Вакыт, ургылып аккан елгадай, узып киткәнен сизми дә каласың. Ә кеше хәтере яр буендагы кыя кебек – гомерлек. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда эшләгән ветераннар да шулай, шомлы һәм дәһшәтле яшьлекләрен һаман да оныта алмыйлар бит. Наҗия апа ГАЙСИНА ул елларны гел күз яшьләре белән искә ала. Хәер, сугышка кадәр дә ул язмыш ачысын күп күргән…
Наҗия апа 1929 елда Ульян өлкәсенең Иске Майна районы, Иске Кызылсу авылында урта хәлле гаиләдә туган. Әтисе Гыйбадулла һәм әнисе Шакирә Нурулловлар бик уңган, тырыш кешеләр булалар: абзар тутырып сарыклар, ике сыер асрыйлар, җир сөрергә, йөк ташырга үзләренең атлары да була. Әнә шундый җитешле тормышта яшәгәнгә, аларның гаиләсен кулаклар дип игълан итәләр, бөтен мал-мөлкәтләрен тартып алалар, ә үзләрен Архангельск өлкәсенә сөргенгә озаталар. Гыйбадулла, Шакирә, 7 яшьлек Харис һәм өч яшьлек Наҗия, мал ташый торган вагоннарга төялеп, зур кыенлыклар белән билгеләнгән урынга барып җитәләр. Ә яңа туган кызлары Сәлимә, авыр шартларны кичерә алмыйча, юлда үлә…
– Себердә күргәннәрне сөйләсәңме?! Ир-атлар көне-төне урман кисә, ә хатын-кызлар, тимер юлы шпалларын эшкәртәләр, дегет сеңдерәләр. Ул вакытта алар бетоннан түгел, агачтан ясала иде бит. Без, ач-ялангач балалар, берәр җиләк булса да табып ашарбыз дип, тайгада йөрибез…
1937 елда гаиләбезне Горький өлкәсенең Балахна шәһәренә торф чыгарырга җибәрделәр. Анда да тормыш җиңелләрдән булмады. Ике елдан әтине фин, аннан соң Бөек Ватан сугышына алдылар. Абыйга 17 яшь тулу белән ул да сугышка китте. Шулай итеп, бөтен тормыш әни белән минем өскә калды, – дип искә ала Наҗия апа.
Бу вакытта әниләре дүртенче балага авырлы була. Сабый тугач та, Шакирә апаны эшкә чыгаралар. Ә Наҗия бер айлык энесе Әнвәрне һәм 5 яшьлек Раузаны карый, сабыйны күтәреп, әнисе эшләгән җиргә имезергә йөртә. Иртән сәгать биштән уянып, бер километрга сузылган чиратта торып, гаиләгә тиешле ипи кисәген алып кайту да Наҗия өстендә була.
– Эшче кешегә – 500, балаларга, эшкә чыга алмаган карт-корыга 200 грамм ипи бирәләр иде. Аны заводтан арбага салып китерәләр. Атлар булмаганга, арбага яшүсмерләр җигелә иде. Шул балалар төркеменә эләгә алсаң – зур бәхет, чөнки аларга ипине беренче чиратта бирәләр, – дип сөйли Наҗия апа.
Икмәкне норма буенча бирсәләр, тоз бөтенләй булмый. Шәһәрдә тозлы сулы кое булуы билгеле булгач, аңа да чират тезелә башлый. Наҗия иртә таңнан торып, ике чиләк су алып кайта да, аны кайнатып, төптә калган тозын җыеп ала, ни булганын салып ашарга пешерә…
Әнисенә җиңелрәк булсын өчен, кыз 13 яшеннән эшкә чыга. Баштан аны фронтка җибәрелә торган яшелчәләрне чистартырга куялар. Соңрак гидроэлектростанциягә күчерәләр.
– Без, китерелгән торфны вагонеткаларга төяп, электровозга кадәр этеп барабыз да эләктерәбез. Ә электровоз торфны станциягә кертә. Кыз балалар өчен бу бик авыр эш иде.
Көн саен диярлек баш өстеннән хәрби самолетлар оча. Без дошман самолетларын тавышыннан аера башладык. Бервакыт шулай немец очкычы гидроэлектростанциягә ташлаган бомба безнең бомбоубежищега килеп төште. Тревога башлану белән электровоз йөртүчеләр анда кереп качканнар иде. Фашистлар шулай тылда хезмәт куйган гади кешеләрнең дә башларына җитәләр иде, – дип сөйли Наҗия Гыйбадулла кызы.
