Домой Главные новости В области Ул “Ялкынлы яшьлек”не яшьнәтте!

Ул “Ялкынлы яшьлек”не яшьнәтте!

0
Ул “Ялкынлы яшьлек”не яшьнәтте!

10 мартка каршы төндә озакка сузылган авырудан соң  Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, өлкәнең беренче халык артисты,техник фәннәр кандидаты, бик күп орден һәм медальләр иясе танылган “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең оештыручысы һәм алыштыргысыз җитәкчесе Илгиз Исмаил улы Колючев вафат булды.

Илгиз Колючев Оренбург өлкәсендә дөньяга килгән. Мәдәнияткә тартылу да балачактан ук башланган. Кичләрен авыл клубында концерт куялар, спектакльләр уйныйлар. Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаган үсмер элеккеге Куйбышев шәһәренең Индустриаль институтка  укырга керә. Шунда филармониягә йөри, опералар тыңлый, драма театрында куелган спектакльләрне калдырмый карап бара.

Укуын тәмамлагач сәләтен күреп Кузнецов исемендәге конструкторлык бюросына чакыралар. Илгиз бик теләп эшкә тотына, чөнки хезмәткәрләр алдына айга кеше җибәрү бурычы куела!

Куйбышевта ул җыр-биюгә сәләтле Шамил Сатдаров белән таныша. Ә инде Камил Шамкаев һәм Мидхәт Галимуллин белән очрашкач егетләр татар ансамбле оештыру турында хыяллана башлыйлар. Аларны халык җырлары,биюләре, моңнары, авыз иҗаты кызыксындыра.

1970 елда ансамбль оеша. Халык җыр-биюләрен башкаручы, аның шигъриятен  сәхнәләрдән җиткерүче ансамбльгә “Ялкынлы яшьлек” дигән исем бирелә. Соңрак хор барлыкка килә, хореография төркеме белән эстрада бүлеге оеша. Ансамбль ялкынланып иҗат иткән елларда анда катнашучыларның саны 300ләп  артистка җитә. Җыр -бию белән генә чикләнеп калмыйча, Тукай, Җәлил шигъриятен пропагандалыйлар, Галиәсгар Камалның  “Беренче театр”ын сәхнәләштерәләр. Ансамбльне кайда гына барсалар да татарлар белән бергә ,башка милләт вәкилләре дә  сагынып көткәннәр. Бер җәй эчендә генә дә 30-40  концерт куярга өлгергәннәр.

47 ел эшләү дәверендә йөзләгән  программа төзелә,меңнәрчә концерт оештырыла. Аларга Самара тамашачылары гына түгел, күрше Саратов, Ульян,Пенза өлкәләрендә һәм Татарстан белән Башкортстанда да алкышлаганнар.

Ансамбль төрле халыкара конкурсларда җиңүләр яулаган. Илгиз әфәнде ЮНЕСКОның “Европа- Азия” Халыкара Гуманитар Академиясе бүләкләренә дә лаек була.

Тырышлыгы өчен  Илгиз Исмаил улына Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәре, “Дуслык” ордены бирелә.2009 елда  Самара өлкәсенең үсешенә керткән зур өлеше  өчен губернаторның Хөрмәт билгесен ала.

Илгиз Колючев гомер буе ансамбль эшчәнлегеннән аерылмады лаеклы ялга чыккач та киңәшләрен биреп яшәде. Самар өлкәсенең “Туган тел” җәмгыятендә актив әгъза булып торды.

Илгиз Исмаил улы  Колючевның якты истәлеге аны белгән һәркемнең күңелендә  сакланыр..

Илгиз әфәнде бүген Мехзавод зиратына җирләнәчәк. Мәрхүм белән хушлашу түбәндәге адрес буенча.

Самара шәһәре. Управленческий бистәсе. Париж коммунасы урамы, 21 нче йорт, 88 фатир.