Домой Жизнь татар Ульяновск өлкәсендә коронавирус бетүен корбан чалып сораганнар

Ульяновск өлкәсендә коронавирус бетүен корбан чалып сораганнар

0
Ульяновск өлкәсендә коронавирус бетүен корбан чалып сораганнар

Ульяновск өлкәсендә иң зур татар авылы — Зур Чирекледә яшәүче мөселман кардәшләребез теләсә нинди зур эшкә алыныр алдыннан корбан чалалар hәм Аллаhы Тәгаләдән ахырын хәерле кылуын, ярдәменнән  ташламавын дога укып сорыйлар.

Ата-бабаларыннан калган шушы күркәм йоланы җиренә җиткереп үтәү өчен бөтен авыл халкы — өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да яшел хәтфәдәй киң аланга җыела. Күмәкләшеп тәкбир әйтәләр, хөрмәтле имамнар Коръән-Кәримнән аять-сүрәләр укый, аннары корбан чалалар. Шунда ук зур казаннарда корбан итеннән шифалы hәм тәмле шулпа пешә. Ризыклар әзер булгач, барысы да учак тирәсенә тезелеп утырып, корбан шулпасы белән сыйланалар. Теләге булганнар ризыкны өйләренә дә алып китә.

Быел Зур Чирекле мөселманнары Аллаhы Раббыбыздан коронавирус пандемиясен бетерүен сорап корбан чалырга ниятләгәннәр. Никулино авыл җирлеге башлыгы, танылган эшкуар hәм меценат Умәр хаҗи Айбулатов авылдашлары исеменнән корбан чалдырган. Авыл мәчетләренең барлык имам-хатыйблары да бергә җыелып тәкбир әйткәннәр, ә өлкәнең көньяк районнары буенча имам-ахуны Усман хәзрәт Рафиков Аллаhы Раббыбыздан пандемияне бетерүен hәм барча халыкка да саулык-сәламәтлек, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек насыйп итүен сорап дога кылдырган. Ә корбан итен мохтаҗлыкта яшәүче авылдашларына, инвалидларга hәм ятим балаларга таратып чыкканнар. Yзизоляцияләнү hәм карантин шартларында бу изге эшне Умәр хаҗиның улы Усман белән авылның «Хайрат» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлҗиhан хаҗия Гафарова башкарган.

— Барысы да бик риза булдылар, күп рәхмәтләр әйттеләр, дога кылдылар, Аллаhы Тәгалә кабул итсен hәм шушы начар авыру бетсен, бүтән беркайчан да булмсын иде,- ди Гөлҗиhан хаҗия.

Р.НИГЪМӘТЛЕ.

emetul73.ru