләрнең тәэсирен символлаштыра. Мемориалга керү юлында африканер шагыйрьләрнең билгеле әсәрләреннән юллар язылган.

Шул ук Көньяк Африка Республикасының икенче бер шәһәрендә – Бюргерсдорпта – нидерланд (голланд) теленә һәйкәл бар. Ул 1893 елда Кап колониясендә нидерланд теленең рәсми статусы өчен көрәшү хөрмәтенә куелган. Әмма 1901 елда ул британецлар тарафыннан җимерелгән. 1907 елда британецлар һәйкәлнең күчермәсен ясап куйган. 1939 елда статуяның бер өлеше табылган һәм үз урынына кайтарылган. Һәйкәл – биек пьедесталга бастырылган хатын-кыз статуясы. Дөресрәге, ике статуя – беренчесенең калган өлеше һәм аның тулы күчермәсе.

Тагын берничә һәйкәл СССР составында булып, бәйсезлек алган илләрдә куелган.

Грузиядә «Туган тел» һәйкәле «ДедаЭна» дип атала. Авторлары – скульпторлар Элгуджи Амушукели һәм Нодара Мгалоблишвили. Һәйкәлдә халыктан чыккан малайның милли алфавит һәм туган телендәге китаплар ярдәмендә мәгърифәт нурына һәм белемгә омтылуы, күтәрелүе сурәтләнгән. Һәйкәл грузин халкына үз телен якларга туры килгән мәйданга куелган.

Эстон язучысы Рейн Сику инициативасы белән Эстониянең Ляэне-Вирумаа шәһәрендә 1994 елда халык акчасына эстон теленә һәйкәл куелган. Һәйкәл эстон әлифбасында ясалган стилизицияләнгән әтәч башына охшаган. Анда «Sõna seob», ягъни «Сүз берләштерә» дип язылган. Һәйкәлне болай формалаштыру идеясен тел белгече Мярт Мягер тәкъдим иткән.

Азәрбайҗанның Нахичевань һәм Мингечевир шәһәрләрендә ана теленә һәйкәлләр бар. Берсе – «Ana dili» дип язылган панно, икенчесендә панно кыршау белән әйләндереп алынган һәм каурый сурәте ясалган.

Азәрбайҗанның Хачмаз шәһәрендә туган тел укытучысына мемориаль комплекс ясалган. Анда 4 метрлы статуя артында китап панносы, паннога тел турында һәм укытучы турында сүзләр язылган. Тирә-ягында – күренекле язучыларның китап сурәтләре.

Россия шәһәрләренә килгәндә, Белгородта урыс сүзенә һәйкәл бар. Ул Библиягә охшатып ясалган. Өстендә «В начале было слово…» дип язылган.

Җентекләп эзләнсәң, мисалларны тагын табарга буладыр. Әмма темага кайтыйк.

ххх

«Туган тел» һәйкәле темасына җыелыш Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тәкъдиме белән «Татар-информ»да оештырылды. Башта ул җыйнак кына түгәрәк өстәл утырышы итеп күзалланган иде. Янәсе, төрле буын язучылар, сәнгать әһелләре белән җыелышып, аның концепциясен күзаллыйбыз. Зиннур Мансуров, Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах кебек язучыларыбызны, Гөлзада Сафиуллина кебек җәмәгать эшлеклесе дә булган җырчыбызны чакырдык. Без тыйнак кына уздырырга җыенган чарага ихтыяҗ зур булып чыкты –язучылар берлегендә игълан чыгу сәбәпле, җәмәгатьчелек вәкилләре күпләп җыелып килгәч, форматны үзгәртеп, спикерларны түргә утыртырга туры килде.

Узган бәйгедә эшләргә анализ ясауны күз угында тотмаган булсак та, Чаллыдан Факил Гайфетдинов үзенең эскизын – төп элементы лалә чәчәге булган композициясен спикерларыбыз каршына китереп куйды. 

Сүзне проектның инициаторы – халык шагыйре Зиннур Мансуров алды. Ул үзенең күзаллауларын тәфсилләп аңлатты.

