Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Рәфгать улы Газизовны һәм педагоглар коллективын чын күңелдән Халыкара укытучылар көне белән котлыйбыз!
“Яктылык” мәктәбе – мөгаллимнәр, ата-аналар һәм укучылар бер-берсен аңлашып, хөрмәт итеп яшәүче зур бер гаилә. Биредә милли рух, җылы, дустанә атмосфера хөкем сөрүендә, әлбәттә, Радик Рәфгать улының һәм укытучыларның өлеше зурдан
Хөрмәтле мөгаллимнәр!
Сез ул-кызларыбызга сыйфатлы белем һәм ныклы тәрбия бирәсез, аларны үз балаларыгыздай якын күреп, күңел җылыгызны өләшәсез. Без, ата-аналар, күрми калган кайбер дулкынлану-үзгәрешләрне дә вакытында тоеп, сабыйларыбызга иң кирәкле һәм мөһим сүзләр әйтә беләсез. Сезгә барысы өчен дә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Хөрмәтле укытучылар!
Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез. Укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез – тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.
Иң изге теләкләр белән укучыларыгыз һәм әти-әниләр