Кадерле әниебез, яраткан әбиебез!
Без сине юбилеең белән котлыйбыз. Котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң изгесен, рәхмәтләребезнең иң олысын кабул ит бездән. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, муллыкта яшәргә язсын.
Яшәү маягы син безнең өчен,
Кешелегең белән үрнәк син.
Мең-мең рәхмәт тәрбияңә,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Дөньядагы һәрбер
яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл
гына.
Изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.