Домой Жизнь татар Ульяновск имамнары карантинда

Ульяновск имамнары карантинда

0
Ульяновск имамнары карантинда

Илебездә ай азагына кадәр игълан ителгән карантин тормышыбызның барлык тармакларына да зур үзгәрешләр кертте, яңалыклар өстәде. Мәктәпләр, завод-фабрикалар, шәһәрләр, юллар гына түгел, хәтта илләр дә ябылды. Менә шушы чорда мәчетләрдә гомуми намазлар уку ничек оештырылган, өйләрдә уза торган дини аш мәҗлесләре нинди кагыйдәләр нигезендә уза, бу көннәрдә мәчет имамнары ниләр белән шөгылләнә? Менә шул һәм башка сорауларга җавап эзләп, Рамис Сафин Ульяновск өлкәсе мөфтие урынбасары, шәһәрнең тарихи мәчете имамы Рәсүл хаҗи Фәткуллов белән белән очрашкан.

Рәсүл хәзрәт белән очрашу турында сөйләшкәч, ул безне мәчеткә түгел, ә үзе хезмәт итә торган мәчет янәшәсендә генә урнашкан сандык сыман матур өенә чакырды. Урамга ук чыгып үзе каршы алды. Йорт тирәсендә, бакчада бөтен эшне гаилә белән үзебез башкарабыз, ди.

Кырык бер яшьлек имам бүгенге көндә ишле гаилә башлыгы. Ул хатыны Зөлфия белән дүрт бала- ике егет , ике кыз үстерә. Без килгәндә 19 яшьлек олы улы Самир кибеткә киткән иде. Гаиләнең чәй өстәлендә яңа чирдән саклану өчен нинди генә җиләк-җимеш юк, чәе дә башка төрле…

Рәсүл хәзрәт сабый чактан ук чын мәгънәсендә дөрес дини тәрбия алып үскән егет. Әтисе Нотфулла абый Чүпрәле якларыннан, әнисе Гөлинә апа Шыгырдан кызы. Кайчандыр балаларына дин белән бергә, алар матур татар телен дә өйрәтеп үстергәннәр. Бүген чират Рәсүлдә, ул балаларына ана телен өйрәтә.

Бүген илдә игълан ителгән карантинны да диванда кырын ятып телевизор карап кына түгел, аны файдалы итеп уздырырга, балалар белән шөгылләнүне оештыра белергә кирәк, ди Рәсүл хаҗи.

  • Бәхетебез булмас иде, бәхетсезлек булмаса дип әйтәләр бит әле. Шуның сыман без дә менә бу карантин көннәрендә балалар белән татар телен өйрәнәбез. Гади генә итеп сөйләшергә түгел, ә укырга һәм язарга да өйрәтәм балаларны, — ди ул.

Аның сүзләренчә, шунысы яхшы — хәзер китаплар, һәртөрле дәреслекләр табу проблема түгел, әгәр теләк булса хәзер күңелең ни тели шуны табарга була. Китапларны Казаннан да алып кайтабыз, аннан соң өлкәнең татар автономиясе дә дәреслекләр табарга нык ярдәм итә.

Сер түгел, бу гаиләдә балалар гел китап кына да укып утырмый. Спорт белән шөгылләнергә дә җаен табалар. Соңгы вакытта Исмаил йогалар сыман кадаклы тактага басып торуны да үзләштерә башлаган.

Рәсүл хәзрәт ул хезмәт итә торган мәчеткә өйлә намазына килдек. Кайчандыр тулып торган намаз залы буш.

  • Йөрүчеләр бик нык азайды. Бабайларыбыз инде бер айга якын килмиләр мәчеткә. Җомга намазларына 20-30 яшь егетләр килә, — ди ул.

Ни генә булмасын тормыш дәвам итә бит. Аның үлем-җитеме, бала туу кебек бездән сорамый гына килә торган нәрсәләре дә бар.

  • Мәҗлесләр уздырмыйлар, үзебез дә бу хакта “Кирәк түгел” дип һәрвакыт әйтеп торабыз. Мәет озатканда да бары тик бик якын туганнары гына катнаша. Балага исем кушканда да әти-әниләр һәм әби-бабайлары гына була, — дип сыйләде Рәсүл хәзрәт.

Шунысы сөендерә, сонгы вакытта мәчетләребезгә дөнявый һәм дини яктан тирән белемле яшьләребез килә. Башта Төркиядә белем алып, аннары Россия ислам университетын, әле күптән түгел генә Россия президенты каршындагы халык хуҗалыгы академиясен тәмамлаган Рәсүл хаҗи шуларның берсе.

tatar-congress