Домой Пресса «Улым, мин бит китәм тиздән…»

«Улым, мин бит китәм тиздән…»

0
«Улым, мин бит китәм тиздән…»

Кеше сизә, диләр шул… Җырчы Фирдүс Тямаев ТМВТ каналына биргән әңгәмәсендә әтисенең мәңгелеккә киткән вакытларын искә алган. Әтисез калган чакта популяр җырчыга 18 яшь булган. Әңгәмәдән өзекне «Татарлар дөньясы» телеграм-каналы куйган, дип Кызыл таң.   «Бер кызның вафат булган әтисенә багышлап жыр язган идем. 6нчы октябрьдә өйгә кайттым. Әти төнлә генә кайтты, без иртәнгә кадәр гармунда уйнап, җырлап утырдык, һәм мин ул җырны әтигә күрсәттем. «Бер кызның әтисенә багышлап җыр яздым», – дим. Ул җырны әти иртәнге 6га кадәр җырлатып утырды. Үзе елый, үзе тыңлый, мин аптырадым, нигә әти һаман шул җырны тыңлый икән?! «Улым, мин бит китәм тиздән», – ди. «Мин бит китәм» дигәнне аңламыйм әле.   7се әти мине озатты, әтинең мине озатканы беркайчан да юк иде. Түбән Норлат авылыннан Нурлат автовокзалына. Һәм әти матур туннарын киде. Ничектер менә, танымадым мин әтине. Шулай күңелдә матур булып каласы килгәндер.   Озатты да, икенче көнгә әтиебез вафат булды.   Менә шул 18 яшькә кадәр әти миңа бик күп киңәшләр биреп калдырды. Мин бүген дә әтинең киңәшләре, девизлары белән яшим! Әтидән калган киңәшләрне, девизларны үземнең ике улыма өйрәтәм»,– дигән Фирдүс Тямаев.