Зиннур Мансуров: «Минем күз алдында булачак һәйкәл шулай тора. Мин Тукайның шигыре 3 телдә – татарча, русча, инглизчә язылырга тиеш дип уйлыйм. Аның Тукай язган факсимиле варианты да булырга тиештер. Бу композициядә Тукайның барельефы булырга тиештер. «Куаркод» белән Тукай турында мәгълүмат һәм «Туган тел» җырының 3 телдәге яңгырашы булырга тиештер. Без «Туган тел» җырын гаиләдән башка күз алдына китерә алмыйбыз. Анда 4 фигура булырга тиештер: ата-ана, бәләкәй кыз һәм малай. Малай – нәсел дәвамчысы, кыз бала – булачак ана. Бу композиция бөтен яктан да каралырга тиеш.

Конкурска бирелгән 12 эскиз арасында күбесе Тукай һәйкәлен ясаган. Монда чираттагы Тукай һәйкәле соралмый. Беренче планда «Туган тел» шигыре булырга тиеш. Мин, 7 ел уйлыйм, дип әйттем. Иң курыкканым – беркемгә дә аңлашылмый торган берәр композиция корып куймагаек без. Кызганыч, андый һәйкәлләр безнең башкалабызда да бар, Россия күләмендә дә бик күп. Безгә беркемгә дә аңлашылмый торган һәйкәл кирәкми. Кабатлап әйтәм…»

Ркаил Зәйдулла: «Рәхмәт, Зиннур абый! Син чит илдән кайтып кермәгән кеше сыман сөйләшәсең. Бездә андый аңлаешсыз һәйкәлләр бик юк, дөресен әйткәндә. Образлы, метафоралы һәйкәлләр бик аз. Син – шагыйрь бит, үз шигырьләреңне дә «аңлашылып җитми» диләр, ләкин, аңа карап кына, шигырь үз кыйммәтен югалтмый. Хикмәт шунда – безнең татарда татар тематикасына һәйкәл куярга җыенсак, бәхәсләр башлана, әле ландшафты туры килми, әле башкасы… Сәйдәш һәйкәлен кую 30 елга сузылды. Иң курыкканым – тоткарлана-тоткарлана, куелмый калмасын, дим…

Конкурс комиссиясендә үк шундый тенденция сизелде. Бигрәк тә тамырларыннан аерылган татарларыбыз шундый бит инде. Ул Тукайның «Туган тел»енә һәм гомумән татар теленә генә багышланырга тиеш түгел, диләр. Масштаблы фикер йөртүчеләр бар бит инде – алар гомуми туган телгә композиция ясау тарафдарлары. Шундый фикер йөртүчеләр безнең өлкән буын татар шагыйрьләре арасында да бар.

Монда Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә һәйкәл турында сүз бара. Тел ул – сөйләшә торган тел генә түгел, «халык» дигәнне дә аңлата. Ул безнең телнең, халыкның тарихын да күрсәтергә тиеш. Тел тарихы белән халкыбызның тарихы да чагылырга тиеш, дип уйлыйм.

Уфадан күренекле рәссам Вәкил Шәйхетдинов болай язган: «Монда тарихыбыз чагылырга тиеш, – ди ул. – Борынгы заман мәгарәләрендәге язу сурәтләре дә, рун язмалары да, татарлар кулланган башка хәрефләр тезмәсе дә чагылырга тиеш, – ди. – Төрки язуы Күлтәгин ташлары, Иртыш буенда табылган ташлардагы язулар… тел тарихы белән бергә анда халкыбыз тарихы да чагылырга тиеш».

Конкурста, күпчелек тавыш белән, «лаеклы әсәрләр табылмады» дигән карар кабул ителде. Күрсәтелгән эскизларның берсе дә һәйкәл булып басарга лаеклы түгел, дигән карар чыкты. Яңа конкурс игълан ителде. Яңа эскиз авторларына мин әйткәнне күз уңында тотарга кирәктер, дип уйлыйм. Җәмәгатьчелек белән очрашуның максаты шул – алар ничек күрә. Без бит «Туган тел»не җырлаганда, бөтен тарихыбызны күз алдына китерәбез. Һәйкәлгә карагач та, без халкыбызның үткән юлын күз алдына китерергә тиеш. Күңелдә горурлык хисе уянырга тиеш. Бу инде фигуралар бастырып кую гына түгел. Монда киң масштаблы философ рәссам-скульпторлар кирәк».

Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Фәрит Уразаев: «Туган тел» шигыре татар күңелендә 112 ел яши, татар кайда гына яшәмәсен, чаралардан соң, аягүрә басып, «Туган тел»не җырлый. Шигырьнең үзенә килгәндә, Тукай бабабыз анда барысын да салган. «Әбкәм хикәя сөйләгән» – моны өченче буын җырлый. Мин, символизм буларак, шигырьнең эчке өлешен алам. Монда әби-бабай да, әти-әни дә, бала үзе дә бар. Сорау куям: бүген нинди социаль институт татар телен гарантияле саклый? Фәкать өч буыны сакланган татар гаиләсе! Өч буын бергә яшәгән гаиләләрне беләм. Телгә кимендә 75 ел гарантия бирә торган социаль институт бу. Бу фикер шигырь эченә салынган. Иртәрәк түгелме соң әле һәйкәл куярга, дип куркып куйдым. Русча ул – «память», «памятник». Мәрхүмгә генә һәйкәл куялар. Бу – композиция. Мин лексиконнан «һәйкәл» сүзен төшереп калдырыр идем. Шигырь эченә салынган фикерләрне озакка сузмыйча гына эшләп чыга алабыз икән, бөтенесе тәртип белән үз урынын алыр, дигән фикердә калам».

Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина: «Җәмәгать, бу – зур эш! Шөкер, дәүләтебез бу эшкә алынган. Без моны лаеклы башкарып чыгарга тиеш. Туган телгә багышлап, дөньяда нинди милләт халкы шигырь язган? Бер генә милләттә дә юк! Бездә һәм Кырым татарларында бар. Без Тукайсыз мондый мемориаль комплексны ясый алмыйбыз, чөнки Тукай язган. Аның китабы Тукайның кулында булырга тиеш. Татарча да, русча да, гарәп шрифты да, латин шрифты да булырга тиеш. Алда торган эскиздагы алты почмак зур мәгънәгә ия, шуның өстенә Тукаебызны утыртып куярга кирәк. Кулына китабын тоттырырга! Алдында әби-чәби, балалары. Төрки халыкларның символы булган лалә чәчәге, һичшиксез, булырга тиеш. Музыкаль яңгыраш булырга тиеш! Илһам Шакиров башкаруында «Туган тел» яңгырап торырга тиеш. Мин шулай уйлыйм».

Шагыйрь Рифат Сәлах: «Зиннур абый җырны 3 телдә яздырырга диде, минем моңа күңелем тартмый. Бервакыт балалар бакчасына барган идем, анда балаларның «родной язык» дип җырлавыннан күңелем әрнегән иде. Шигырь бәйрәменең дә урынын үзгәртергә ярамый. Тукай туган көндәге Шигырь бәйрәме күнегелгән урында булсын иде. Ркаил абыйның фикере белән килешәм – тиз эшләргә кирәк!»

Шагыйрь Фәнил Гыйләҗев: «Әйтелгән сүзләрнең күбесе белән килешергә була. Бу һәйкәлнең масштабы турында да уйларга кирәк. Зуррак итеп, мәгъруррак итеп, Казанның төрле урыннарыннан күренеп тора торган итеп эшләп булса, әйбәт булыр иде».

Ркаил Зәйдулла: «Сез ничектер, без аны ансамбль итеп күз алдына китерәбез. Уфада Мостай Кәримгә композиция куйдылар. Анда Мостай Кәримнең бөтен иҗаты күренә. Шәйморатовка куелган һәйкәл – ул бит Шәйморатовка гына түгел, анда бөтен тарих күренә: Наполеон сугышлары, башкорт фетнәләре, гуннарга кадәр тарих ачылган. «Туган тел» ул – безнең туган халкыбызның тарихы. Телебез юк икән, тарихыбыз да бетә. Әлбәттә, ул «Туган тел» шигыренә багышлана, ләкин аны масштаблырак итеп уйларга кирәк. Шунда гына без, аның янына баскач, халкыбыз тарихы белән сокланырбыз һәм киләчәккә ышаныч уяныр. Детальләр турында сөйлисез…»

Гөлзада Сафиуллина: «Башкортлар нинди һәйкәл куйса да, ат өстендә. Мин монда ат кирәк, димим. Муса Җәлилебезне карагыз әле. Бу безгә гыйбрәт – Муса Җәлилебез богауланган килеш басып тора. Өстендә киеме дә юк…»

Ркаил Зәйдулла: «Ул бит – татар халкына куелган һәйкәл».

