Домой Культура «Ул әле өйләнмәгән иде»

«Ул әле өйләнмәгән иде»

0
«Ул әле өйләнмәгән иде»

26 сентябрьдә Самарада Әлмәт драма театры артистлары спектакль премьерасын күрсәттеләр.

…Көзге кич. Тирә-юньдә, һәрвакыттагыча, ыгы-зыгы хөкем сөрә. Кемдер эштән, кемдер укудан кайтып килә, кемдер кибеткә, спорт залына ашыга… Халык шулай яши инде ул…
Шулай да, 26 сентябьдә Әлмәт драма театрының Самарага гастрольләргә килүе турында ишеткән татарлар, дәррәү кубып, бөтен эшләрен калдырып, театрга ашыктылар. Самара драма театры ишегалдыннан ук таныш йөзләр күренде һәм күңелләр тагын да күтәрелеп китте. Менә беренче кыңгырау чылтырады һәм спектакль башланды…

Сәхнә бер кыры белән тамашачыга борылган, декорацияләр юк диярлек, пыяладанмы, көзгедәнме ясалган элмә күзләрне камаштыра. Сул якта – милли татар костюмнарына киенгән татар егете Шәмси һәм аның сөйгәне, уң якта – Совет чоры киемнәренә киенгән артистлар. Театрның иҗат төркеме Гаяз Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” хикәясенә тагын берничә реаль язмышны кушып бутаганнар да мәхәббәт, дин, гореф-гадәтләр, ата-аналар һәм үз-үзең белән мөнәсәбәтләргә багышланган искиткеч спектакль китереп чыгарганнар.

…Шәмси исемле татар егете үзенә хатын эзли. Ләкин никтер эше уңмый, берсе сүз йөртүчән, икенчесе татар язучылары иҗаты белән таныш түгел. Казан губернасын аркылыга-буйга йөреп чыкса да, идеаль тормыш иптәше эзләп таба алмыйча интегә. Шул арада аңа Анна исемле рус кызы очрый. Ул яхшы да, әдәпле дә, кайгыртучан да… Алар бергәләшеп Финляндиягә барып кайталар, Башкортостанда кымыз, бал эчеп дәваланалар. Дуслык мөнәсәбәтләре җенси мөнәсәбәтләргә күчкәч тә, бу берни дә түгел әле дип, Шәмси үзен-үзе тынычландыра. Тик әтисе-әнисе руска өйләнүенә каршы булачагын белә, әлбәттә. Ул, дөрес эшлим микән, ничегрәк кирәк булган икән, дип уйлана башлый.

Герой янына сәхнәгә мулла чыга. Ул сүзен дога укып башлый. Мин башта мулланың чынмы-юкмы икәнлегенә ышанмыйчарак тордым. Ул вәгазьне артык кычкырып сөйләде. Минемчә, тавышын артык күтәрмәсә, яхшырак булыр иде. Күңел түреннән кайнап чыккан ишетелер-ишетемәс сүзләр генә кеше йөрәгенә ятышлырак.
Ул ислам дине кыйммәтләре турында сөйләп алды, ирнең гаиләдәге бурычларын санап үтте, ник катнаш никахларга каршы булуын аңлатырга тырышты. “Анна” ишеләрне сайласа, бәхете булмаячагы турында әйтергә дә онытмады. Баласын чукындыру, яисә ислам дине ышыгына алу проблемасын да яктыртты.

Мулла артыннан поп чыкты. Аның сүзләре ягымлырак яңгырады, бугай. Ул Богның кешелек дөньясын яратуы турында сөйләде. Һәркем үз юлын үзе сайлый: кемгәдер почмакта икона кирәк, кемгәдер – сөннәт. Иң мөһиме, күңелләрдә ярату, кичерә белү, башкаларны кимсетмәү һәм үпкәләтмәү хисләре булсын…
Сәхнәдән яңгыраган сүзләр залны камап алды сыман. Тамашачылар бер фикердә, бер сулышта иделәр. Ә бер минут та үтми – син инде трагикомедия маҗараларына кушылып көләсең, йә елыйсың. Ә йөрәгеңдә кайнаган хисләреңне нишләтергә соң? Снең бит бертуган энең яисә сеңелең, татар милләтеннән булган күршең йә дустың, ахыр чиктә, бәлки, үзең дә христиан динендәге кеше белән яшисеңдер. Шәмси кебек үк “Нишләргә?!” дип кычкырырга гына кала.

Бу теманы без, “Туган тел” татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Фәрхәд абый Мәхмүтов җитәкчелегендә “Татар яшьләре көннәре”нә Казанга баргач та күтәргән идек. Ул «Ассимиляции татарского народа в современных реалиях» дип аталган иде. Фәрхәд абыйның сүзләре әле дә колагымда яңгырый: “Менә сез өйдән чыктыгыз, ди. Ул чиркәү ягына, син мәчет ягына киттең. Бу очракта үзеңне ничек хис итәргә була?” Миңа ул вакытта әле егерме яшь тә тулмаган иде…

…Ә сәхнәдә, Гаяз Исхакый сүзләрен кабатлап, ике фәрештә артистларга тагылып йөриләр һәм килеп чыккан хәлләрне үзләречә тасвирлыйлар. Ләкин, соңрак аңлашылганча, бу аларның туачак балалары икән. Алар кызык кына иттереп, кемнең алданрак туарга тиешлеген белер өчен, су-е-фа уенын уйныйлар. Ә Шәмсинең, кичке уенда парын бер почмакта калдырып, биергә чыгу сценасын шедевр дип атар идем. Шул вакытта зал сызгырып-сызгырып кул чапты. Бу хисләрне уйнап кына күрсәтеп булмас, артистларның харизмасыннан башка, берни дә барып чыкмас иде. Димәк, өч сәгать барган спектакльдә баш геройлар гына түгел, финнар да, мулла белән поп та, фәрештәләр дә – барысы бер тында уйнадылар. Спектакль татар телендә барды, ә татарча белмәүчеләр өчен наушниклар аша тәрҗемә белән карау мөмкинлеге бар иде.

Спектакльдән чыкканда тамашачы гипноз астында иде кебек. Һәркемнең күңел кыллары үз дулкынында тибрәлә: кемдер елаган, кемдер егылып-егылып көлгән. Ләкин битараф калучылар гына юк иде.
Татар оешмасына йөрүче кызларыбыз, бу теманы оешма эчендә тикшереп, яшьләр арасында катнаш никахларга каршы пропаганда алып бару турында сүз куештылар.
Балаларыңның акылга утыра башлавын күрү – тормыш мәгънәседер бит инде ул..

Залия Динмөхәммәтова

“Бердэмлек”