Домой Общество Укучыларга һәм укытучыларга грантлар тапшырылды

Укучыларга һәм укытучыларга грантлар тапшырылды

0
Укучыларга һәм укытучыларга грантлар тапшырылды

Үткән шимбәдә Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә узган чыгарылыш тантанасында 12нче тапкыр Алия Аләветдин кызы Шәкүрова исемендәге премия тапшырылды. Быелгы премия татар теле олимпиадаларында һәм конкурсларында җиңү яулаган, укуда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 28 укучыга һәм аларның укытучыларына тапшырылды.

37 ел буе Тупли авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыткан Алия Аләветдин кызы Шәкүрова исемендәге грантны “Туган тел” җәмгыяте президенты, “Яктылык” мәктәбенең Попечительләр советы рәисе Ильяс Шәкүров үз акчасыннан финанслый. Алия апа мәктәптә эшләгән чорда күпсанлы грамоталар һәм мәдальләр, шулай ук Татарстан Республикасының мәгариф министрлыгы тарафыннан “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән зыялы шәхес. Ә аның иң югары казанышы – күпсанлы укучыларының тануы һәм хөрмәте. Тормыш иптәше Гомәр Закир улы белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, ике уллары профессорлар дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр.

Укытучыларга һәм укучыларга бүләкләрне “Туган тел” җәмгыяте директоры Гүзәл Рамазанова (рәсемдә) тапшырды.

– Бүген без тиңсез хезмәт һәм тырышлык куеп татар телебезне, мәдәниятебезне саклауга зур өлеш керткән, күпсанлы җиңүләре үрнәгендә башкаларны да үз артыннан ияртә алган милләттәшләребезне зурлыйбыз, – дип билгеләп үтте “Туган тел” директоры.

Грант алучылар арасында татар теле буенча өлкә, регионара һәм Халыкара олимпиадаларда, Каюм Насыйри исемендәге ХХ регионара фәнни-гамәли укуларында, “Җәлил укулары” Халыкара әдәби конкурсында югары уңышларга ирешкән укучы балалар һәм аларның укытучылары Фәния Гыйлаҗева, Фәүзия Дәүләтбаева, Рәхимә Хәйрова, Фәридә Хәмидуллова, Асия Сәйфетдинова.

Приз фонды быел 85 мең сум тәшкил итә.

Данияр Сәйфиев