Гөлзада Сафиуллина: «Шундый хәлдә калмас өчен нык эшләргә кирәк».

Зиннур Мансуров: «Скульптурада ансамбльлектән куркырга ярамый».

Вахит Имамов: «Парижның Люксембург бакчасында Тынычлыкка багышланган композиция күреп шаккатып кайткан идем. Ул гади дә, шаккатмалы да – хатын-кызлар Җир шарын күтәреп тора. Шуның кебегрәк. Монда кешеләрсез – ана белән баладан башка барыбер булмый. Мин шулай күз алдына китерәм: Җир шары урынында – китап».

Ләбиб Лерон: «Бездә моңарчы бик күп мескен һәйкәлләр салынды. Шундый булмасын иде. Башкортстанда Шәйморатов һәйкәленә сокланып кайттык. Шул дәрәҗәдә булырга тиеш. Биеклеге дә булырга тиеш, ансамбле дә! Күләгәдә качып ята торган мескен һәйкәл булырга тиеш түгел. Бер һәм берәгәйле куелырга тиеш. Монда халкыбыз язмышы чагылырга тиеш. Никадәр тизрәк – шулкадәр яхшырак!»

Рафис Корбан: «Бу чәчәк үзе генә торып калган шикелле. (Факил Гайфетдинов эскизын бәяләве. – ТИ). Болар паркка килгәннәр дә кебек… безнең Лядской бакчасында да шундый бер скульптур фигура, арып-талып, юл буенда утырып тора (әбиләргә Асия Миңнуллина тарафыннан ясалган скульптура. – авт.). Моны күргәч, шул күз алдыма килде. Ярар, тюльпан булсын, ләкин 4 м. киңлектә генә түгел! Сез Казанда Мостай Кәримгә куелган һәйкәлне карагыз әле! Безнең татар шагыйрьләренә андый һәйкәл юк!»

Ркаил Зәйдулла: «Ә син аның Уфадагысын күрсәң! Мәҗит Гафурига нинди масштаблы һәйкәл куйганнар! Ә монда тюльпан чәчәге янына ял итәргә килгән апалар кебек. Монда Ркаил сөйләгән ташларыбыз, язуларыбыз юк. Аңа зур урын биргәннәр. Ул Хөррият һәйкәле шикелле үк булырга тиеш».

ххх

Язучылардан соң рәссамнарга, скульпторларга сүз бирелде. «Мин хакыйкатьне гадилектә эзләргә кирәклеген генә әйтеп китәм», – диде Александр Филиппов. Илдар Байбиков, сүз алып, авторга сүз бирелүен сорады. Рәссам, скульптор Факил Гайфетдинов сүз алып, алга куелган эскизның авторы булуын әйтте, кәгазьдә рус телендә язылган концепцияне укып чыкты. «…Кура җиләк тә җир җиләк, күз ачып йомганчы җыярсың бер чиләк»: ташлар – шушы җиләкләр. Монда тарих та бар…» – дип дәвам итте ул.

Кыскасы, без булачак һәйкәлне күзалларга җыелдык, ә бер төркем җәмәгатьчелек аерым бер эскиз белән таныштырырга килгән иде. Әмма «Татар-информ» бу очракта бер эскизны алга этәрү максатын куймый. Зал түренә эскиз урнаштыру да җәмәгатьчелек инициативасы иде. Беренче бәйгегә җибәрелгән калган эскиз проектларын экранда күрсәттек.

Сүзне Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев алды.

Миңгол Галиев: «Монда күрсәтелгән бөтен эскизлар лаеклы. Татарстанда акча җитәрлек – Тукайны ясаган бөтен художникларның эскизларыннан һәйкәлләр куйсыннар. Монда тел турында сүз бара. Габдулла Тукай – бөтен дөньяның уртак баласы. Монда русча, татарча, гарәпчә язганнан соң моны бик матурлап куярга да… тарихлар бүтән нәрсәдә булыр… мондый хәлне бөтен республикаларга куярга да, анда татарча, русча һәм шул милләтнең телен дә язып куярга кирәк. Моннан да матурны таба алмыйсыз! Әллә нәрсәләр эшләсәгез, бозып бетерәчәксез».

