Домой Жизнь татар Ульяновск өлкәсенең Татар мәдәният үзәгенә 25 ел

Ульяновск өлкәсенең Татар мәдәният үзәгенә 25 ел

0
Ульяновск өлкәсенең Татар мәдәният үзәгенә 25 ел

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Сезне барыгызны күркәм бәйрәм — Ульяновск өлкәсе татар мәдәният үзәгенең 25 еллыгы белән чын күңелдән тәбрикләргә рөхсәт итегез. Бүгенге көндә 150 мең милләттәшебез яшәгән Ульяновск төбәгенең татар үзәге үзенең актив эшчәнлеге белән күпләр өчен үрнәк булып тора.

Илебезнең төрле почмакларына таралып яшәгән татар халкы бабаларыбыздан якты мирас булып калган гореф-гадәтләрен, күркәм бәйрәмнәрен, матур традицияләрен саклап, олы бер милләт булып яши икән, моның нигезендә сезнең кебек фидакарьләрнең хезмәте зур. Ульяновск өлкәсе татар мәдәният үзәгенең тарих, дин, фән һәм мәгариф, рухи кыйммәтләребезне таныту буенча алып барган эшчәнлеге олы рәхмәтләргә лаек. “Татарлар: гамәл стратегиясе”н тормышка ашыруда, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан игълан ителгән “Татар халкы бердәмлеге елы”нда да мәдәният үзәге үзенең активлыгын сүрелдермичә, күмәкле эшебезгә үз өлешен кертәчәгенә ышанычыбыз зур.

Хөрмәтле Ульяновск татарлары, кадерле Ульяновск өлкәсенең татар мәдәният үзәге! Мин сезнең барыгызны да шушы 25 еллык эшчәнлегегез уңаеннан тәбрик итәм. Киләчәктә дә сез башлаган эшне дәвам итә алырлык, милләтебезне саклап калуда хезмәт итәрлек яшь буынны тәрбияләүдә зур уңышлар теләп калам.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев