Домой Главные новости В стране и мире Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткыда меценат истәлегенә «Ганеев укулары» узды

Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткыда меценат истәлегенә «Ганеев укулары» узды

0
Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткыда меценат истәлегенә «Ганеев укулары» узды

Эдуард Ганеевның исемен мәңгеләштерү максатында район мәдәният йорты бинасына урнаштырылган мемориаль тактаны ачтылар.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ» ). Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында танылган меценат hәм җәмәгать эшлеклесе Эдуард Әнвәр улы Ганеев истәлегенә багышланган «Ганеев укулары» узды. Бу турыда  «Өмет»  газетасы хәбәр итә.

«Авыл хатын-кызы — тормышның нигезе» дип исемләнгән секциядә гаилә кыйммәтләрен саклауда, балаларга рухи-әхлакый hәм патриотик тәрбия бирүдә, авыл тормышын җанландыруда гүзәл затларның ролен югары бәяләделәр.

Өлкә мөселманнарының баш имам-ахуны, төбәк Диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин hәм Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин җитәкчелегендә узган өченче секция утырышында да рухи-әхлакый кыйммәтләрне, гаилә традицияләрен саклап калып үстерүгә бәйле мәсьәләләр каралды.

«Гаилә — замана җәүhәре» дип аталган ифрат та бай эчтәлекле вәгазь авыл мәчетләре имамнарында hәм абыстайларда зур кызыксыну тудырды.

«Татар-мөселман гаиләләре гомер бакыеннан ныклы, тәртипле, эшчән булулары белән аерылып торганнар, күпчелек гаиләләрдә әлеге сыйфатлар бүген дә саклана hәм бу яктан алар башкаларга үрнәк күрсәтәләр», — диде өлкә Губернаторы администрациясенең милли hәм дини мәсьәләләр буенча идарә башлыгы Сергей Паховский.

«Ганеев укулары» — уникаль, ягъни тиңдәше булмаган вакыйга. Ул мөhим мәcьәләләр хакында фикер алышу мәйданчыгы булып тора», — диде өлкә фәнни китапханәсе директоры Светлана Нагаткина.

Секцияләр эше тәмамланганнан соң, укуларда катнашучыларны данлыклы меценат Эдуард Ганеевның исемен мәңгеләштерү максатында район мәдәният йорты бинасына урнаштырылган мемориаль тактаны ачу тантанасында катнашты. Әлеге истәлек тактасын район хакимияте башлыгы Илдар Магдеев белән Эдуард Әнвәр улының хәләл җәфете Суфия Ганеева ачты.

tatar-inform