Ркаил Зәйдулла: «12 арасында иң уңышлысы шушы иде – сүз дә юк! Бу – минем шәхси фикерем».

Миңгол Галиев: «Туган тел» мескен түгел ул!..»

Гөлзада Сафиуллина: «Җәмәгать, Тукай анда, һичшиксез, булырга тиеш. Тукайның кулында китап булырга тиеш. Чөнки без – китаплы халык. Бер милләт тә безнең кадәр китаплы түгел».

Миңгол Галиев: «Бөтен җирдә китап белән бит инде».

Мөдәррис Минһаҗев: «Хөрмәтле һөнәрмәннәр, сәнгатьпәрвәрләр һәм халкыбызның язучылары! Рәхмәт Факилгә! Моны Казандагы «Чаша» кебек зур итеп куеп, аркалар белән ясап, анда борынгы татар сүзләрен язып… әмма барысы ды бер стильдә булырга тиеш. Бу проектны бер генә кеше түгел, команда белән эшләргә кирәк – архитекторлар да, дизайнерлар да, скульпторлар да катнашсын. Бу – Казанның иң зур һәйкәле булырга тиеш. Бу – татарның җыела торган җире булырга тиеш, җәмәгать! Һавадан рәсемнәр күренеп торсын, тарих та күренеп китсен. Нурлар белән пиротехника да күренеп китсен…»

Ркаил Зәйдулла: «Детальләр турында сөйлисең».

Нәҗибә Сафина: «Җыелып яхшы эшләгәнсез. Мин үлгәннән соң куела торган һәйкәлгә каршы идем. (Нәҗибә Сафина элегрәк «үлгәннән соң гына һәйкәл куела, туган тел үлмәде бит әле» дигән фикер җиткергән иде. – Интертат.). Телне үтерергә ашыгырга ярамый. Мин хәзер, Мәдәният министрлыгы игълан иткән бәйгегә каршы килеп булмый икән, дип уйладым. Бу бәйге нәтиҗәсен үзебезчә файдаланырга кирәктер, мөгаен. Бүген иң актуаль нәрсә – Җир шарына таралган татарның уртак символын булдыру. Без бу һәйкәлне, әйдәгез, уртак символга әйләндереп, кайда татар халкы бар – шунда куйыйк. Бер генә түгел, йөзләгән һәйкәл турында сүз барырга мөмкин. Әмма ләкин бу татар теле символы – Себер татарыныкы да, Оренбург татарыныкы да, Америка татарыныкы да – уртак һәйкәл булырга тиеш. Әйдәгез, шушы һәйкәлне уртак символга әверелдерик, йөзләгән һәйкәлләр куйыйк!»

Ләбиб Лерон: «Ике фикерем калган икән. Беренчесе – урын мәсьәләсе. Ул – хәзерге Үзәк стадион. Казансу буендагы стадионны сүтеп атып, шунда ансамбль төзеп була. Икенчесе – алдагы бу эскиз ансамбльнең квартеты гына. Ә ансамбль үзе – без күзаллаган татар халкы тарихы язмышы. Хәзер алга бара торган заман: лаләне куябыз икән, ул ачыла да, ябыла да торган булырга тиеш – иртән ачыла, ахшам вакытлары җиткәч ябыла. Мондый әйбер Мәккәдә бар (Ләбиб ага хаҗи дәрәҗәсендә – хаҗда булып кайтты. – авт.). Моны хәзер эшләп була».

Ркаил Зәйдулла: «Татарга кагылышлы һәйкәлләр бездә гел бәхәсләр белән бара. Калган эшкә кар ява, дигәндәй, онытылып та китергә мөмкин. Җыелуның төп максаты – Мәдәният министрлыгын аз гына «селкетеп» җибәрү. Биредә җәмәгатьчелекнең фикере яздырып барыла. Ул фикер кыйммәтле икән, исәпкә алыначак, дип уйлыйм. Ләкин җыелышка килгәндә скульптур композицияләр турында википедиядән булса да карап килергә кирәк. Рәхмәт сезгә!»

Утырыш/җыелыш/түгәрәк өстәл шулай үтте. Бу – җәмәгатьчелекне әлеге зур тема буенча фикер алышуга чакыру иде. Бу фикер алышулар комиссия кабул итмәгән эскизны үткәрү өчен имзалар җыю форматында түгел, итагатьле, зыялы формада барсын иде.