Домой Жизнь татар Укытучы – һөнәр түгел, яшәү рәвеше

Укытучы – һөнәр түгел, яшәү рәвеше

0
Укытучы – һөнәр түгел, яшәү рәвеше

Һәркемнең иң беренче шатлык-куанычлары, матур ис­тәлекләре һәм өмет-хыяллары мәктәп чоры белән тыгыз бәйләнгән. Шушы якты балачак хатирәләренең үзәгендә укытучы төп урынны алып тора. Самара өлкәсенең Елховка районы, Мулла авылында 40 елга якын укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән РСФСРның мәгариф отличнигы, шушы көннәрдә 85 яшен билгеләп үтүче Юныс ага ЗӨЛКӘРНӘЕВ та укучылары күңелендә якты хатирә булып сакланучы остаз.

Ул башлангыч мәктәпне туган авылында тәмамлаганнан соң, күрше Тупли авылында 7 еллык мәктәптә укый. Уку дәверендә үзен бик актив һәм җәмәгать эшләрендә башлап йөрүче укучы буларак күрсәтә. Юныс ага да үзенең беренче укытучысын сагынып, олы хөрмәт белән искә ала.

– Беренче укытучым Мәрьям апа Сафиуллина безнең өчен бар яктан да үрнәк иде. Без аны ниндидер бер әкияти образ, фәрештә сыман күрә идек. Аның тавышы, сөйкемле елмаюы, үз-үзен тотышы бүген дә күз алдымда. Минем өчен ул әле дә остаз булып кала. Мәрьям апага карап, мин укытучы һөнәренә гашыйк булдым. Бу һөнәрне сайлавымда җизнәм – шулай ук укытучы булып эшләүче Котдус Гайнуллинның да катнашы бар. Ул искиткеч намуслы, тырыш, тәртипле кеше иде.

1951 елда Камышлы районы педагогия училищесына укырга кердем. Минем өчен бу вакыйга югары уку йортына керү белән тиң иде, шатлыгым эчемә сыймады. 4 ел буе бик тырышып укыдым. Башлангыч сыйныфлар укытучысы дипломы белән туган авылыма кайтып, мәктәптә эшли башладым, – дип искә ала Юныс ага.

Хезмәт юлының башы бик авыр елларга туры килүгә карамастан, ул дөрес һөнәр сайлавына һич тә шикләнмичә, Куйбышев педагогия институтының тарих бүлеген тәмамлый. Күп тә үтми, Юныс Зөлкәрнәевка завуч вазифалары да тапшырыла. Егет монда да үзен тырыш, эшчән педагог итеп күрсәтә һәм 1965 елда аны Мулла авылы мәктәбе директоры итеп билгелиләр. Шул көннән башлап, директор һөнәре Юныс ага өчен тормыш рәвешенә әверелә – авылда яңа зур мәктәп төзелә, укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү законы гамәлгә кергәч, ашханә төзергә туры килә. Төзелешләр, материаль база булмаганлыктан, бик зур авырлык белән бара. Мәктәп директорына, җиң сызганып, үзенә башлап йөрергә туры килә. Ул үзе хисапчы да, завхоз да, балта остасы да…

– Мин эшләгән елларда коллективыбыз бик тату иде. Укытучылар үз эшләрен яратып, күңел биреп эшлиләр иде. Без бер-беребезгә ярдәм итешеп, киңәшеп, мәктәп тормышы өчен янып яшәдек. Килеп чыккан авырлыкларны да бергә җиңеп килдек. Балаларга ныклы белем, яхшы тәрбия бирергә тырыштык, – ди Юныс Зөлкәрнәев.

Юныс аганың укучылары белән бергә утырткан мәктәп бакчасы бүген дә язын шаулап чәчәк ата. Анда 150 төп алмагач, чия, кура җиләге һәм башка төрле җиләк-җимеш куаклары үсә. Бу бакчада шулай ук мәктәп ашханәсе өчен төрле яшелчәләр дә үстерәләр.

– Ел саен диярлек колхоз кырыннан 2-3 гектар җир алып, яшелчәләр, карбыз үстерәбез, көзен аларны саткан акчага укучылар өчен төрле экскурсияләр оештырабыз. Мәскәү, Ленинград, Ульян шәһәрләрендә булдык. Хәтта Төньяк Кавказга кадәр барып җиттек, – дип елмая чал чәчле остаз. – Шул рәвешле балаларга патриотик тәрбия бирергә тырыштык.

Минемчә, Юныс Зәбихулла улы, укытучы буларак, үз алдына куелган максатларны тулысынча үтәгән. Аның укучылары арасында югары дәрәҗәләргә ирешкән хәрбиләр, табиблар, очучы, эшмәкәрләр, хәтта депутат та бар. Тормыш иптәше Наҗия ханым белән алар үз укучыларының барысын да диярлек исем-фамилияләре белән, үз балаларыдай яратып искә алалар. Наҗия апа да, Юныс ага белән бергә, гомер буе Мулла авылы мәктәбендә рус теле укытучысы булып эшләгән зур стажлы мөгаллимә. Аларның бер сүз, бер җан булып тормыш сукмагыннан атлый башлауларына май аенда 60 ел була. Шатлык-куанычлар, борчу-сагышлар, тормыш авырлыклары аша кулга-кул тотынышып, иңгә-иң куешып атлау, яраткан кешең белән бергә картаю – зур бәхет ул.

– Тормышымны шушы һө­нәргә багышлавыма, укучыларыма тиешле тәрбия бирә алуыма чиксез бәхетле мин. Гомерем заяга узмады, чөнки тынгысыз, мактаулы, күңелемә ятышлы хезмәт юлы үттем. Укытучы – ул һөнәр генә тү­гел, ул яшәү рәвеше, – ди Юныс ага Зөлкәрнәев.

Шуны да әйтеп үтәсе килә, Юныс абый “Бердәмлек”не беренче саныннан яздырып ала. “Яраткан басмамның һәр санын түземсезлек белән көтеп торам. “Бердәмлек” – мине татар дөньясы белән тоташтыручы күпер ул”, – дип тәмамлады сүзен әңгәмәдәшем.

Юныс ага Зөлкәрнәевны ихлас күңелдән олы юбилее белән котлыйбыз. Алдагы гомер еллары иминлектә, сау-сәламәт булып, шатлыкларга төренеп узсын. Киләчәктә балаларының, оныкларының шәфкатьлелеген, ихтирамын тоеп, тыныч гомер итәргә насыйп булсын! 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

Бердэмлек