Укытучыга тия күрмәгез…

0
24

«Бердәмлек» газетасының 12 санында Илдус Динда­ров­ның «Яңа Җүрәйдә күргән­нәрем» дип аталган мәкаләсе басылып чыккан иде.

Газетаны ачкач та, күзем «Яңа Жүрәйдә күргәннәрем» дип аталган мәкаләгә төште. Куелган исеменә карап: «Бу бит безнең авылыбыз, аның күркәм кешеләре, көнкүреше турында булса кирәк», – дип, бик шатланып, мәкаләне укырга керештем. Иртәрәк шатланганмын…

Утыз ел буе мәгариф өл­кәсендә хезмәт иткән кеше буларак, мәкаләнең мәктәп турындагы өлеше игътибарым­ны җәлеп итте. Шунысы ачык­ланды – мәктәп укучылары, укытучылары, аларның төрле юнәлештә башкарылган эшләре, уңышлары интернет аша гына түгел, матбугат чаралары битләрендә  дә яктыртылып барырга тиеш. Мәктәп тирәсендәге мәгълүмат киңлеген һәрвакыт тулыландырып торырга кирәк. Бу эш даими рәвештә алып барылмаса, хасил булган бушлык теләсә кем тарафыннан дөрес булмаган мәгълүмат белән дә тутырылырга  мөмкин.

Кошки районының Рус Васильевкасы урта мәк­тәбендә җиде авылның төрле милләт балалары белем ала. Шулар арасында  сигез татар баласы да тәрбияләнә.  Билгеле, туган телне укытырга мөмкинлек булмаса да, дәрестән тыш чаралар аша татар балаларына милли тәрбия бирергә тырышабыз. Мәктәптә оештырылган һәрбер бәйрәмдә – Әниләр көне, Укытучылар көне, Халыклар бердәмлеге көнеме, башка милләт балалары белән беррәттән, татар балалары да үз телләрендә чыгыш ясыйлар. Бигрәк тә 9нчы сыйныф укучысы Румил Насыйров һәм 7нче сыйныф укучысы Юлия Гафина турында әйтеп үтәсем килә. Соңгы елларда бу ике укучыбыз  Самараның “Дуслык” оешмасы үткәргән татар балалары фестивалендә, өлкә Сабан туенда, округ конкурсларында актив катнаштылар. Әзерлек, әлбәттә, укытучылар тарафыннан алып барыла. Бу эшкә балаларның әти-әниләре дә зур ярдәм күрсәтәләр.

Пандемия чикләүләре аркасында, күпчелек тәрбия чаралары онлайн форматта үткәрелә. Әле күптән түгел генә, “Туган телләр көне”нә багышлап, «Певцы родного края» дигән шигърият конкурсы да шундый форматта узды. Анда да Румил Насыйров һәм Данил Җәләлетдинов бик оста итеп шигырьләр сөйләделәр. Соңгы  3 – 4 елда үткәрелгән тагын берничә уңышлы проектларга тукталып үтәсем килә. Балалар, Е. Зиновьева – «Поэт-герой Муса Джалиль», О. Семибратова «Творчество Гакиля Сагирова» темалары өстендә ел дәвамында эшләп, район һәм мәгариф округы оештырган фәнни-га­мәли конференцияләрдә кат­нашып, Мактау грамоталары алдылар. Аларның җи­тәкчесе – Вәсилә Хәмзә кызы булды. Мәктәптә эшләүче укытучылар турында ялган информация тараткан автор әйтүенчә, «шәкертләренә тагылып, күрше авыл мәктәбенә күчеп киткән» укытучыларның берсе. Вәсилә апа Яңа Җүрәйдә туып-үсеп, озак еллар авыл мәктәбендә, соңыннан 15 ел рус мәктәбендә эшләгән мөхтәрәм укытучы. 

Шушы көннәрдә генә тагын бер шатлыклы хәбәр алдык – 7нче сыйныф укучысы Юлия Гафина округ дәрәҗәсендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Юлия ел дәвамында «Моя родословная» темасы өстендә эшләде. Укучыбыз апрельдә өлкә күләмендә үткәрелүче «Взлет» тикшеренү проектлары конкурсында да катнашачак. Бер елга сузылган күләмле проектны бары тик укытучы җитәкчелегендә генә җиңеп чыгарга була. Юлиянең җитәкчесе – Әнүсә  Салихҗан кызы. Ул да “шәкертләренә тагылып, күрше авыл мәктәбенә күчүче”ләрнең берсе, Яңа Җү­рәй авылы кызы, туган авылында озак еллар эшләп, бү­генге көндә дә педагог хезмәтен намус белән дәвам итә. 

