Ул күргән…

0
Ул күргән…

Мин күрдем…

Мин авырту һәм чигенү

  ачысын күрдем,

Кан да, кайгы да, күз

  яшьләре дә…

1941 елның 22 июне шимбә көненә туры килгән. Күпчелек мәктәпләрдә бу көнне чыгарылыш кичәләре уздырганнар. Иртән генә таралышкан яшьләр, якты өметләр белән өйләренә кайтканда да җырлап-көлеп, киләчәккә планнар корып, бер-берсен онытмаска, даими очрашып торырга, уңышлары һәм шатлыклары белән уртаклашырга сүз куешканнар. Ләкин алар якты хыялларының тормышка ашмаячагын әле белмиләр. Иртәнге сәгать дүрттә сугыш башланган булган инде…

Бу куркыныч, канкойгыч вакыйгаларны үз күзләре белән күргән һәм үзе дә сугышта катнашкан бабам турында язарга телим. Минем фронтовик бабам – Ибраһим Исмәгыйль улы Йосыпов, Баку шәһәренең хәрби училищесында укып чыкканнан соң, хәрби офицер званиесе алып, туган авылына ялга кайта. Биредә ул минем булачак әбием Хәдичәне очрата, һәм алар өйләнешәләр. Хәрби хезмәт урыны итеп Ереван шәһәре билгеләнә.

…Ибраһим бабамның балачагын бәхетле дип атап булмый. Әтисе Исмәгыйльне Беренче бөтендөнья сугышына алганда, ул нибары 2 яшьлек бала булып кала. 6 яшендә әтисен дә, әнисен дә югалткан Ибраһимны Нуриәхмәт абыйсының гаиләсе сыендыра. Бәлки, шуңадыр да ул башкалардан көчлерәк, акыллырак, өлгеррәк булырга тырыша: мәктәптә дә яхшы укый, спорт белән дә шөгыльләнә, яшүсмер чагыннан ук авыл Сабантуйларында батыр булып таныла, морадына ирешеп, хәрби училище тәмамлый.

1941 елда, командование планы буенча, Ибраһим хезмәт иткән полкны, дошманга юл куймас өчен, Иранга кертәләр. Аннары ул Көньяк-Көнчыгыш фронтта сугыша: Харьков, Донбасс, Днепропетровск тирәсендә каты сугышлар бара, иптәшләре һәлак була, ачлык, суыктан да күпләр зыян күрә. Һәркайда миналар, снарядлар шартлый, самолетлар бомба коя. Төрле яктан яралыларның ыңгырашуы ишетелә, бөтен җирдә тузан, төтен һәм һәлакәт.

Беренче һөҗүмнән соң исән калгач, Ибраһим сугышның никадәр авыр хезмәт булуын аңлый башлый. Күп йөрергә, тиз йөгерергә, үз тормышыңны һәм дусларыңның гомерен саклап калу өчен, курку белмәс һәм җитез булырга кирәк. Туңган җирне тешләрең белән кимереп, яшеренә белергә туры килә. Кечкенәдән эшләргә һәм спорт белән шөгыльләнергә күнеккән кешегә бу артык авыр булмый. Аның 76нчы дивизиясе Харьков өлкәсе, Волчанка шәһәрен азат итә, Сталинград өчен сугыша, Балтыйк буенда «Багратион» операциясендә катнаша…

Ибраһим, кулы яраланып, 1942 елның 18 апрелендә госпитальгә эләгә. Сәламәтләнгәннән соң өлкән командирлар курсларын тәмамлый һәм кабат фронтка китә, башта командир урынбасары, аннан 1173 укчы полкының батальон командиры була.

Бабай сугышның бер эпизодын балаларына болай сөйләгән:

– Кавказда булды бу хәл. Без чигенүче дошман эзеннән барабыз. Тау текә, аста елга ага. Кичкә таба разведчиклар елга артында немецларның пулеметлар көйләвен күреп алалар. Әйләнә-тирәдә ачык урын, качарга урын юк. Без, берничә солдат һәм мин, караңгылык төшкәнне көтеп алдык та дошман позицияләренә якынлаштык. Бәрелеш яшен тизлегендә һәм аяусыз булды. Безнең гаскәрләргә юл ачылды, ләкин мин бу сугышта яраландым. Минем белән булган барлык солдатларны орден һәм медальләр белән бүләкләделәр, ә мине ашыгыч рәвештә госпитальгә озаттылар, минем урынга башка солдатны бүләкләгәннәр. Бу гаделсезлек турында сугышчан дусларым командованиегә хат яздылар һәм мине дә орден белән бүләкләделәр…

1944 елның июнендә бабам, укчылар батальоны командиры буларак, Украина фронты составында Берлинны алуда катнаша. 1946 елның апрелендә ул Кызыл Байрак ордены, ике Бөек Ватан сугышы ордены һәм күкрәк тулы медальләр белән авылга кайта, авылдашлары аны каршы алырга күпер төбенә үк чыгалар. Ибраһим бабай үз гомерендә авылда иң хөрмәтле кеше булып яшәде. Мин аның белән бик горурланам.

Элина Зыятдинова,

Иске Ярмәк мәктәбенең, 8 сыйныф укучысы.