Ниһаять, көтеп алынган Җиңү көне дә килеп җитә. Белоруссия фронтында сугышкан әтиләре исән-имин әйләнеп кайта. Ә өч елдан (ул вакытта егетләр, сугышта булсалар да, тагын өч ел армиядә дә хезмәт итәргә тиеш иде) абыйсын да каршы алалар. Наҗия, кичке мәктәпне тәмамлап, киләчәккә матур планнар корып яшәп ятканда, гаиләгә зур кайгы килә – башына кан йөгерүдән әниләре үлеп китә.
– Абый белән мин үскән идек инде. Хуҗалыкны алып барырга, әле мәктәп яшендә генә булган Әнвәр белән Раузаны тәрбияләргә хатын-кыз кирәклеген аңлап, әтине өйләнергә үгетләдек, – дип искә ала милләттәшебез.
Бераздан әтиләре өйләнә. Үз балалары булмаган хатын үги балаларны кыерсытмый, йомшак холыклы була. Үзе Казаннан булганга күрә, ирен дә шул якларга кайтырга үгетли башлый. Балалары белән киңәшкәннән соң, Гыйбадулла Мәләкәскә, әнисе белән энесе янына кайтып төпләнергә карар кыла. Ә өлкән улы гаиләсе белән Балахнада кала.
Наҗия Мәләкәскә кайтканына бер дә үкенми. Чөнки анда ул булачак тормыш иптәше Исмәгыйль Гайсинны очрата.
– Сугыштан соң сәүдә училищесы тәмамлаган идем. Мәләкәстә кибеткә эшкә кердем. Ә Исмәгыйль ветеринарлыкка укый, Дуся исемле апада квартирда тора икән. Шул апа Исмәгыйльгә: “Безнең кибеттә татар кызы эшли башлаган бит, барып кара әле”, – дигән. Азык-төлек алырга дигән булып, булачак ирем мин эшләгән кибеткә йөри башлады. Шуннан танышып киттек, аралаша башладык. Дөресен генә әйткәндә, озын буйлы, чибәр бу егеткә гашыйк булмый мөмкин түгел иде, – дип елмая Наҗия апа.
Өйләнешкәннән соң яшьләр Исмәгыйльнең туган ягына – Елховка районының Тупли авылына кайталар. Тик анда озак яшәргә насыйп булмый, укуын тәмамлаган гаилә башлыгына Магаданга юллама бирәләр. Ул: “Олы яшьтәге әти-әнием үзләре генә калалар. Аларны карарга кирәк”, – дип хатлар яза-яза, Куйбышев өлкәсендә кала. Шулай итеп, Гайсиннарга Новокуйбышевскта, элеккеге Утевка районының Дмитриевка авылында эшләгәннән соң, кабат Елховка районына кайтырга насыйп була. Ә 1975 елда Гайсиннар Куйбышевка килеп төпләнәләр. Наҗия апа кайда нинди эш бар, шуңа алына: кибеттә дә, ашханәдә дә эшли. “Биш балам булганлыктан, вакытымны күбрәк аларга багышларга тырыштым. Шуңа эш урынын да, хезмәт хакына карап түгел, кайда буш вакыт күбрәк, шунысын сайлый идем”, – дип сөйли Наҗия апа.
Тормыш иптәше белән алар балаларына яхшы тәрбия биреп, зур тормышка аяк бастыралар. “Наиләбез, 45 ел гомерен яраткан хезмәтенә багышлап, шәһәрнең 5 санлы хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләде. Әлфия 30 ел Себердә эшләп, лаеклы ялга чыккач кына, Самарага кайтты. Исәнгали, Искәндәр һәм Назыймә дә йөзебезгә кызыллык китермәделәр, Аллаһыга шөкер”, – дип горурланып сөйли Наҗия апа. Бүген аның күкрәген “Ана” медале һәм I дәрәҗәдәге “Ана батырлыгы” билгесе бизи, Бөек Җиңүнең юбилей медальләре дә бихисап.
…Балалары үсеп җиткәч, Наҗия Гыйбадулла кызына Балахнага барып кайтырга насыйп була. “Бик дулкынландыргыч сәяхәт булды ул. Абыемның улы белән күрештек, әниемнең зиратында булдым. Шәһәр урамнарыннан йөргәндә, әти-әнием, гаиләм турында иң җылы, шатлыклы мизгелләрне генә искә алырга тырышсам да, тормышымның иң авыр еллары, сугыш турындагы хатирәләрдән арына алмадым. Ул елларны онытып буламыни?” – дип, яшьләрен сөртә-сөртә, сөйләде Наҗия апа Гайсина.
Без Наҗия апаны һәм барлык сугыш, тыл ветераннарын якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, аны якынайтуга керткән олы хезмәтләре өчен чын йөрәктән рәхмәт белдерәбез!
Алия Арсланова.
Бердэмлек