Домой Главные новости В области Уку – энә белән кое казу ул

Уку – энә белән кое казу ул

0
Уку – энә белән кое казу ул

5 октябрьдә Россиядә генә түгел, дөньяның күп илләрендә Халыкара укытучылар көнен билгеләп үтәләр

Укытучы сүзен ишетүгә һәр кеше мәктәп елларын, сыйныфташларын, үзенең укытучыларын күз алдына китерә. Мәктәпне тәмам онытып, остазларына рәхмәт тә әйтми калган кеше юктыр, мөгаен. Уку йортын тәмамлаган вакытта «котылдым» дип шатланучылар, олы юлга аяк басып, тормыш тәҗрибәсен туплый башлагач, укытучылар тормышыбызда нинди зур роль уйнаганын аңлый башлый. Балалары туып, үзләре дә әти-әни булгач кына, тәрбия һәм белем бирүнең никадәр авыр хезмәт икәнен аңлыйлар.

Укытучы һөнәре, замана йогынтысы һәм сынаулар аша уза-уза, үзгәрә, камилләшә бара. Заманча технологияләр куллану киңәя, белем бирү дәрәҗәсе арта, олы “апалар” урынына яшь укытучылар килә. Әлбәттә, яшь буын кешесенең укытучы һөнәрен сайлавы куандыра. Шуңа да, әлеге һөнәри бәйрәм алдыннан, мәктәп бусагасын мөгаллим буларак тәүге тапкыр атлап кергән яшь укытучылар белән очрашырга теләп, “Яктылык” мәктәбенә юнәлдем һәм, югары белем алып, быел үзләре укыган мәктәптә укытучы булып эшли башлаган Айгөл Нуретдинова һәм Ильмира Яхина белән таныштым.

Айгөл “Яктылык” мәктәбен 2015 елда тәмамлаган.

– Мәктәптә укый башлагач та, киләчәгем мәктәп белән бәйле буласын аңладым. Изидә Дамировна Хуҗинаның, Фәния Нурсәхиевна Гыйлаҗеваның дә­­ресләрен аеруча ярата идем. Аларның таләпчәнлеге мине тагын да тырышып укырга рухландыра иде.

Татар теле буенча күп­санлы олимпиадаларда приз­лы урыннар алып тордым, Казан федераль университетына укырга керәм, татар теле укытучысы  булам, дип хыяллана идем. Әмма чыгарылыш сыйныфында укыганда туган йорттан, әти-әнидән аерылу куркыта башлады. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлагач, Самара педагогия университетының хи­мия һәм биология бүлегенә укырга кердем, – ди яшь педагог. 

– Айгөл, сез диплом алганнан соң, “Яктылык”ка кайтуны алдан ук планлаштырган идегезме, әллә очраклы гына шулай килеп чыктымы?

– Алдан төзегән планым, дип әйтә алмыйм, әмма үзем укыган мәктәптә, таныш укытучылар арасында педагог буларак беренче адымнар ясарга җиңелрәк буласын аңлый идем. Туган мәктәбемдә эшли алуыма мин бик шат. 

Кечкенәдән татар театры артисткасы булырга хыялланган Ильмира Яхина (Мәҗитова) да үзе укыган мәктәбенә укытучы булып кайткан. Айгөл Нуретдинова белән алар сыйныфташлар булганлыктан, югары уку йортында белем алуны да бергә дәвам иткәннәр. Ильмира бала чактан ук бик актив булып үскән. Төрле олимпиадаларда, спорт ярышларында катнашкан. 14 – 15 яшеннән «Туган тел» өлкә татар оешмасының яшьләр бүлеге әгъзасы булып тора. 

– Миңа табигатьне, кеше организмын өйрәнү бик ошый. Медицина юнәлешен сайларгамы әллә, дигән уйлар да булгалады. Әмма киләчәгемне мәктәп белән бәйләргә насыйп булган. Бәлки, һөнәр сайлавыма әнием укытучы булу да йогынты ясагандыр, – дип башлады сүзне Ильмира.

– Беренче дәрескә кергәндә киче­решләрегез нинди булды?

– Бераз тезләр дерелдәп алды инде, – дип елмая яшь укытучы. – Әмма үземне бик тиз кулга алдым. Дәресләрне укучыларны кызыксындырыр­лык итеп оештырырга, дә­реслектә булмаган материаллар кулланырга тырышам. Сайлаган һөнәрем бик җаваплы икәнен аңлыйм. Шуңа күрә дәресләргә ныклап әзерләнәм. 

– Ильмира, сез татар теат­рын да бик яратасыз, “Туган тел” оешмасы активисты да. Татар теле укытучысы булырга уйламыйсызмы?

– Андый уйлар да, теләк тә бар, әлбәттә. Мәктәпне тәмамлауга, туган йорттан аерылып, чит шәһәргә күчеп китәргә мин бер дә әзер түгел идем. Бәлки, бераздан Казан федераль университетының читтән торып уку бүлегенә керермен. Чөнки Самарада яшь татар теле укытучылары юк диярлек.

Әйе, кызганычка, күп­мил­ләтле Рос­сиянең Татар­станнан ерак урнашкан төбәк­ләрендә бу проблема әлегә чишел­мичә кала.

Укытучы – зирәклеге, күңел байлыгы, тирән белеме аша дөньяны танып белергә һәм киләчәкне күзалларга өйрәтүче мөхтәрәм кеше ул. Нәкъ менә укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге һәм кешелеклелек сыйфатлары аша бала язмышы хәл ителә, кешелек дөньясы алга, яңа ачышларга омтыла. Укытучылар – тормышка ишек ача торган ачкыч хуҗалары!

Ильмира белән Айгөлгә кыенлыклардан курыкмаска ки­ңәш итәр идем. Үзләре сайлаган һөнәрләре аларга шатлык һәм канәгатьлек хисе китерсен, укучылары да үзләре кебек тырыш һәм милли җанлы булсын иде. Барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

Эльмира Сәйфуллина.

Ильмира Яхина (сулда) һәм Айгөл Нуретдинова

Бердэмлек