Домой Жизнь татар Ульяновск өлкәсендәге “Дворянская” агрофирмасы татар ир-егетләре кулында

Ульяновск өлкәсендәге “Дворянская” агрофирмасы татар ир-егетләре кулында

0
Ульяновск өлкәсендәге “Дворянская” агрофирмасы татар ир-егетләре кулында

Моннан 15 ел элек аның фермер хуҗалыгында нибары 5-6 гектар җир булса, бүген инде аларның мәйданы йөзләгән гектарга җитте. Еллар дәвамында кечкенә генә хуҗалык агрофирма дәрәҗәсенә күтәрелде, эшләүчеләр саны да күпкә артты, үстерелгән игенне эшкәртү өчен тегермәне, икмәк заводы эшли башлады. Сүзебез Ульяновск өлкәсенең Радищево районындагы аталы-уллы Юныс һәм Камил Бирюковлар җитәкли торган “Дворянская” агрофирмасы хакында бара.

Райондагы басу-кырларның яртысыннан артыгы Ульяновск өлкәсенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Дворянская” агрофирмасы җитәкчесе Юныс Бирюков карамагында. Узган ел 30 еллык агачлар үскән басуда бүген инде шаулап иген үсә. “Ял иткән җирләрдә уңыш та әйбәт чыга”- ди Камил.

Хуҗалыкта эшләүчеләрнең уртача яше дә 50-55 артмый. Техниканың яңа булуы, барлык агроталәпләрне үтәү һәм һава торышының яхшы булуы үзенең яхшы нәтиҗәләрен бирә. Кырдан кайткан ашлыкны вакытында урнаштырып кына бар.

Хуҗалык җитәкчесе Юныс абый моннан 48 ел элек ул чактагы Куйбышев, хәзерге Самара шәһәренә укырга китә. Шәһәрдә калырга мөмкинлеге булса да, җаны-тәне аны авылга тарта.

Хуҗалыкта гына түгел, йорт янындагы бакчада да тәртипкә сокланмый мөмкин түгел. Андагы матурлык, зәвык белән утыртылган декоратив куаклар, чәчәкләр…

Өлкә үзәге Ульяновскидан 250 чакрымда урнашкан бу районда татарлар әллә ни күп булмаса да, татар тормышы һәрчак кайнап тора. Татар теле һәм сәнгате көннәре, мәчет салдыру, ислам мәдәнияте фестивале үткәрү, балалар бакчасында татар төркемнәре ачу….Болар барысы да районның татар автономиясе рәисе Юныс абый тырышлыгы белән башкарылган эшләр. Юкка гына теләк булса, беләк карышмый диләр шул…

Рамис Сафин
Ульяновск өлкәсе