«Хәзерендә исемен урысчалап кына йөртүче…» дип автор «өзгәләнгән» кеше турында да язарга кирәк бит. «Әкиятнең» төп герое мин булам инде. Унбиш елдан артык мәктәпнең укыту, тәрбия юнәлешен җитәклим,  коллективның эшен планлаштырам, укытучыларның эш юнә­лешен билгеләп, һәрдаим ярдәм итәргә тырышам. Әти-әнием миңа Гөлфәния дип матур исем биргәннәр. Авыл мәктәбендә эшләгәндә балалар Гөлфәния апа, Апа, дип эндәшәләр иде. Күрше авыл  мәктәбендә эшләү дәверендә, җиде авылның йөзләгән рус, чуваш милләтендәге балалары һәм аларның әти-әниләре, шул авылларда яшәүче ке­шеләр, паспортымда язылганча, Гелфения Мизбаховна дип, авыз тутырып әйтәләр. Шул мәктәптә эшләүче бөтен укытучылар да әти-әниләре биргән исемнәрен йөртәләр. Бу авыллар Нурлат һәм Яңа Җүрәй арасында урнашканнар, мәктәптә эшләүче  татар  укытучыларының исемнәрен һәркем дә белә, теләгән кешегә туктап сорарга була.

Автор, алдан шалтыратып, очрашу вакытын, темасын билгеләгән булса, милли тәрбия бирү юнәлешендә алып барылган эшләрне дә (мәктәпкә килгән татар корреспондентларын беренче чиратта шул мәсьәлә борчый) сөйләгән булыр идек, укучыларыбызның, укытучыларыбызның грамоталарын, дипломнарын күрсәтеп,  башкарылган эшләребез бе­лән таныштырган булыр идек. Әмма ләкин авторның максаты ул түгел. Дистанцион форматта үткәрелгән утыз минутлык дәрестән чакыртып алынган укытучы, озак сөйләшергә мөмкинлек булмавын аңлатып, дәрескә ашыга. Автор да, ашыгып, килүенең төп максатына күчә: өч йөз сум белән генә үзенең китапларын укытучыларга һәм ата-аналарга сатып бирергә тәкъдим итә…

Мин татар әдәбиятында бул­ган яңалыкларны даими рә­веш­тә күзәтеп барам. Лә­кин килүче кешенең исемен дә белмим, китапның эчтәлеге белән дә таныш түгел идем. Ә эчтәлеген белмәгән китапларны ата-ана­ларга тәкъдим итеп булмый, билгеле. Автор моңа да әзер икән. Ул: «Бу китапта сезнең турыда да мәгълүмат бар», – дип, ашыгып, китап битен күрсәтергә тырышты. Татарстан матбугатында басылып чыккан мәкаләдән өзекләр күчереп алуы турында әйтте. Кызганыч, ул татар корреспондентының мәктәпкә килеп китүе матур хатирәләр калдырмады. Авторга бернинди дә киртәләр юк, күрәсең. Ул үзе дә «пандемиягә салынып» дип яза. Керергә ярамый, пандемия чикләүләре дип, хезмәткәрләрнең дә, мәктәп ди­ректорының да әйтеп торуына карамастан, автор үз эшендә бул­ды.

Укытучы, кайсы милләттән булса да, икейөзле була алмый. Бу пафос белән әйтелгән сүз түгел. Безнең мәктәптә унсигез укытучы хезмәт итә, урта мәктәпнең тугызъеллык филиалы да бар. Һәрбер укытучы белән тыгыз элемтәдә торганлыктан, чынбарлыкка нигезләнеп әйтелгән сүзләр бу. Кырык ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлап, яңа гына лаеклы ялга чыккан укытучыларыбыз Вәсилә Хәмзә кызы, Гөлсирә Һади кызы, башка укытучылар – без барыбыз да Яңа Җүрәйдә туып-үстек, татар гореф-гадәтләрендә, татар мәдәниятендә тәрбияләндек, балаларда да милли үзаң тәрбияләргә тырыштык. Шәхси интересларын алга куеп, дөрес булмаган мәгълүмат тарату күркәм эш түгел, мондый хәл бердәмлекне үстерми, ыгы-зыгы гына тарата. Чөнки укытучы үзе дә, көнкүреше дә – тәрбия ысулы ул, бигрәк тә авыл җирендә. Авторга рухи исәнлек телибез.

Автор мәкаләдә үзе турында күп иттереп мәгълүмат биргән, фотосурәтен дә куйган, Самара өлкәсендә яшәүче татарлар арасында исемен популярлаштыру исәбеннән, «са­ры пресса» алымнарын кул­ланып, җәмгыятьнең игъти­барын җәлеп итәргә тырышкандыр инде. Ул максатына иреште, булса кирәк. Мәк­тәпне тәмамлаган балалар да, шалтыратып: «Кем турын­да язалар, апа?» – дип га­жәпләнделәр. Балаларның кү­ңе­ленә шик-шөбһә кермәсен, ди­гән уй шушы мәкаләне язарга этәрде дә инде. Без бит һа­ман да үз эшебездә: дәүләт та­ләпләрен үтәп, әхлакый ка­гыйдәләргә ни­гезләнеп, хәле­без­дән килгән хәтле балаларга милли тәрбия, толерантлык тәр­биясе бирү эшен дәвам итә­без.

Барлык укытучылар исеменнән

Гөлфәния Мизбах кызы Мингалиева,

Русская Васильевка авылы мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here